Сагынам , иркәм

Ерак якларга китсәм,

Бик сагындыра икән.

Сагыну - шундый саф хис.

Үлеп сагынам, иркәм,

Аңлатып булмый һич.
Бәлки, сагынмас идем,

Өзелеп яратам ич.

 

Янам, көям эчтән,

Сине генә уйлыйм,

Йокларга ятсам кичтән,

Юксынып уянам иртән.

 

Чын күңелдән сагынам

Авылым кешеләрен,

Күрәсем килә башлый

Сезне, ут күршеләрем.

 

Хушлашканда,  бу юлы

Сагынмам дип китәм.

Ай үтүгә, кошлардай

Талпынып кайтып житәм.

 

Күңелдә тулып ташый

Сиңа булган хисләрем

Сагындыра мин генә

Белгән таныш исләрең                Сания Шарипова, Уран авылы.

 

Сөяксез тел

Сөяксез тәмле тел

Гайбәт тарата гел:

Доктор булсам да,

Сатуга урнашкан ди;

Тиен чәлдермәсәм дә,

Сумнар урлашкан ди;

Егет күрмәсәм дә,

Ирләргә ябышкан ди;

Язвам барын белсә дә,

Эчәргә сабышкан ди.  

Төрмәгә кертер бел:

Юкны сөйләп кинәнгән

Озын такылдык тел.

Шарипова Сания, Уран авылы

 

 

 

 

 

Гәйбәтселәргә

Гәйбәт мине ҡуркытмай

Һөйләй бирһеннәр, әйҙә!

Кеше күҙен томалап,

Телен тотоп булмай бәйҙә.

 

Ә һөйләһе килгәндәр

Һөйләй бирһендәр, әйҙә!

Ғәйбәтсегә мин аҙыҡ:

Мине бер “йотмайынса”

Эсә алмайҙыр сәй ҙә.

 

 Тәлинкә тота белмәйем

Байҙарға, түрәләргә.

Шуға “ҡыйыҡ” яҡтарымды

Бик тиҙ күрәләр ҙә.

 

“Әсе телле”тиәләр

Таныштар минең хаҡта.

 Телем асы булһа ла,

Күңелем саф һәр саҡта.

Сания Шәрипова, Уран ауылы.

 

МИНЕМ ИҖАТЫМ 

Шүрәлене сагынам

Казан белән Уфа арасындабар икән ди бер жир,

Шул  тирәдә яшәүчеләр алалар башларына чир.

 

Гәрчә анда тормасам да, мин дә шуннан үткән идем,

Гомер сукмагын чуалткан, язмыш йомгагын сүткән идем,

Алла каргаган бу урынны чын күңелдән сүккән идем.

 

Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр чәчәкләр кая булган?

Дөнья яме күбәләкләр бөтенләй очмый, агуланган.

Чебен-чирки ашаучы жырчы бакалар да югалган.

Тирә-юньне шыксыз колорадо кондызы басып алган,

Очраган бер үсемлеккә үрчер өчен, йомырка салган.

 

Төп- төз чыршы-наратлар жансыз калган, ауган, кыркылган,

Биредә тау-тау чүпләр, чутсыз шешәләр өелеп ята.

 

Бу урыны һич онытмыйм, бар жир сөремнән бүрек кигән,

Аллаһы: “Сез гонаһлылар, сезгә ашларым харам”, -дигән.

Аны хуплап изге фәрештәләр башларын игән.

 

Тукта, мин бу күренештән исергәнмен икән, күр әле,

Белмим, әллә чын, әллә махмыр, алдымда тора шүрәле.

 

Елтыр башына Су анасының алтын тарагын таккан,

Аның өстеннән бизәкләнгән татар түбәтәе япкан,

Явыз албастылардан өркеп, урманыннан жәяү качкан,

Мактанычы - мөгезе сынган, йөзен сакал - мыек баскан.

Бер үк сүзләрне өзлексез такмаклап кабатлый яттан:

-Кытыкламыйм - кытыкламыйм, мин бу жирләне бик яратам,

Кытыкламыйм , нефтегезне генә имеп, тукланып ятам.

 

Төп- төз борынлы, акайган күзләре, ыржайган тешләре

Алар шүрәле – чупакобралар – бар да мутация жимешләре,

Очрый адым саен кешеләрне рәнжеткән ходай эшләре.

 

Каршыларында син көчсез, башларына да оралмыйсың,

Тукайның жегете кебек оста хәйлә дә коралмыйсың,

Куркасың, өзгәләп ыргытса да,каршы да торалмыйсың.

 

Тавыш та чыгаралмыйсың, шомланасың, каушыйсың,

Ирексездән, бушап калган кесәләреңне капшыйсың,

 Кырлай урманындагы Тукайның беркатлы, эчкерсез,

Кешеләрне “көлдерүче” шүрәлеләрен сагына башлыйсың.

Сания Шәрипова Башкортостан, Бүздәк районы ,Уран авылы.

 

                   Кисек тел 

                                (парча)

Башлыйк әле сүзне Каран илә

Мәктәбебезгә елына кәм дигәгәндә өч директор килә.

Каяндыр акча таба: өй сала машинада җилә

Укытучы бахыр тузган киемеңне илә дә илә.

 

Бу Каранда биналар күп аллы- артлы корыла торыр.

Мәктәп белән чагыштырганда, калганнары чүп торыр.

Мәктәп дигәне бер юктан башыңа орыр,

Моның  өчен меңләгән ятьмә корыр.

 

Хак тәгалә нәрсә кылса ирке бар:

Тәрбиялиләр уйнаштан бала тапканнар,

Кендекләрен күрсәтеп киеп чалбар,

Мода куам диеп куян артыннан чапканнар.

 

Телләр өйрәтә торган укытучылар бар.

Белемнәре юк, укытырга ярый дигән

Повышениедән алып кайткан кәҗә билетлары бар.

Алардан текәрәк кеше юк, мәктәп каридоры тар,

Зато минем юбилей дип елап алган грамоталары бар.

 

Бер хикәят килде телемгә арый,

Яхшылап сөйләп биреп булса ярый.

Бәян итәргә Шәрипова тырыштырып карый,

Белеп тора: моның өчен добрый гына баләләргә тарый.

 

Таңга калсын бала-чага  , ата-ана

Укучылар, укытучылар итсен тантана.

Шуңардан абруй гына арта аңа.

 

Бер заман бардым мәктәп базарына ,

Шунда таптым азык язарыма,

Очлы казык башыма казарыма.

 

Иртән иртүк кайнамакта бу базар:

Кычкырышалар , шаулашалар кем узар.

Карап карасыннар мине дә узып кем кызар.

 

“Көфер почмагы”ннан  монда һич ким түгел:

Иртә таңнан берәүләр гайбәт сата,

Поты тишекле  бер тиен: кемнең сыеры бозаулаган,

Кем артына кояш төшкәнче йоклап ята.

Укытучылар AVON , AMWOYише нәрсә саталар

Алмасаң, ”2”чәпәп,  мылтыксыз аталар.

Шак катып тамаша итә ишек төбендәге каталар.

 

Икенче берәүләр күчерә, сыза , боза, яза ,

Шыгыр –шыгыр кәгазь кыштырдата,

Үзләренчә олы  эш кыйрата.

Башлар каткан таш кебек, БДИ котны ала,

Йомры башлар да шомланып телсез кала.

Ел буе югарыдан тикшерү көтеп күз тала.

 

Фәннәр әллә ни эшләгән , буталган.

Дәрес бирүчеләрне түрәдән курку уты алган.

Башлар телсез, телләр башсыз торып калган.

 Тарихчы Илшат физик булып алган.

Биолог география укытып йөри,

Физкультурник завучлыкны сөйри,

Химикка Башкортостан культурасы ,

Татар теле урынына башкорт теле  йөри.

Сания, Флүрә, Зөһрәләр

Сүнгән телгә үзләренчә  җан өрәләр,

Килгән түрәләргә берчә  ялагайланалар,

Берчә ник алай, безнең тел кая дип өрәләр.

 

Без яшәсәк –тел югалмас һич!—диләр.

Ата- аналарга синең телең бар ни , юк ни - бер тиен.

Татар ни, башкорт ни барыбер ич диләр,

Балалары көйли әти-әни көен.

 

Телчеләрнең шау-шу килгән базары бу.

Укучыларның телгә битарафлык базары бу.

Түрәләрнең сүз юктан сүз булсын дип азары бу.

Әтәчегез күкәй салган , чыгып карагыз абзары бу.

Телчеләрнең кай якка булырга белмәгән аһ-зары бу.

 

Һәр заманда монда хәлләр шул икән,

Һәркем үз эше белән мәшгуль икән.

 

Шул вакыт чыкты давыл, купты тавыш.

Китте “Көфер почмагы”на таба чабыш.

Онытылды бар эшләр, килгән табыш.

“Почмак” та бүген бер якка авыш.

Бар да гаҗәпләнә:нәрсә бар?

Әллә җәй уртасында яуганмы кар?

Укучылар арасында туганмы яңа пар?

Бер сугыш чыкканмы , я пожар?

 

Барсының күзе маңгайда: тәгәрәп бер баш килә,

Язучылар каләменә майлы аш килә.

Башка күз салсам, ишетәм тирә-яктагылар такмаклый  илә:

-Татар буласың килсә, Татарстанга кит ,-диләр,

Юк икән, башкорт телен үз ит диләр.

Йөз меңлек премияләр алырлык татарча укыттың,

Дальше-больше башкортчага аптимизироваться ит,- диләр

Эшли алмыйсыңмыни, мокыт,- диләр

Укытучымын дип йөрисең маңкорт,-диләр.

 

Кәмит караучыларның юк саны.

Телем кисек, яклаучысы юк аны.

(Аллага шөкер,кулымнан килмәгән эш юк

Укытам: сарык та исән, бүре дә тук.)

Кисек тел сөйли, аның сөяге юк:

-Минем данлы чакларым бар иде.

Туган илем – данлыклы Болгар иде.

Чит итеп карады миңа  һәр дуңгыз:

Яу белән килде миңа  явыз Чыңгыз.

Туган телемне кол итте, илемне көл итте,

Килеп яра өстенә яра өстәде Иван Явыз

Сүзләремне бастырды чикләү белән,

Сафлыгымны таптатты чиркәү белән.

 

Күтәрәләр тел мәсьәләсен депутатлар.

Аңламыйм: татар телен укытабыз дусларча,

Журналга темаларны язабыз рус телендә русларча.

 

Башкорт телен укытыр өчен, башкорт булып туу кирәк.

Министрларны уйландыру өчен, бердәм милләт булып,

Таләпләрне дөрес кую кирәк.

Аңламыйлар икән эшләреннән куу  кирәк.

Башкортстан милләтләр гөлләмәсе - белү кирәк,

Һәр милләтнең үз телендә уку булсын.

Республика милләт сөйләшеннән гөрләп торсын.

 

Фагыйлатын, фагыйлатын, фагыйлат,

Телчеләрнең барсының күңеле шат.

 Милли җеннең ни азса да күрке бар;

Сания Шәрипнең ни язса да ирке бар.

 Сания  Шәрипова

Башкортстан, Бүздәк районы, Уран авылы

 

Үз өем

Рәт-рәт тезелеп торса да

Хан сарайлары өем-өем.

Иң нурлысы, иң яктысы,

Иң сагындырганы үз өем.

 

Синең зәңгәр кыегың да

Кыек булса да туры ул,

Өйкәемнең нуры ул,

Бәхеткәемнең зуры ул.

 

Бары синдә генә, өем,

Кием эләргә таккан чөем.

Үземчә көйлим үз көем,

Һич юк сиңа үпкәм, жөем.

Яратам мин сине, өем.

Сания Шәрипова, Уран авылы.

 

Кермә кеше кеше теленә

Кермә кеше теленә,

Кара  итә бар акны,

Сөйләми чынны,хакны,

Күрә тик кире якны.

 

Кермә кеше теленә,

 Шөкер, дус бар, дошман бар.

Синең уңышлардан

Күпләргә дөнья тар.

 

Кермә кеше теленә,

Каһәр укып йөренә

Әз генә дәрәжәңә,

Байлыгыңа күбенә.

Бәләкәй генә хатаң

Биек таудай күренә.

 

Менә кеше теленә.

Син авырсаң, ул терелә,

Менә жир шарының

Жиденче кат күгенә.

 

Кеше теленә кергәч,

Маңгаеңда зур мөгез,

Артыңда  озын койрык,

Әйтерсең сөзгәк үгез.

 

Кыяфәтең өркетә,

Бар да сине чит итә.

Күзләре бораулап,

Йөзеңне тишеп үтә.

 

Менмә кеше теленә,

Йөк тагыла иңеңә.

Кире төшүе авыр

Элеке тыныч илеңә.

                Сания Шәрипова, Бүздәк районы, Уран авылы.

                Март 2013

 

                               Август төне

Классташлар бүген кич жыенып район үзәгенә кафега барырга булдык. Укырга чыгып киткәнче бер иркенләп сөйләшеп утырырга иде ниятләребез. Транспорт белән дә проблема юк сыман. Быел унберенчедә укыганда күбебез машина йөртү таныклыгы алды. Төрлебез төрле тарафларга укырга кергәч, тиздән өяларыбызны калдырып китәсебез дә булгач, әтиләр үзләренең шәхси бөркетләрен бик теләмәсәләр дәбирми чараларыюк. Өч тачкага унбишләп сабакташ жыелдык та  жыенып караңгы төшәр алдыннан чыгып та киттек. Күз ачып йомганчы килеп тә життек. Мин укыганда әллә ни күзгә чалынып бармадым, классташлар белән ныклап аралашмадым. Укырга да күрше республикага кердем.  Әле дә күңелем тартып түгел, эч пошканга гына иярдем. Аларның да мин дип исләре китеп бармый. Һәркайсы кем узардан үз хәбәрен сөйли, һәркем үзеннән гайри берәүне дә ишетми. Күзләре маңгайда, маңгайлары кайдадыр. Һәркайсыннан берәр жөмләне колакка элеп кем тагы нәрсә әйтер дип авызымны ачып , колагымны торгызып килә идем. Кафенең яңгырга чыланган бусагасына аягым таеп  сөрлегеп киттем, сүгенү  сүзе авыздан чыгып очты.  Ярый колак салучы булмады. Сүгенү сүзеннән дә алдарак яңа кызыл, модалы  түфлинең   биек үкчәсе сынып  төшкән иде. Бер аяк биек, икечесе тәпәш. Аксак кеше кебек атлыйм. Башкалардан артка калдым да аяк киемнәрен салып кулыма тотып кайтыр якка борылып кирегә элдерегә тотындым.  Кафе артында таксилар тезелеп торадыр дигән уй башка да кереп чыкмый. Минем юкка чыгуымны сизмәделәр дә бугай.Авызларының ни әйткәнен колаклары ишетми, ишектән кереп калдылар.

Августның соңгы суык, елак караңгы төннәренең берсе. Когодки табанын юеш асфальт алып калды.  Кайтыр якка атлыйм. Ара ерак кына. Барганда жылы  машинада яңгыр яуганы сизелмәгән икән. Юка күлмәк тә юешләнеп тәнгә ябышты. Район үзәген бик озак чыктым. Тагы ныкка ун чакырымнан артык кайтасы. Калтырата, тешләр шыкылдап бер- берсенә бәрелә. Күңелдә бушлык, башка бер ни юньле, ни юньсез  уй да килми. Аның каравы, каяндыр зур гына эт килеп чыгып котны алды. Ни тешләми, ни китеп бармый.  Кычкырып куркытып та  карыйм. Аяк астында бутала дисәм, дөрес булмас. Андый дәү этләр аяк астында буталмый. Мин аның аяк астында, кайчан бу мине тешләп алыр инде дип котом бот төбенә төшеп барам. Битләрем юп-юеш, әллә суык яңгыр, әллә тозлы яшьләрем чылата. Кирегә дә борыла алмыйм.  

Шап-шоп басып кемдер куа кебек. Үзем курыкмыйм да сыман, шулай да шом басты. Алдымда нәкъ әкияттәге сыман  алдымда  жирән,  артымда кара атка атланган ике егет басып тора. Бәлки караңгы булганга гына шулай тоелгандыр. Берсе күңелемне эретеп:

-Наилә,тукта әле , мендерик, өстеңә бу чибәр  түтәйне, -дип атына эндәшә. Мин аптырашта. Кыска тар күлмәкнең итәге күпме генә тартсаң да озынаймый ич. Алар мине артагы егетнең артына эһ итми генә атландырып та утырттылар. Авызыбызга су кабып барабыз. Миңа куркыныч та түгел.Эчемә әкеренләп бераз жылы керде шикелле, тешләрем дә биюдән туктады.  Туңган аякларыма кызу йөгерә башлады. Егеткә егылып төшмәс өчен чытырдап ябышканмын,  кубарып алырлык түгел. Егылуын егылырлык түгелмен, ул тезгенне нык тоткан. Ярыйсы гына юл үтеп өлгердек.Үз ягың –үз ягың инде, күңелем күтәрелә башлады. Монда суык яңгыр да яумый. Айны да болып капламаган. Йолдызлар да серле генә итеп атылалар. Гомер булмаганны, кытык та килгән кебек. Авыз көләргә әзерләнгән шикелле гел жәелеп кенә тора. Бер кызык та юк, тояк тавышына да авызны егетнең аркасына куеп шым гына көләм. Тояк сарыкта була, кәзә дә була , атта тоякмыни әле ул? Игътибар белән карасам, алар башмак куып баралар икән бит. Иске Бүздәкне чыктык. Мин аркасына ябышкан  егет, янә телгә килде:

                -Син моны утарга үзең генә ябарсың инде. Бу гүзәлкәйне анда алып барып йөреп булмас, авылына жилдереп кенә илтеп килим. Төшәсе дә килмәгәнгә охшаган,  дә юк.  Тагы көләсе килде. Кешедә тәтәпи буламыни? Мин кош- кортмыни тәпиле булырга. Бәләкәй булса да аяк ич.

                Әмир авылына кердек. Үземнең кайсы авылныкы икәнемне әйтсәм ерак. Әйтмәсәм ярыйсы гына атлыйсы бар.  Житмәсә сорашмый да. Шулай да бу аттан төшәр дә кереп китәр дипме көтмәгәндә кинәт кенә теле ачылып:

                -Мин Рөстәм. Син кем ?- дип сорап куйды.

                Минем дөресен әйтәсем килмәде:

 -Наилә,- дигән булдым.

-Наилә, бир әле телефон номерыңны.

- Әнә атыңнан сора. Ул да Наилә бит.Мин  аны яттан белмим. Синекен дә исемдә калдыралмам. Хәтерем тишек минем. Тукта мин биредә торам,- дип, баядан бирле кычытып торган телемне биетә-биетә,  аның күңелен китәргә теләмичә,  аттан төшә башладым. Атның  да безгә ияреп килгән йоннарыннан яңгыр суыда кибеп бетмәгән  тугры дусты этнең аерылырга исәпләре юклыгын белгәч, таныш булмаган ихаталарның берсенә кереп, капка артына постым. Моның үзем генәбелгән сәбәбе бар. Авыл ягына фараларын яктыртып машиналар борыла башлады. Болар безнекеләр. Мин аларның  кырымда Рөстәмне күрүләрен, конфликтка керүләрен теләми идем.

Сания Шәрипова, Бүздәк районы Уран авылы

 

                        Могҗиза

 

Абыйларына, итәккә ябышкан тигәнәк  сыман, тагылып иярергә уйлады. Тегеләре үзе белән дәү әниләренә ияртереп барыр өчен, балалыктан чыгып бетмәгән сеңлеләренә яңа гына күмәч калаенда пешеп мичтән чыккан  икмәкнең берсен, күчтәнәч итеп алырга кушты. Аның тыңлыйсы килмәде. Атлаган саен дога өйрәткәнгәме, кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә кысылгангамы, үзенә булмаган акылны оныкларына сатып үгетләгәнгәме,  яратмый иде ул күпне күргән бит-кулларын жыерчык баскан, күзләре төпкә баткан, кайсы ягы беләндер убырлы карчыкны хәтерләткән әбисен. Абыйларыннан калырга теләми, иярәсе килү үзенекенитте, күпереп пешкән жиде икмәк арасыннан тегермән ташы кадәр зурларының икесен көчкә күтәреп эләктергән иде инде. Юан чылбырга бәйләнгән, ямьсез дәү шөкатьсез, аклы- каралы эт каршысына ырылдап килеп аягүрә баскач, куркуыннанмы (төгәл  генә  хәтерләми), икмәкнең берсен шунда ташлапмы, төшерепме калдырды. Хәер булсын, дәү әнисе әйтмешли, хәерлегә булсын. Аның кулы болай да буш түгел.

Үле баласын иске борынгы шәльяулыкка яулыкка төреп  күтәргән килеш үзсүзләнеп иярүендә булды. Аңардагы, соңгы вакытта атрибутка әйләнгән кулыннан  бер дә ычкындырмаган, куш йодрыктан чак кына зуррак төенчеккә берәү дә күз салмады, игътибар да итмәделәр. Бер караганда, әллә ни искә алырдай җире дә юк.  Чүперәккә төрелгән төенчек беренчедән  аны тотып йөрү гадәткә кереп бара, икенчедән бик бәләкәй. Аның эчендә җиде айдан  туган бала кило ярым чамасы бар. Аңа да хәзер ике айлап вакыт үткән, ул  инде жилли-жилли, кибә-кибә тагы да жиңеләя һәм бәләкәйләнә төшкән. Жаныкае булса инде бу дөньяга аваз салып туар вакыты житкән булыр иде. Бу турыда үзеннән башка берәү дә белми.

Дәү әниләргә дә кертеп тормый, терек-терек  көчкә-көчкә генә житешеп барган жиреннән абыйларыннан аерылып, өйдә кия торган җиңел һәм  йомшак тапочкалар кигән аяклары аны ындыр койрыгындагы зират ягына таба өстерәде. Күпме күтәреп йөрергә була, уенчык түгел дә инде, бала –чагага санасалар да аны гына аңларлык Үзе генә белгән аулак кына урынга, ипләп кенә җирләргә иде планы.

Күзенә күренәме, хыяллана башладымы, аяк өсте төш күрәме – зиратта коточкыч күренеш. Анда кара болыт кебек бик күп кеше җыелган. Ә әллә нинди затсыз адәмнәр, могаен, зират ияләре булыр,  халыкны кәтмәннәр белән куалар, өсләренә үткер ягы белән балталар, көрәкләр ыргыталар. Ул  ихтиярсыздан туктап калды.

Төенчектәге бу дөньяга килгәч, бөтенләй җан әсәре булмаган бала аның уйлары белән сөйләшә башлады. Шулчак аның төенчекне күмү теләге юкка чыкты,  аны күкрәгенә тагы да катырак, ныграк итеп шатырдатып  кысты, колакларынамы-миенәме ирексездән:

-Мине күммичә ялгышасың, әнием, мин ожмах кошы булып күккә очмыйм, тереләм дә синең кырыңда калачакмын, яшибез әле без, бу дөньяга үч итеп, бөтенләй башкача яшибез,- дигән сүзләр ярып керде.

Аны куучы булмады. Кадерле, алтынга да алмаштырмас  төенчеген калтыраган тезләре өстенә куеп, мөлдерәмә тулып  күзләренә сыймыйча агып төшкән тозлы яшьләренә төелә – төелә, коры балчык тулган тырнакларын каната- каната үләнле җирне казуын дәвам итте. Артында басып торган Йәмлиха, Макшлина, Мушлина, Марнуш, Дабернуш, Шанушларны кайсы төше беләндер (бәлки,өченче күзе - күңел күзе ачылгандыр) тойды. Каршысында койрыгын бот арасына кыстырып, шул ук вакытта нидер белгәндәй, сәленеп төшкән  телен сизелер –сизелмәс кенә болгап, селәгәен агызып утырган озын аяклы, овчаркаларныкыдай тырпайган колаклы, ефәк төсле шоп-шома кап- кара йонлы, йөнтәс сизгер Кытмырдан тамчы да курыкмады. Бәләкәч, жансыз төенчек сыярлык кына чокыр сыман нәрсә  әзер булгач, аны өстеннән авыр йөк төшкәндәй  бөтенләй тынычландырып, җайлап кына баланы алып, ипләп кенә төбенә җәелгән юкә кабыгы  өстенә  каз мамыгыдай жиңел генә итеп урнаштырдылар, өстенә каен яфраклары яптылар,  каз йомыркасыннан да бәләкәйрәк  башы гына күренеп калды.

Үзе дә сизмәстән тирә - якка күз ташлады. Бактисәң, ни гаҗәп, биредә күмелгәннәрнең яше дүрт- биштән артмый икән ич. Җир кешеләрнең үз гомерләрендә дөньялыкта эшләгән изге эш эшләгән вакытларын гына кабул итә икән, ә калган гамәлләр башкарган гәүдәләре албастылар, жен- пәриләр янында үләксә исенә тончыгып йөриләр икән. Күрче, аның нарасыйе да шул күмелгәннәр арасыннан урын алып, кинәт үсеп киткәндәй булды түгелме соң?!. Бәлки әнисен үлем тырнагыннан тартып алганы өчендер... Бәлки үзен яраттыра белгәне өчендер...

Ул  күңеленнән Йәмлиха, Макшлина, Мушлина, Марнуш, Дабернуш, Шануш, Кытмырлар белән аралашты. Биредә бер кайда да булмаганча, тормыш кайный икән бит. Бөтен җанлы нәрсәләр хәрәкәттә. Һәркайсы үз эше белән мәж килә. Күктән кояш җылы нурлыры җибәреп җан өрә, әллә каян гына килеп чыккан йомшак  саба җиле битләрен сыйпый, ул алып килгән болытлар вак кына энже тамчылары белән сулыш бөркеп китте, салават күпернең җиде төсеннән  күзләр ачыла. Һәркайсының үз шөгыле,  үз мәшәкате. Җансызлар да алар кебек бөтен эшне себереп эшлиләр, аерма бары шунда, аларга кечкенә пластинка батарейлар сыман корылмалар куелган. Алар  уч төпләренә, әллә нинди сызыклар белән чуарлап, үткәнгә һәм киләчәккә язмыш язалар. Кешеләрнең язмышы туганчы ук маңгаена язылмый, ә уч төбенә сурәт рәвешендә фәрештәләр тарфыннан күктән төшерелә икән. Боларның барсы белән дә югарыдан ниндидер бөек көч идарә итә.

 Болаштыра торгач, бәләкәченең башта иреннәре, аннары теле хәрәкәткә килеп: “Бисмилләһир- рахманир- рахим”,- дип кыймылтады, йөзенә саташу катыш елмаю йөгерде. Бәлки аны жан өрүче фәрештәләр саташтыргандыр? Ул үзен үзе белештермәстән, баланы кабалап:“Бисмилләһир- рахманир- рахим, хәерле сәгатькә, Ходаем, бердәнберем”, лә илаһе илле алла, мөхәммәдерер рәсерулла,- дип кабатлады да кабатлады.

Күз алларында жан керүгә, моңарчы булмаган бу күренешкә, бу могҗизага  телсез калган Йәмлиха, Макшлина, Мушлина, Марнуш, Дабернуш, Шануш, Кытмырлар гаҗәпләнделәр һәм  тын да чыгармыйча шатландылар. Баланы сүзсез генә анасының кулына бирделәр.

Ана телсез. Кинәт ике яшьтәй булып үсеп киткән бала, берни дә булмагандай, тәтелди-тәтелди сөйли дә сөйли.Алар бу шомлы урынны, чиксез бәхет диңгезләрен артта калдырып, билгесезлеккә килеп чыктылар. Газизен күтәргән килеш, күзе караган якка күксел ак томанны ера – ера атлавын белә. Бу инде җансыз төенчек түгел. Каршысана буйга да, яшькә дә үзен куып җитеп килгән, аның хатасын кабатлаган тиңдәшләре очрады. Ана белән баланың бер-берсеннән аерыласы килмәде. Нигә ничек кенә булса да күңелләре катып, роботка әйләнеп килүчеләргә җан өрергә, өметле кешегә әйләндерегә, мәрхәмәтлелек орлыклары чәчәргә, әйләнә-тирәгә битараф булмый ышаныч белән карарга, “Бисмилләһир- рахманир- рахим”, кәлимәсен истән чагармый, киләчәккә нокта куймый, өлкәннәрне тыңлап һәм хөрмәтләп, кунак кына булып килгән  бу жиһанның яшерен яшәү серләрен өйрәтүчеләр булмады икән?

Сания Шәрипова Бүздәк районы Уран авылы

 

       Бүздәгем, минем Бүздәгем

Үземә тиң ярләр күзләдем,

Бөре бүртергәндә чияләр.

Туып үскән жирем, Бүздәгем,

Шул мизгелләрне сагынып,

Көн-төн өзгәләнә үзәгем.

 

Сөюдән могжиза эзләдем,

Туып үскән жирем, Бүздәгем.

Ап- ак чия чәчәккәйләреңне

Гөлләмәгә дип мин өзмәдем.

Бүздәгем, син минем Бүздәгем.

 

Эзләгәнемне синнән таптым,

Туып үскән жирем, Бүздәгем,

Гәрәбәдәй кызыл чияңнән.

Муенсалар ясап тезмәдем.

Бүздәгем, син минем Бүздәгем.

 

Кар астында калды чияләр.

 Туып үскән жирем, Бүздәгем,

Синең турыда жырлар жырлыйм.

Син дип өзгәләнә үзәгем.

Бүздәгем, син минем Бүздәгем.

                        Сания Шәрипова, Бүздәк районы Уран авылы.

 

ТУКАЙГА

Тукай, мин сиңа табынучы,

Син ярган юлдан баручы,

Сиңа сукырларча иярүче.

Сиңа баш июче мин генәме?

Олылаучы күпме, күрче!

 

Минем өчен, халкым өчен,

Бу дөньяда Тукайсыз тору

Әйтергә мөмкин булыр иде

Кояшсыз вә айсыз тору.

 

Апуш, бик яшь булуың белән,

Син минем газиз бер балам.

Ижатта ак сакаллы агам.

Остазым, синең һәр юлыңны

Изге дога итеп кулланам.

Ка-кат укыйм, үрнәк алам,

Укыган саен икенче

Күз белән башкача багам,

Ачышлар ясыйм, сокланам.

Тукаем дип горурланам,

Илһам алып алга барам.

 

Караңгы гүрләрең якты,

Урыннарың ожмахта булсын

Дигән теләктә калам.

Белеп һәм белми эшләгән

Гонаһлардан ярлыкасын аллам.

 

 Әнием – тормыш җилкәне!
Тормыш җилкәнем 

Әнием булганын.

Башкалар читкә

Типкән чагында,

Әни инде сердәшең,

Юатучың тагын да.

Мин чиксез бәхетле,

Әлдә әле,әнием,

Син исән. Сине мин

Бик  яхшы аңладым.    

Тормыш җилкәнем –

Әнием булганын.

Башкалар читкә

Типкән чагында,

Әни инде сердәшең,

Юатучың тагын да.

Мин чиксез бәхетле,

Әлдә әле,әнием,

Син исән. Сине мин

Бәхетле итәм микән?
         
          Бер елмайчы әле, әни!
 Шундый илаһи зат ул әни:
Юктан гына күңеле була,
Юктан гына күңеле әрни,
Юктан гына безне әрли.
 Юктан гына кәефе сула,
Юктан гына күңеле тула,
Юктан гына елап ала,
Юктан гына уйга кала.
 Әрләсә дә булсын әни,
Дәшмәсә дә булсын әни
Картайса да булсын әни,
Бер елмайчы әле, әни

 ------------------
          Син кирәк, әни
 
Иң газизем – син ул,әни
Бердән-берем – син ул, әни
Кадерлем –син ул әни,
Синнән илаһи юк бер ни.
 Туйганчы иркәләнергә,
Иркенләп сөйләшергә
Вакыт  җитмәгәнгә,әни,
Тупас йөрәгем әрни.
 Беләм,синең өчен.әни,
Мин һаман сабый, нәни.
Җил дә кыерсыта,әрли,
Юатырга син кирәк, әни.
 
         Әнкәм – гаилә учагы
 Язмыш  җиле,уйнап кына,
Күңел тәрәзәмне какты.
Саксыз кыйланып елатты,
Йөрәгемне канатты.
Әнкәмнең күзләреннән
Гүя яшь т-гел,кан акты.
Шунда курчалады
Әнкәмнең җылы канаты.
Ышыклалы,назлады,
Аналарча яратты.
Көч бирә-бирә җан өрде,
Әнкәмдәге кочак.
Онытылды барысы,
Чиксез рәхәт иде шул чак.
Әнкәм – гайлә учагы.
Бармы икән аның берәр
Үзен кайгырткан  чагы.
Бар уе  -газизем исән,
Нинди бәхет кирәк тагы.
Бабаларыма булсын
Дөньяларның бар агы.
 
Әни булсын яныбызда
 Әнием һәркөн саен
Бишәр тапкыр укый намаз.
Күңелендә изге теләк,
Йөзендә иман нуры,наз.
Бармаклары дисбе тарта,
Үзе Ходайга ялвара.
Сүзләренән киләчәккә,
Ышаныч, өмет ярала:
“Уйламыйча ясалган,
Гөнаһлардан арала.
Ярлыка балаларымны,
Үземне,газиз Аллам!”
Әнкәм баскан намазга,
Әй эче тынган беразга.
Җиңел, рәхәт барыбызга.
Дисбеле әнкәйләребез
Булсын иде яныбызда.

---------------------------

Мин бәхетле

Белмәсәң бел, мин бәхетле,

Хыялларым әллә ни хәтле.

Тиргәшәсең килсә – тиргәш,

Көнләшәсеңме – әйдә, көнләш.

Ходай мул биргән бәхетне,

Иң олы бәхетем – балам.

Хыялларым юлдашы – далам..

Тиргәшәсең килсә – тиргәш,

Көнләшәсеңме – әйдә көнләш!

Мин һаман бәхеткә уралам.

Тормыштан көч алып яшим,

Югалып, каушап калмам.

Белмәсәң бел –мин бәхетле,

Ходай кызганмый биргән бәхетне,

Кешене тиргәштергән, көнләштергән,

Бәхет - бәхетме?Ә шулай да мин бәхетле...

--------------
Бишек җыры

Талгын гына тирбәлә

Өебез яме – бишек.

Һәркемгә ачык ишек,

Бер минутыңны биш ит.

Вакыт тап, кил, тыңла, ишет,

Бишек җырын өйрән,иш ит.

Чиксез шатлыгым минем,

Тәүфыйк белән үс димен.

Нәселем дәвамы имин,

Матур киләчәгем минем,

Шиңмәс чәчәгем минем.

Бишек селкенә җай гына,

Нәнигә бары ай гына.

Гөнаһларны үтерә,

Савапларны үстерә,

Шушы сабыйның нуры,

Соклангыч бишек җыры.

===================================
Кар ашадым, боз яладым

Бакчага бармадым,

Өч көнгә ял алдым –

Күрсәтмичә генә,

Кар ашадым, боз яладым.

Озакламый аңладым

Нәрсә булганын.

Керер урын тапмадым,

Башның сызлавыннан.

Юллар ачык томауга, 

Тамак шешкән,ютәл төшкән.

Нишлим колак сызлауга,

Үзем әзер еларга.

Врач апа бер туктаусыз,

 “Түши” укол белән.

Боз яларга ярамаганны,

Хәзер бик әйбәт беләм.

Сезгә дә кар ашамаска,

Дигән киңәш бирәм.

Чөнки салкын тиюдән

Чак терелеп киләм.

................................
Әти булгач

Казлар да килеп

Итәктән тартмый,

Эт тә куркытмый,

Малайлар да шүрли –

Арттан таш ыргытмый, 

Юл да һич ялкытмый.

Рәхәт икән, янымда 

Әти булганда.

--------------------------------

Мәктәпкә

Кулларыма тотып,

Чәчкәләрнең алын,

Чәчләремә тагып,

Бантикның агын,

Мәктәпкә барам,

Үсеп быел тагын.

Карыйм урам ягын,

Дуслар сырып алган,

Безнең мәктәп янын.

Көтәләр кыңгырауның

Чакырып чыңлар чагын.

Мәктәбемә барам, 

Ашкынып тагын

...........................................

Тынлык. Урам. Капка төбе...
Җидегән йолдыз бар чагында,
Рәхәт икән утырулары,
Сөелеп иркәң кочагында.
Әнә, китек ай бик биектә,
Күңелләр телиләр сөйләшеп,
Серләшергә, үбешергә бик тә.
Бу сихри гүзәллекне җимерергә,
Телиләр иреннәр бик тә.
Күңел тулы мөлдерәмә хисләр
Иләс-миләс килә иректә.
 
         Җилкәнсезләр
Шаян яшьлек тилелеге
Уйланмаганязмыш ачысы,
Көтелмәгән ялгыш ачысы
Кушылган да хасил иткән
Бәллүрдәй саф яшь тамчысы.
Боларның һәркайсына да
Тигез төшә дөнья ачысы.
 
Сеңлекәшкә юргән сырыйм
Сеңлекәшнең улы бар,
Бүләккә юрган сырыйм.
Күңелләре йомшак булсын,
Язмыштан шуны сорыйм.
Изге уйларымны кушып,
Сөенеп юрган сырыйм.
Юрганымдагы бизәккә
Охшаган гомер юрыйм.
 
Сырган юрган җылысына
Кушам йөрәк җылысын.
Сабый белән йортка керде
Бәхетнең иң олысы.
Сабый елмайган шатлыктан,
Никтер килә елыйсы.
Бала төргә юрганымның
Суынмасын җылысы.
 
         Нахак сүз
Уйламый әйткән сүзең
Йөрәккә шундый кадала.
Әйтерсең инде менә,
Кан эчүче кандала.
Нахак әйтелгән сүздән
Гүя яшь түгел күздән
Тозлы елга ага.
Син күзләремә кара.
Алар:”Мин гаепсез,
Гонаһсыз, без”, - дип бага.
      Миләшем
Сагынуларыма
Тапмаганга дәва,
Керәм бакчаларга,
Суларга дип һава.
-Әйтче, миләшкәем,
Инде ни эшлим?
Кирәк ич,үз итеп
Биргән киңәшкәең.
Эшдәшә тәлгәш:
-Бик сагынсаң да түз.
Бирешмә, яшь кәләш,
Итәләр бит монда үз.
-Аңлыйм да,миләшем,
Яңа тормышларга
Ничек ияләшим?
Җавап көтәм,дәшмим.
Ишетә, тыңлый миләш:
-Төшкән урыныңа ияләш.
Миннән сиңа шул киңәш,
Һәрчак ягымлы сөйләш.
-Миләшем, миләшем,
Бул әле сердәшем.
Сагынуларга түзә алмый,
Янә сиңа эндәшәм.
Их, миләшем,миләшем.

-----------------------------------                              Ажгырып килә Аждаһа.
 Уңышлар сөенечле булды, 
Биреп бетерелек түгел баһа.
Эшләрне дәвам итәргә,  
Ажгырып килә Аждаһа.
  Булмады җайлаулар, майлаулар,  
Гөрләп узды сайлаулар.  
Койрык богаса, алдашса,
Депутатларга юл күрсәтер,
Гадел булыр усал Аждаһа.
Нигә сәясәт, бәйрәм итик,
Яңа ел килә лабаса.
Җырлыйк-биик, күңел ачыйк,
Үзебезнекеләр баса,
Алкышлап тора Аждаһа.
Язмыш йомгагының очы
Быелга
Аждаһа кулларында.
Ватан ныклыгы, иминлеге
Илемнең батыр улларында.
Тынычлык хөкем сөрер,
Дуслык яшәр алар барында.
Изгелек теләп Яңа елга
Аждаһа килә җирдәнсөйрәлеп.
Кушылыр ул безнең юлга
Куйган талапларга өйрәнеп.
===

       Әнкәйем – кояшым
Әнкәй, бердән берем син,
Җылытучы кояшым.
Иңнәремә хыял, өмет
Канатлары куясың.
Кошчыккайым югалтып
 Куймасын дип үскән оясын
Җил-давыл,афәтләрдән
Курчалаучы кыясың.
Бөтен борчуларымны
Гүя үзеңә җыясың.
Иман нуры таратасың,
Илһам бирүче кояшым.
Әнкәй, бердәнберем син.
Төннәремне яктыртучы ай.
Иркәләргә өйрәнмәгәнбез,
Иркәләнергә чыкмый жай.
Әнкәй, бердәнберем син.
Юл күсәтер йолдызым.
Син кирәк, кояшым, айым.
Гомер тели сиңа кызың, 
Сәламәт бул , йөрәк майым.

--------------------------------

         Бүздәк киленнәре
Чиядәй иренәреме,
Өзелеп торган билләреме
Утка сала ирләрне.
Килен булып киләләр
Калдырып үскән җирләрне
Безнең Бүздәкк иленнәре.
 
Бүздәк егетләре сайлый
Кызларның иңасылларын:
Эш рәте белгәннәрен, 
Бүздәккә күңелбиргәннәрен,
Килене булам дигәннәрен,
Олысын, кечесен зурлап,
Хөрмәтләп башигәннәрен.
Әллә  каян танып була
Безне – Бүздәк киленнәрен.
 
Төшкән урынына таш була 
Безнең Бүздәк киленнәре.
Гаиләсенә баш була
 Безнең Бүздәк киленнәре.
 
Итәк тутырып бәбитаба,
Үстерә, тәрбияли,бага.
Күп балалы ана медален<… Продолжение »

© sharipova55

Создать бесплатный сайт с uCoz