…br>Горурланып түшенә тага
Безнең Бүздәк киленнәре.
 
Сыерлар көтүдән кайта,
Җиргә тия җиленнәре.
Шулардан чиләк тутырып,
Күбекләндереп сөт сава
Безнең Бүздәк киленнәре.
 
Яңа сауган сөт кебек
Ап-ак, изге күңелле,
Яңа туган бал акебек
Эчкерсез пакъ йөрәкле.
Һәркемгә һәрчак кирәкле
Безнең Бүздәк киленнәре.
 
Йорт төзетә,өй туйлата,
Чүпне зур акча итә,
Кулында ут уйната
Безнең Бүздәк киленнәре.
 
 Безнең Бүздәк киленнәренең
Адымы ышанычлы,белә
Баскан җирен гөл итәчәген.
Үзенең булдыклыгында
Күрә бәхетле киләчәген.
=====Әнкәй дә олыгайды
 Әнкәйнең урыны түрдә
Ул газиз хөрмәтле кеше.
Бар янындасердәше,
Күп әби-чәби, дус-ише.
Сигез дистәне үтте яше.
Коелган булса да теше,
Картайтасы килмибер дә,
Нишлим соң- ходай эше.
Маңгаена, йөзләренә
Жыерчыклар йөгергән,
Күзлек кигән күзләренә,
Кара чәчләре агарган.
Картайса да һич бирешми
Жылы нур бөрки аңардан.
 
Шаярып сиксән түгел дим,
Бары  кырык такырык.
Елмая гына көрсенеп
 Көлми шырык-шырык.
Шулкадәр сабыр булуына
Аптырыйм торып-торып.
 
Әнкәем дә олыгайды.
Бөек шагыйрь әйтмешли,
Колакка да сагайды.
Безнең өчен борчылып,
Балаларым дип саргайды.
Әнкәем дә олыгайды.

===                           

                                    Кисек тел
                                (парча)
Башлыйк әле сүзне Каран илә
Мәктәбебезгә елына кәм дигәгәндә өч директор килә.
Каяндыр акча таба: өй сала, машинада җилә
Укытучы бахыр тузган киемеңне илә дә илә.
Бу Каранда биналар күп аллы- артлы корыла торыр.
Мәктәп белән чагыштырганда, калганнары чүп торыр.
Мәктәп дигәне берьюктан башыңа орыр,
Моның  өчен меңләгән ятьмә корыр.
Хак тәгалә нәрсә кылса ирке бар:
Тәрбиялиләр уйнаштан бала тапканнар,
Кендекләрен күрсәтеп киеп чалбар,
Мода куам диеп куян артыннан чапканнар.
Телләр өйрәтә торган укытучылар бар.
Белемнәре юк, укытырга ярый дигән
Повышениедән алып кайткан кәҗә билетлары бар.
Алардан текәрәк кеше юк, мәктәп каридоры тар,
Зато минем юбилей дип елап алган грамоталары бар.
Бер хикәят килде телемгә арый,
Яхшылап сөйләп биреп булса ярый.
Бәян итәргәШәрипова тырыштырып карый,
Белеп тора: моның өчен добрый гына бәлаләргә тарый.
Таңга калсын бала-чага  , ата-ана
Укучылар,укытучылар итсен тантана.
Шуңардан абруй гына арта аңа.
Бер заман бардым мәктәп базарына ,
Шунда таптым азык язарыма,
Очлы казык башыма казарыма.
Иртән иртүк кайнамакта бу базар:
Кычкырышалар , шаулашалар кем узар.
Карап карасыннар мине дә узып кем кызар.
“Көфер почмагы”ннан  монда һич ким түгел:
Иртә таңнан берәүләр гайбәт сата,
Поты тишекле  бер тиен: кемнең сыеры бозаулаган,
Кем артына кояш төшкәнче йоклап ята.
Юк сүздән башлар тубал, цемент кебек ката.
Укытучылар AVON , AMWOY ише нәрсә саталар
Алмасаң, ”2”чәпәп,  мылтыксыз аталар.
Шак катып тамаша итә ишек төбендәге каталар.
Икенче берәүләр күчерә, сыза , боза, яза ,
Шыгыр –шыгыр кәгазь кыштырдата,
Үзләренчә олы  эш кыйрата.
Башлар каткан таш кебек, БДИ котны ала, 
Йомры башлар да шомланып телсез кала.
Ел буе югарыдан тикшерү көтеп күз тала.
Фәннәр әллә ни эшләгән, буталган.
Дәрес бирүчеләрне түрәдән курку уты алган.
Башлар телсез, телләр башсыз торып калган.
 Тарихчы Илшат физик булып алган.
Биолог география укытып йөри,
Физкультурник завучлыкны сөйри, 
Химикка Башкортостан культурасы ,
Татар теле урынына башкорт теле  йөри.
Сания, Флүрә, Зөһрәләр
Сүнгән телгә үзләренчә җан өрәләр,
Килгән түрәләргә берчә  ялагайланалар,
Берчә ник алай, безнең тел кая дип өрәләр.
Без яшәсәк –тел югалмас һич!—диләр.
Ата- аналарга синең телең бар ни , юк ни-бер тиен.
Татар ни, башкорт ни барыбер ич диләр,
Балалары көйли әти-әни көен.
Телчеләрнең шау-шу килгән базары бу.
Укучыларның телгә битарафлык базары бу.
Түрәләрнең сүз юктан сүз булсын дип азары бу.
Әтәчегез күкәй салган, чыгып карагыз абзары бу.
Телчеләрнең кай якка булырга белмәгән аһ-зары бу.
Һәр заманда монда хәлләр шул икән,
Һәркем үз эше белән мәшгуль икән.
Шул вакыт чыкты давыл,купты тавыш.
Китте “Көфер почмагы”на таба чабыш.
Онытылды бар эшләр,килгән табыш.
“Почмак” та бүген бер якка авыш.
Бар да гаҗәпләнә:нәрсә бар?
Әллә җәй уртасында яуганмы кар?
Укучылар арасында туганмы яңа пар?
Бер сугыш чыкканмы , я пожар?
Барсының күзе маңгайда: тәгәрәп бер баш килә,
Язучыга каләменә майлы аш килә.
Башка күз салсам, ишетәм тирә-яктагылар такмаклый  илә:
-Татар буласың килсә,Татарстанга кит ,-диләр,
Юк икән, башкорт телен үз ит диләр.
Йөз меңлек премияләр алырлык татарча укыттың,
Дальше-больше башкортчага аптимизироваться ит,- диләр
Эшли алмыйсыңмыни, мокыт,- диләр
Укытучымын дип йөрисең маңкорт,-диләр.
Кәмит караучыларның юк саны.
Телем кисек, яклаучысы юк аны.
(Аллага шөкер,кулымнан килмәгән эш юк
Укытам: сарык та исән,бүре дә тук.)
Кисек тел сөйли, аныңсөяге юк:
-Минем данлы чакларым бар иде.
Туган илем – данлыклы Болгар иде.
Чит итеп карады миңа  һәр дуңгыз:
Яу белән килде миңа  явыз Чыңгыз.
Туган телемне кол итте, илемне көл итте,
Килеп яра өстенә яра өстәде Иван Явыз
Сүзләремне бастырды чикләү белән, 
Сафлыгымны таптатты чиркәү белән.
Күтәрәләр тел мәсьәләсен депутатлар.
Аңламыйм: татар телен укытабыз дусларча,
Журналга темаларны язабыз рус телендә русларча.
Башкорт телен укытыр өчен, башкорт булып туу кирәк.
Министрларны уйландыру өчен, бердәм милләт булып,
Таләпләрне дөрес кую кирәк.
Аңламыйлар икән эшләреннән куу кирәк.
Башкортстан милләтләр гөлләмәсе - белү кирәк,
Һәр милләтнең үз телендә уку булсын.
Республика милләт сөйләшеннән гөрләп торсын.
Фагыйлатын,фагыйлатын, фагыйлат,
Телчеләрнең барсының күңеле шат.
Милли җеннең ни азса да күрке бар;
Сания Шәрипнең ни язса да ирке бар.

-----------------------------
 Кеше һәм карга
Исе дә китми, сөенә
Буранлап яуган карга,
Ераклардан очып кайткан
Яз- хәбәрчесе карга.
 Я җирдә, я югарыда
Куанып канат кага.
Сөенеп туя алмый
Иркен туган ягы барга.
 Шак каталар халыкның
Күңел эчеләре тарга.
Ачулары кабара,
Күзенә күренсә карга,
Кешеләрнең телләре дә
Тотылган сыман чарга.
 Нигә инде үртәлергә,
Төшмәгәннәр ич ларга.
Сукыранып ямьсезләшмик,
Чүп тә җитә аларга.
Адәмгә игътибар итми,
Үзенекен эшли карга.
 Эше житәрлек аның:
Бар  йомырка саласы,
Дүрт-биш бала чыгарасы,
Канат астына аласы,
Тамакларын туйдырасы...
 Табигатьнең чарасы:
Кеше һәм карга – аерма
Җир белән күк арасы.
Читләрдә ятим үсә
Кемнеңдер күз карасы.
..........................................

УФА ЮЛЛАРЫ
Йомыш белән калага барам,
Алдымда Уфа юллары.
Сагындыра арта калган
Тиле яшьлегем еллары.
 Юллардан тыз да быз
Машиналар жиләләр.
Яшьлегемнең мизгелләре
Очып каршы киләләр
 Юлның уңында үсә каен,
Үткәннәрне юксынудан
Ләззәтләнә йөрәк маем.
Уйларымда гына булса да
Яшьлек елларыма кайтаем.
 Сулда утыртылган тирәкләр
Юлны кардан, жил- давылдан
Хәүефтән сакларга кирәкләр.
Алар гомер буе озатты
Мине кадерләп, теләп
Имин юл, изге теләкләр.
 Уфа юллары өстендә
Таныш бөркет канат кага,
Яшьлектә күмелеп калган
Хыялдан күңелгә ут яга.
Юл читендә алга чакырып,
Ике яклап маяклар яна.
-Шофер, машинаңны ку,
Тукай әйтмешли: на- на
     ========

         Хур кызы ич
Юк, түгел әле алтмыш.
Ни бары утыз да утыз.
Ни эшләп әби буласың,
Минем өчен һаман кыз.
 
Яшәгәнбез пар булып,
Бергәләп дүрт дистә.
Бар да кичәгедәй...
Бар да хәтердә, истә:
Таныштык кинодан соң,
Йолдызлар биегән кичтә.
 
Юк, утыз да юк һич тә,
Күңел элекедәй яп-яшь.
Шул чордагыча хис тә
Жилкенә иләс-миләс.
 
Бәйрәм белән котлап
Бәлешең  пешә мичтә.
 Борынны кытыклый ис.
Минем өчен син  гел яшь,
Акыллым, хур кызы ич.
     =============

                            Мәет монологы
Эш юк, юк кеше диюче,
Барсына гаепле хәмер.
Шуңа саклый явыз үлем.
Чакыра бары кабер.
Дуслар жирләшергә килмәгән.
Эштә шул алар Себердә.
Беркем сер бирми эчкечегә,
Кирәкмим икән бер жирдә.
Үкенәм, тик бик соң инде.
Урыным инде кабердә.
Үпкәләмим, хакым юк.
Мин теләп алган жәбер дә.
Үлем ходаемнан түгел,
Шайтаным жибәргән әмер.
Шуңа гәүдәмнең  урыны
Жир астында хәзер.
Терелсәм ялгыш яңадан
Иманга килергә әзер.
Ни аяныч: агач янса
Юк була, кала күмер.
Язмышның усал законы:
Ике килми газиз гомер.
Дөньялыкта аңламыйбыз,
Яшәлә бары тик бер,
Исән чакта кадерен бел.
Үлем тырнагы ул – хәмер.
 ...................................         

Яратканны ничек аңлатырга...
Әнием өйрәтте мине
Канәгать булырга барлыкка,
Түзәргә килгән авырлыкка.
Ул өйрәтте сабырлыкка,
Тормыш төбенә төшмәскә,
Язмыш жиленә бирешмәскә.
 
Әтиемнән өйрәндем
Чалгы, чүкеч тотарга,
Үземне курчаларга,
Якыннарымны ботларга.
 
Абыемнан өйрәндем
Кош оялары ботарга,
Уйнаганда жиңелмәскә,
Хәрәмләшеп отарга,
Кызлардай жебемәскә.
 
 
 
Тиңдәшләремнән өйрәндем
Чәркәләрне тотарга,
Шарәбләрен татырга,
Тәмәкесен тартырга.
 
Әйтәлмим кем өйрәтте
Сине үлеп яратырга,
Өзелеп яратырга.
Тапмыйм сүзләр, белмим
Шуны ничек аңлатырга...
     .............................

ПЕНСИЯГА КИТМӘГӘН ПЕНCИЯНЕРЛӘРГӘ

Яшең җиттеме,
  Вакытында китә бел.
Яшьләргә юл бир:
Кит хаклы ялга,
Кадыр эшеңне, булир.
Эшләгәнеңне күрдемир.
Башкаларга да кирәк
Син ябышып яткан җир.
Мин, мин дип йөрү ,
Акча артыннан куу –
Үзе яман чир.
Байлык, мал дипкүпме
 Түктең ләбаса тир.
Син – дөньятоткасы,
Син генә күпбелгән.
Син белгәнне инде
Яшьләр киптерепэлгән.
Бул гаиләң учагы.
Акча тапмасаң да
Ачыкйөзләре,кочагы.
Бел синең алар өчен
Кадерле, кирәкчагың.
 
КАРТАЯ  АВЫЛ
Картая авыл,
Кычкыр каравыл.
Яшьләрне йоткан
Кала һәм давыл.
Карая авыл.
Урамда һич күренми
Кеше, олысы-яше.
Буш урамныкызганып,
Ага күзнең яше.
Авыл картая.
Адәм баласы туа,
Үсә, читкә тая.
Авыл картая.
Иркен урамда юк
Тавыш-тын, бала-чага.
Ярый, табигать җанлы:
Күктә болыт ага;
Әнә күчмә кошлар
Җылы якка юл алган,
Китәргә канат кага:
Җиңел каурыйлары
Артларыннан җиргә
Коела, оча, тама.
Алардан калышмый
Йөгерек еллар чаба
Сабыр картлыккатаба
Картаябыз без,
Картаясыз сез
Кычкыр каравыл,
Картая авыл

...................................

Авылдашларым сезнең өчен
 
Ашыга-кабалана барганда,
Иртән яраткан эшемә
Сәлам бирәм күршеләргә
Исәнлек юллыйм кешегә:
-Уңыш насыйп итсен Ходай
Һәммәгезгә, безнең ишегә.
 
Хәерле эш сәгате теләп,
Ихлас күңелдән елмаеп, 
Озатып кала урамдашлар.
Иңнәремә канат үсә.
-Рәхмәт сезгә, авылдашлар.
 
Шатлыктан күңелем тула,
Илһам уяна, яңа җыртуа:
-Уңышларым, хезмәтем, көчем
Авылдашларым,сезнең өчен.
 
Сөенеп эшемнән кайтам,
Җырны җырлый-җырлый кичен
-Сезне чын йөрәктән яратам.
Уңышларым,хезмәтем,көчем
Авылдашларым,сезнең өчен.
ТЫШТА  КЫШ
 
Тунан ягыма килеп җитте
Көтеп алган актунлы кыш та
Җилләр уйный,карлар котыра,
Бураннар елый, улый тышта.
 
Гел чыгасы килеп тора
Суыкка уйнарга урамга.
Көртен җимереп,карын ватабыз,
Тагы эш ясыйбыз буранга.
 
Безне чынлап куркыткан була,
Колак очларын чеметә,
Тирләп-пешеп уйный башласак,
Юашлана,усаллыгын киметә.
 
Шуны гына көткән дуслар
Чана сөйрәп, чаңгы тагып,
Тау башына менеп китә.
Җил куып, тау шуып,
Вакыт үзенекен итә.
Сиздермичә көн, кыш үтә.
            =========         

Бәйрәмең белән, гәзитем
Башкортостан Республикасы
Матбугатының атказанган хезмәткәре
Туктамышев Данил Хәлил улы
Районкабызны җитәкли.
Шуңа тиражы күп, даны олы.
Шулай түгел что ли, ни тәк ли?
 
Реклама бүлегендә
Фоат кызы Рәмилә
Ярдәм итә, киңәш бирә
Шуңа күпләр аңа килә.
 
Өч телне дә яратып,
Хатасыз текстлар җыя
Барый  кызы Зөлфия,
Шуңа ул абруйга ия.
 
Районкада ничә еллар
Шофер Яркәев Зирәк.
Андый оптимистлар кирәк,
Яхшы кешелек,эшлеклек
Сифатлары бүген сирәк.
 
Тәрҗемә бүлеге остазлары
Резида, Тәслимә, Рәсимәләр
Сүз сулышын,мәгънәсен тоемлап,
Су урынына имәләр.
Шуңа районкага тирә-яктан
Хәбәрләр чутсыз киләләр.
 
Альфреднең эше дә авырдан,
Ул җыя хәбәрләрне авылдан.
Мәгълүматны таба Светлана,
Яңалыкларына күңел шатлана.
Хатларга Ирина җаваплы,
Башкарган һәр эше саваплы.
Алар ярган сукмактан атлый
Лилия һәм Люцияләр.
Үз бурычларын  үтәп , эшне,
Илне, халкыбызны сөяләр.
Шуңа  бар да : “Үзебезнең
Бүздәк районкасы,”–дияләр,
Башкаларга сиздерми генә
Мактаналар, күкрәк чөяләр.
 
Верстка буенча инженерлар
Минзәрә белән Алия
Үзләренә генә хас
Серле талантка ия.
Шуңа да бит инде районка
Вакытында “кием кия”,
Укучыларга атлап түгел,
Йөгереп чабып килә.
 
Фотога кагылышлы эшне
Башкара тәвәккәл  Дания,
Компьютерны авызлыклады,
Бу “батырлыгы”данга ия.
 
Көн дә кабатлана  таныш эш:
Тәмли-тәмли җим чүпләгәндәй
Яңа чыккан сары чебеш,
Чибәркәй Шамил кызы Зилә
Иҗекләп хаталар чүпли.
Хезмәте кулыннан килә,
Шуңа гәзит хаталы үтми.
 
“Штаб начальнигы”Фирдәвес
Редакциянең җаваплы сәркатибе
Ачык йөзле, ихлас күңелле
Тәҗрибәлелектә юк аңа тиңе.
 
Татар телендәге гәзиткә
Җан  өрүче фәрештәләр
Заһира белән Сания
Баш  күтәрми гел эштәләр.
 
Районка яшәде, яши, яшәр.
Редакциянең бугалтеры Флүрә
Сиксән яшьлек аксакалның
Киләчәген алдан күрә.
 
Бүлмәләрдә тазалык,
Йөзендә кояш елмаюы
Рәфидә тудырган мөхит.
Дәртләнеп, йөзеп эшлә,
Илһамланып иҗат ит.
 
Бәйрәмең белән, гәзитем,
Җан  кисәгем, бавыр итем,
Сине байтактан үз иттем.
Туган көнең белән,гәзитем.
 ---------------------------------- 

Сагыну
Кошчыгымны очырдым,
Канаткайларын
Ныгытмаган көйгә.
Өзгәләнеп көтәм
Кабат кайтуын өйгә.
Сагышларданюксынып,
Моңланам авызэченнән
Үзем генә белгәнкөйгә.
Ирексездән күзсалам
Гармуны эленгәнчөйгә.
Җыры үзе килә телгә:
-Алданма,кошчыккаем,
Очраган һәр җимнәргә,
Бирешмә усал җилләргә,
Язмасын газиз анаңа
Үзеннән алда җирләргә.
Ныгып бәхетең белән
Исән-сау кайтилләргә.
Олы шатлыкларөстәлсен
Сине көткәнөйләргә.
Канат ныгытуларыңны
Искә төшерепсөйләргә
Бирсен иде Ходай.
Сизелмичә үтсә икән
Санаулыкөн,атна,ай.
                   Көз
Килде матур көз,
Агачлар төп-төз
Муллык ул көз,
Үрел җимешен өз.
 
Муенса итеп
Тагарсың, баугатез.
Чибәрлек – ул көз,
Җиле чеметкәли,
Алсулана йөз.
 
Өскә яфрак тавы
Ишелә мең, ун,йөз...
Хыял икән көз.
Җилкән ит хыялны,
Дулкыныда йөз.
 
Яңгыр шыбырдый,
Елак икән көз.
Җир дә шыгырдый,
Усал икән көз...

------------------------------

БАШКОРТСТАН ТАТАРЛАРЫ
Башкортстан татарлары
Кадерли милли телен.
Канын кояр, утка керер
Тынычлыгын саклап иленең.
 
Берлинны яулаган,
Җиңү Байрагы кадаган,
Һич кайчан югалып калмаган 
Башкортстан татарлары.
 
Башкортстан татарлары – 
Республикабыз чәчәге без.
Яшибез бердәм, дус булып.
Ышанычлы киләчәгебез.
 
Халкым иген үстерә,
Дәүләт бурасын тутырып,
Нефть таба, алтын чыгара,
Кул кушырып тормый утырып. 
 
Башкортстан татарлары
Башкорт белән бертуган.
Малы уртак, җире уртак.
Алар гомер тату булган.
 
Ирек даулап бергә көрәшкән.
Дуслыкка таулар көнләшкән.
Горурлык хас аларга,
Сабырлык хас аларга.
 
Телим сәлам барларга
Илемнең кыз-улларына.
Хөрмәтләп баш иям халкыма,
Республикам татарларына
            ===========

Кеше һәм карга
Исе дә китми, сөенә
Буранлап яуган карга,
Ераклардан очып кайткан
Яз- хәбәрчесе карга.
 Я җирдә, я югарыда
Куанып канат кага.
Сөенеп туя алмый
Иркен туган ягы барга.
 Шак каталар халыкның
Күңел эчеләре тарга.
Ачулары кабара,
Күзенә күренсә карга,
Кешеләрнең телләре дә
Тотылган сыман чарга.
 Нигә инде үртәлергә,
Төшмәгәннәр ич ларга.
Сукыранып ямьсезләшмик,
Чүп тә җитә аларга.
Адәмгә игътибар итми,
Үзенекен эшли карга.
 Эше житәрлек аның:
Бар  йомырка саласы,
Дүрт-биш бала чыгарасы,
Канат астына аласы,
Тамакларын туйдырасы...
 Табигатьнең чарасы:
Кеше һәм карга – аерма
Җир белән күк арасы.
Читләрдә ятим үсә
Кемнеңдер күз карасы.
 --------------------------------
 
                                   





 

ШАЙТАН ИКӘНСЕҢ

Рәмил ЗИЛдә оча гына. Бер күзе юлда, икенчесе ялтырап торган машина көзгесендә. Ачык тәрәзәдән терсәк яртылаш чыккан. Арттан куып килүче юк. Куе кара калын чәчен җил тузгыта, күрер күзгә чибәр генә егет икән. Маңгайдагы күзлек тә бик килешеп тора,терсәгенә кадәр сызганып куелган шакмаклы күлмәгеме, авызындагы «Казбек» папиросымы, кайсыдыр башка җиреме ниндидер кино артистын хәтерләтә. Герой үзен чын -чынлап кинода уйнагандай хис итә.Әйтерсең, каршысында видиокамера аны фильмга төшерә.Ул юлдан да, чолгап алган мохиттән дә, юл тирәли үсеп утырган тирәк полосаларыннан да, борынны кытыклаган басу исеннән дә, зәп-зәңгәр күктә рәсемдәге кебек катып калган шул ук вакытта ястык мамыгыдай кабарып, камырдай күпереп торган ап-ак болытлардан да, күзләрне чагылдырып кыздырган кояштан да, үзеннән дә бик канәгать. Радиоалгычтан яңгыраган җыр да, күңелгә рәхәтлек биреп, алга дәшә сымак:

"...Безне юллар, юллар чакыра,

Чакырган юл якын  дус кебек..."

ЗИЛының канатлары булса, чын-чынлап очар иде. Үзен-үзе белә-белгәннән бирле шофер булу турында хыялланды.Нигәдер укудан ямь тапмады. Мәктәптә аның өчен өч кенә дәрес-дәрес: җыр,немец теле, физика.Калганнары-чүп. Нинди этлек тели, шуны уйлап чыгарып, ат кәмите урынына кызык күрсәтеп, утыздан артык сабакташын көлдереп, укытучыларның җанына тиеп, ләззәт алулар-күптән үткән булса да бүген дә хәтердә саклана. Рус теленнән берәр сүзне дөрес яза белдеме икән,аның каравы,тәрәзә төбеннән чебен тотып алып, канатларын өзеп җибәреп,парта өстеннән узыштырумы; шырпы кабына салып алып килгән тараканнарны, тимерчыбыктан ясаган арбага җигеп җибәреп, дәрестә иптәшләрен шартлаганчы көлдерүләр күптән инде артта калды. Үзе кебек укырга яратмаучылар Рәмилнең авызына гына карап торыр , ул кыйланганны кыйланыр булдылар.Әле дә исендә география укытучысы Әсләм абый тирләп -пешеп яңа дәрес аңлата, картаны су урынына эчә, укучылардан да шуны таләп итә.Күзен йомып, теләсә кайсы шәһәрне, елганы күрсәтә ала. Шәп, күңелгә якын укытучы почмакка бастырып та әллә ни җәфаламый. Гәүдәсен, балачактан арба астында калып, чыккан бөкересе бераз килешсез күрсәтә күрсәтүен. Урындыкка утырган килеш, артына да борылмыйча,җилкәсе аша гына күрсәткеч таяк белән төртеп:

-Менә бу Кавказ тавының- иң биек ноктасы..,-дип сөйләмен әйтеп бетерергә ирек бирми, малайның теленнән шайтан тарта. Эчкерсез балалыгы белән үзе дә аңламастан:

-Юк, абый, бу Кавказ түгел, Сезнең аркагыздагы бөкере тавы бит, - диюгә, юкны ничек эләктерергә белмәгән әшнәләре партага ятып тәгәри-тәгәри көләргә керешәләр. Бер өзелгән дәресне укытучы яңадан ялгап карасын.

Укытучылар да хәйләкәр, Рәмилдән ничек котылырга кирәген беләләр.Беткәнмени мәктәптә кара эш? Я брикет ташырга, я такта бушатырга, я җир казырга, я чүп түгәргә кеше кирәксә, нинди дәрес булуга карамастан :«Сәйфуллин, син барасың»,- диләр дә чыгарып җибәрәләр..Үсмер егеткә шул гына кирәк, сөенә-сөенә ризалаша.

Берчак шулай Әсләм абыйлары география укытса да, сыйныф җитәкчесе булгангамы икән, «Киләчәктә кем булырга җыенасың?»дигән темага инша яздырды. Рәмилнең кечкенәдән үк туган иң зур буй җитмәслек хыялы шофер булу. Тәпи киткәч тә самовар кәнфәркәсен руль итеп быжылдап, пипелдәп уйнап йөргән бала беркатлылыгы белән үзенең бөтен планнарын, уйлаган уйларын ап-ак дәфтәр битенә ачты да салды. Могаен, сырлаган иншасында хаталар да күп булгандыр. Укытучы аларны күргәндерме, юкмы (күргәндер, әйтеп торырга вакыты гына булмагандыр, бәлки әйтсә дә онытылгандыр), уктай күзләре белән тишәрдәй итеп текәлеп карап торганнан соң, бугазындагы төеренә, тыгыла-тыгыла, дәфтәрнең полясына кадәр кереп язылган эшне минут эчендә диярлек вакытта вак-вак кисәкләргә өзгәли-өзгәли ерткалап ташлады, төкереген чәчә-чәчә укучысының тетмәсен тетәргә тотынды:

-Сәйфуллин, синме- син шофер буласың? Синеме- сине бу укуың, бу тәртибең белән чучка тизәге түгәргә дә аласы башлары юк,-диеп күңеле бушаганчы тезде дә тезде. Тагын нәрсәләр әйтеп бетергәндер,Рәмил хәзер башкаларын исләми. Ә бу сүзләре нигәд

Создать бесплатный сайт с uCoz