…идеясе ачыла: әгәр теләсәң, теләсә кайсы очракларда да, теләсә  нинди шартларда да теләсә  нәрсәне дә  бер эзгә, бер сукмакка салып максатка ирешергә була.

          Ким Ямашев хәл-вакыйгалар барган урынын, вакытын, рәвешен, образларның гадәт-холкын сурәтләүдә төрле художстволы(әдәби) чаралар- тапкыр метофралар, сынландыру,юмор, лексик чаралар – диалектизм, фразеологизм, алынма һәм искергән сүзләрне урынлы кулланган. (Укучылар группаларга бүленеп шундый сүзләрне эзлиләр, дәрес азагына презентация эшлиләр).

          Бүздәк  районы  Каран мәктәбенең татар теле укытучысы Сания Шәрипова

 

 

ТЕМА 

   Айдар Зәкиев «Соңгы  әкият»                                                      

МАКСАТ

  1. Авылдашыбыз  А.Зәкиев турында күбрәк белү, күреп сөйләшү,  үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап  алу;

  2. «Соңгы әкият» хикәясенең  темасын һәм идеясен дөрес билгеләргә өйрәнү;

  3. Туган якның табигатен сакларга, кадерен белергә өйрәтү. Җиһазлар. А. Зәкиевның   материаллары  басылган газета-журналлар («Тулпар» 2008 №2,  2005 №1, 2004 №3 «Кызыл таң» 2006 №233, «Өмет» 2007 №83, «Идел» 2008 №6), А. Зәкиев «Кешеләр  илендә» китабы.

 Дәрес барышы.

            1. Укытучы сүзе:

Якташыбыз яшь   язучы Айдар Зәкиев  Мидхәт  улы 1983   елның   24нче декабрендә    Бүздәк   районы  Каран авылында   колхозчы  гаиләсендә  өченче бала булып дөньяга килгән.  Әтисе ветеринар. Әнисе кибеттә сатучы, балалар бакчасында пешекче,  интернатта төнге нянка булып эшләде. Хәзер бу «Коммуна»колхозы да юк. Аның әти-әниләре, кызганычка каршы, тормыштан иртә киттеләр. Әнисе  мәрхүмә булганда,  Айдарның сөеп сөелеп туймас   башлангыч сыйныфта укыган чагы иде. Әтисе бу дөньяны калдырганда, абыегызның БДУ  да татар-рус  бүлегендә укып йөргән,әти терәгенең бик  кирәк вакыты иде.  Мидхәт абый улының  «Кешеләр илендә» дигән китабын күрә алмады. Бу китапның соңгы битендә  «Мәктәптә укыган чагымда  ук  иҗатка тартылдым.Татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Сания апа Шәриповага рәхмәтлемен. Кулъязмаларымны , вакыт табып, җентекләп тикшереп, бирә иде»,-дигән сүзләр минем хакта.

            2. ХәйруллинРәфис. («Өметле каләм»мәкаләсе) «Кешеләр   иле»ндәге  хикәяләр турында  сөйли. 

            3. «Соңгы  әкият» хикәясе буенча  укучылар конференциясе.

а) Нуриева Л. Хикәянең эчтәлеген  сөйли.

б) Сабиржанова Р. Рөстәм образына характеристика  бирә.

в) Тимашева Г.Чөкердек  күле, аның табигате, пейзаж турында сөйли.

- Бездә нинди күлләр бар?

- Балык кайдан тотасыз?

- Нәрсә белән тотасыз?

- Кармакка нинди җим  куясыз?

- Ни өчен балыкка йөрисез?

- Нинди балыклар эләгә?

- Җәйге каникулда нәрсә белән шөгылләнәсез?

- Бер балык ике тапкыр эләккәне бармы?Каян таныдыгыз?

- Сез тоткан иң зур балыкның авырлыгы  нинди иде?

- Көз көне буа суын җибәргәч, әтиләрегезнең балыкны сәнәккә тотып алып кайтканнары  бармы?

-д) Хикәядәге Рөстәмнең балык тоту хыяллары турында Гизатуллин Т. сөйли.

- Рөстәм яңа кармакка ни өчен шул тиклем сөенә?

- Ул нинди балык күрә?

- Нигә Рөстәм аны балык  патшасы  дип уйлый?

е) Рөхсәтсез балык тотучылар турында сөйләргә(Сабиров О.)

- Ни өчен Рөстәм алар турында начар уй уйламый?

- Аларның уйларын белгәч,малай нәрсә эшли?

- Сез бу очракта ни эшләр идегез?

ж) Ни өчен хикәя «Соңгы әкият» дип атала?

- Укучыларны тыңлау.

- Сүз Айдар Зәкиевка бирелә.

(Теманы һәм идеяне ачыклау автор белән укучылар әңгәмәсе үрелеп бара.)  Автор  нигә шундый исем бирүе, хикәянең протатиплары, ни өчен Рөстәм исемен сайлавы һәм образлылык турында сөйли.

з)Укучылар үзләрен кызык сындырган сорауларны бирәләр, автографлар алалар.

 

                                              

 

 

 

Шәрипова Сания Бүздәк районы

Каран гомум белем бирү мәктәбе

 

5 нче класс татар теле

 

Тема. Бәйләгеч кушымчалар.

Максат. 1.Тамыр һәм кушымчаларны аеруны искә төшерү.

2.Кушымча төрләрен кабатлау.

3.Туган илебез һәм аның каһарманнары белән горурлану хисе тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше. Укучыларның уку эшчәнлеген активлаштыру.

-курай моңы яңгырый.Укучылар интрактив тактадан хор белән укыйлар.

Салават батыр ир иде,

Менгән аты кир иде.

Яуга чакырып өндәгәндә,

Тавышлары көр иде.

Каршы килгән яуларга

Каршы чыгар ир иде.

-кушымчаларның астына сызалар, төрләрен әйтәләр.

2.Әңгәмә өчен сораулар.

-Кем ул Салават Юлаев?

-Текст эчтәлегеннән аның турында нәрсәләр белдегез?

-Ни өчен Салават Юлаевны каһарман диләр?

-Аның исеме белән нәрсәләр атала?

-Бу каһарман турында нәрсәләр беләсез?

Үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту.

1.Нәрсә ул тамыр?

2.Тамырга кушылып, яңа мәгьнәле башка бер сүз ясаучы, я аның формасын гына үзгәртүче кисәкләр ничек аталалар?

3.Нинди кушымчалар сүз ясагыч кушымчалар дип аталалар? Тактага чыгып язарга. Урындагылар шул кушымчалар белән сүз уйлый.

4.Сүзнең лексик мәгьнәсен үзгәртмичә, әйберләр, эш-хәл, күренешләр арасында төрле мөнәсәбәтләрне белдерә торган кушымчаларны ничек атап йөртәләр?

Яңа теманы үзләштерү.

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның бер өлеше, сүзләрне үзара бәйләп сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзүдә катнаша. Аларны бәйләгечләр дип атыйлар.

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның икенче өлеше сөйләүченең әйберләргә эш-хәлләргә, күренешләргә төрле мөнәсәбәтен (модальлекне) белдерәләр.

2.Таблицаны өйрәнү. (166 нчы бит)

3.Физминутка.

4.Карточкаларда күрсәтелгән кушымчалар буенча туган ил турында җөмләләр төзү.

5.Курай турында сөйләшү.

-дәрес барышында нинди музыка коралы уйнады?

-сез курай күргәнегез бармы?

-нәрсәдән ясыйлар? Кайда үсә?

-танылган курайчылардан кемнәрне беләсез?(Азат Аетколов, Юлай Гайнетдинов, Гата Сөләймәнов...)

-ничә төрле музыкаль тавыш (нота) бар?(7)

Яңа теманы ныгыту.

1.Күнегүләр эшләү(274)

2.Ребуслар чишү(275,278)

Йомгак.

         Кушымчаларның тамырга ялгануның билгеле бер тәртибе бар. Сүздә кушымчаның өч төре булса да, иң элек тамырга сүз ясагыч кушымча ялгана, аннары модальлек кушымчасы, соңнан бәйләгеч кушымчалар.Сүз ясагыч кушымчалар булмаса, башта модальлек кушымчасы,аннан соң бәйләгеч кушымча ялгана.Сүз ясагыч кушымча да , модальлек тә булмаса, тамырга турыдан- туры бәйләгеч кушымча ялгана.

 

Укучыларга билге кую.

 

Өй эше. Салават Юлаевка үзегезнең эшләгән эшләрегез турында хат языгыз.         

 

Укучыларга билге кую.

 

Өй эше. Салават Юлаевка үзегезнең эшләгән эшләрегез турында хат языгыз.         

 

 

Тема: Ф. Хөснинең «Йөзек кашы» әсәрен өйрәнүне йом­гаклау.

Дәреснең максаты: Укучыларга Ф. Хөснинең иҗаты турында тулы мәгъ­-                                                                                                   лүмат бирү. Әсәр өстендә эшләргә, әдәби образларга    характеристика бирергә, логик фикер йөртергә өйрәтү. Татар кызларының намуслы, үткен булуларын, үз мәхәббәтләренә тугры булып калуларын укучыларга җиткерү. Дуслык хисләре тәрбияләү, җирле компонент­лар белән таныштыру.

Дәресне җиһазлау:   Ф.Хөсни портреты, язучының китапларыннан күргәзмә. Сораулар һәм мәкальләр язылган плакат. М. Хуҗиң портреты, « Яшә, Саба йорт»  китабы. Көмеш йөзек  һәм беләзекләр, « Йөзек кашы» әсәре буенча укучылар ясаган иллюстрацияләр, татар кызлары төшкән рәсемнәр, компьютер , компьютер презентацисе.

                                          Дәреснең барышы.   

I. Дәресне оештыру өлеше.                                           

Укытучы:                                                                                                 

- Хәерле көн , укучылар. Әдәбият дәресебезне башлыйбыз.   Бүген  Татарстанның халык язучысы Ф. Хөснинең «Йөзек кашы» әсәрен йом­гаклыйбыз. Дәресебез дәрес- конференция дип атала.

II.Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Кыскача гына әсәрнең эчтәлеген искә төшерү.Өч укучы әсәрнең эчтәлеген кычкача гына сөйлиләр.

III. Яңа дәрес материалы өстендә эш.

Тактага сораулар язылган плакат эленә, укучылар сорауларга җавап бирәләр.  

1. « Йөзек кашы» әсәре кайчан язылган?     

-Бу әсәр 1942 нче елда язылган. Бу вакытта язучылар күбрәк фронттагы,

тылдагы хәлләр, дошманга каршы көрәш турында, ул чактагы юлбашчыларны мактап яздылар. Ә Ф. Хөсни мәхәббәт темасына бу әсәрен язды. Чөнки сугыш вакытында кырыс-ланган күңелләр матурлыкка сусаган иде. 

2. Бу әсәрдә вакыйгалар кайда бара?  

             - Бу әсәрдә вакыйга Ямбулат авылында бара. Айдар -Ямбулат егете. Ямбулатта гына бармый,Мамалай авылында да бара. Чөнки Вәсилә-Мамалай кызы. Тагын Сатыш авылы да телгә алына. Димәк, вакыйга безнең районда бара.                                                                                                                    

3.Вәсиләдә татар хатын-кызларына хас нинди сыйфатлар бар?                 

- Вәсилә - бик чибәр, уңган, тыйнак, үткен, җитез, сабыр кыз.

Бер укучы татар кызлары турында сөйли. Укытучы элек татар

кызларының  ничек киенүләрен рәсемнән күрсәтә. 

 

Укытучы:                                                                                              

 -Татар хатын-кызларының киенүләре, чулпы тагулары, чисталыклары,       сабырлыклары, тыйнаклыклары күркәм саналган. Башка милләт халыклары да татар кызларына кызыкканнар, гашыйк булганнар. Милләт белән милләт арасындагы дуслык шуннан килеп чыккан. Хәзер дә бу сыйфатлар кызларда саклансын иде. Кызлар, кая барсагыз да, бу татар кызы, дип сезгә сокланып карасыннар.                                                                                         

4. Йөзек кашы белән нинди кешеләрне чагыштырып әйтәләр?                       

- Бик уңган, эшне төгәл итеп үги торган, чибәр, җитез кешеләрне йөзек

кашы беләнчагыштыралар Йөзек кашын бик  матур җимелдәп торган ташлардан ясыйлар. Андый таш гади ташлар арасына ташланса да, югалмый, әллә каян күренеп тора. Бу әсәрдә йөзек кашы белән Вәсиләне чагыштырып була. 

             Укытучы:                                                                                                                                                                                                                      

- Йөзек, алка, беләзек, мәрҗәннәр элек кызларның бизәнү әйберләре булган Хәзер дә шулай ул. Бәлки, Вәсиләнең йөзеген Тенеки авылы көмешчеләре ясаган булгандыр.                                                                                                    

        Укытучы Тенеки авылында яшәүче һәм көмештән алка, беләзек, йөзекләр  ясаучы Хәбибрахман  бабай турында сөйли. Ул ясаган йөзекләрне, беләзекләрне укучыларга күрсәтә.«Яшә, Саба-Иорт» китабыннан аның турында мәкалә укыла.                                                                                  

5. Кешеләргә үчле, мәкерле булу дөресме? Мәкерле, үчле кешеләрнең язмышы нәрсә белән бетә?                                                                          

            -Дөрес түгел. Кешеләргә үчле, мәкерле булырга ярамый. Андый кешеләр тормышта чәлперәмә китерә, кеше бәхетсезлегенә куана, шуннан ямь таба. Госман- күңеле белән ямьсез кеше.                        

Сорауларга җавап алынып беткәч, укучылар әсәр буенча ясаган рәсемнәрен яклап сөйлиләр.

IV. Өй эшен тикшерү.

-Сезгә өй эше итеп 90 нчы еллар егетеннән (кызыннан) Айдарга хат язып килергә кушылган иде. Хәзер шул хатларның берничәсен укып үтәбез (хатлар укыла).                                                                                              

Укытучы: 

-Вәсилә, мин дә синеңчә эшләр идем. Кызлар ничек уйлыйлар? Вәсилә исеменә язылган хатларны укып карыйк әле.                                                

V. Иҗади эш. Мәкальләр өстендә эш башкарыла.(Слайдта язылган мәкальләр укыла).                                             

1.  Җиде кат үлчә, бер кат кис.

2.  Начарлыкка начарлык белән җавап бирмә.                                          

3.  Сүзең белән мактанма, эшең белән мактан.                                             

4.  Бер ялганласаң, икенче ышанмаслар.                                                  

5.  Без капчыкта ятмый.

Мәкальләр сәнгатьле итеп укыла. « Мин бу мәкальне Айдарга яки Госманга әйтер идем». Мәкальнең мәгънәсен аңлату.

 Укытучы:                                                                                                     

-Укучылар, мәхәббәт турында  шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр беләсезме?  

- Әйе,   беләбез. (Укучылар белгән әсәрләрен әйтәләр).

Укытучы:                                                                                                     

-Сез үзегез дә шигырьләр иҗат итәргә яратасыз. Бу әсәргә карата шигырьләр язучы булмадымы? 

Кәримов  Марат үзе  язган шигырен укый. 

                                                  Исмәгыйль кызы Вәсиләнең                                   

                                                  Туйга әзерлеге бара.

                                                  Ә мескен егет Айдар

                                                  Авызын ачып кала.

                                                   Беркөн алдан безнең Айдар                                  

                                                  Ничек кайтып өлгерә?

                                                  Икенче көн атлар белән

                                                  Кызлар урларга йөгерә.

                                                   Менә кыз кайтып җитте,

                                                   Туй да гөрләп бара.

                                                    Бер Госман һаман юри,

                                                    Ачу китереп йөри.

                                                   Туйны Госман туктатты,

                                                   Айдарны да котыртты.

                                           … Продолжение »

Создать бесплатный сайт с uCoz