Хезмәтендә хөрмәте

            Әтиебез Венер Хажи улы Латыпов Бүздәк районы Уран  авылында 1953 нче елның  , иң суык көннәренең берсе 20 нче январь көнне дөньяга килә. Ул карт әтиебез Хажи белән  карт әниебез Хәкимәнең көтеп алган шатлыгы – 5 кыздан, соң  алтынчы  бала булып , якты дөнья вәкиленә әйләнә. Каран урта мәктәбен тәмамлап, Тауларда  физкультура укытучысы булып эшли башлый. Күңелле генә эшләп йөргәндә, Совет Армиясе сафларына алалар. Ил алдындагы бурычын үтәп кайткач, Бузулуктагы гидромелиорация техникумына укырга китә.

            1976 нчы елда кулына кызыл дипломын тотып, ул елларда авыл хужалыгына иң кирәкле һөнәрләрнең берсе – инженер- гидротехник булып туган жире Уран авылына эшкә кайта. Бу елларда “Коммуна” колхозында буалар будыра, күперләр төзетә, юллар салдыра, авылларга су китереп, газүткәргечләр төзеп, өйләргә газ кертү белән шөгыльләнә башлый. Кайда гына эшләсә дә, ул үз эшенең остасы була.  Яшь белгеч буларак үзен күрсәтергә өлгерә.

            Сигезенче класста укыганда Килемдә үткәрелгән чаңгы ярышында әниебез – Таулар кызы Зилә белән танышкан булса да, ун ел бер-берсен яратып йөргәннән соң, язмышларын бергә бәйлиләр, шул көннән авылыбызга ямь өстәп, кешеләргә үрнәк булып эшлиләр һәм яшиләр.

            Читтән торып Мәскәү гидромелиорация институтын тәмамлый. Бу чорда ул колхозыбызда колхоз рәисе урынбасары булып эшли.

            1983 нче елда югары белемле яшь белгечне Башводмелиорадциянең Бүздәктәге 16нчы механикалаштырылган күчмә колоннасы (16 нчы ПМК) начальнигы итеп тәгаенлиләр. Әлеге көнгә кадәр шушы оешманың житәкчесе.

            Оешма дип жиңел генә әйтелсә дә, башкарган эшләрнең географиясе туган Башкортостаныбыз буйлап китә. Венер Хазиевич  Латыпов житәчелегендә 30 дан артык зур һәм бәләкәй буалар төзелә. Шул эшләрнең берничәсе: Туймазы сусаклагычы һәм суүткәргече, Иске Шах авылында Ярмәкәй сусаклагычы, Куергазы районында Юшатыр сусаклагычы, Ык елгасында Октябрский шәһәре өчен Яхшай водозаборын реконструкцияләү, Шамонино һәм Жуково авылларына суүткәргечләр төзү, Алексеевский совхозы жирләрендә сугару сооружениесе һәм гидротехник корылмаларын төзү,  Блогавар һәм Бүздәк районнары авылларына 200 километрдан артык төрле диаметрдагы  газ үткәргечләр төзеп, куллануга тапшыру.

            Бу эшләр белән беррәттән күп квартиралы йортлар һәм балалар бакчалары төзеп тапшырып, район халкының яшәешен яхшырталар һәм матурлыйлар. Бүгенге кышның салкын көннәрендә Башмелиоводхоз дәүләт унитар педприятиесенең (ГУП) Бүздәктәге филиалы хезмәткәрләре Октябрский шәһәренә 32 километр озынлыгындагы суүткәргеч төзү белән шөгыльләнәләр. Канны Төркәй һәм Түреш авылларында суүткәргечләрне алыштыру, күп урында яңадан үткәрү кебек бик күп башка эшләр – Венер Хажи улының хезмәт биографиясе.

            Ир кеше күп  һөнәрле, ләкин үз эшенең остазы булырга тиеш. Бу әтиебез сүзләре. Аның бер оешмада 30 ел оста житәкче һәм белемле күпяклы һөнәр иясе булуы бу сүзләрне тирән мәгънәсендә исбатлый. Әтиебезнең хезмәт юлы - жир, су һәм һавага мохтаж булган кешелеккә хезмәт итү. Шуңа күрә дә аның бер эше дә халык һәм житәкчеләр игътибарыннан читтә калмады. Күп санлы грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм хөкүмәтебез нагрдалары белән тулы папкаларын укып чыгу өчен генә дә байтак вакыт кирәк булыр иде.

            Еллар үтте, сулар акты , дөньялар да үзгәреп кенә торды. 1992нче елда  ачык яланда төзелә башлаган Каран кирпеч заводы да ниһаять 2001нче елның 5 нче октябрендә беренче кирпечләре белән 16 нчы ПМК эшчеләрен һәм әтиемне шатландырды. Ә сигез ел буена дәвам иткән Көязебаш авылы чишмәләреннән Бүздәк авылына су китерү эшләрен исемә төшерсәм, әтиемнең үз көченә, белеменә, күп кенә житәкчеләрне һәм халыкны бу эшнең кирәклегенә ышандыра алуына хәйран калам һәм горурланам.

            Башкортостанның төрле районнарында республика күләм эшләр башкарган оешмада 30ел буена житәкче булган әтием һәм  40елга якын мәктәптә бала тәрбияләп төпле белем биргән әнием безгә- балаларыбызга гомерлек тәрбияче һәм житәкче булып калалар. Сеңлем Эльвераның  укытучы һөнәрен сайлавына, бигрәк тә игезләребез Эльвир белән Эльмирның төзүче булып китүләренә һич аптырамыйм. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә барыбыз да туган йортка жыелабыз. Зур өстәлләр артында чәй эчүләр күп вакыт бәләкәй педсоветка , матур аш табыннары вакыты белән оператив совещаниега(киңәшмәгә)  әйләнә. Бу күренешләргә дә шатланам гына. Чөнки шушы зур,тату , матур гайләдә үзебезнең балалар да тәрбия ала.

             Әти- әниемнемнең бер-беренә булган карашы, әниемнең назлы сүзе, әтиемне акыллы киңәше безгә, дүрт баласына, тормышта аякка басу өчен ныклы таяныч булды.

            Әти- әни! Башланган эшләребезне дәвам итәрбез. Тырышып эшләрбез, матур яшәрбез ,- дип ышандырасы килә

             Шушы көнәрдә әтиебез- ГУП Башмелиоводхозның Бүздәктәге филиалы директоры, күп чакырылыш(созыв) Бүздәк район советы депутаты, Башкортостанның атказанган төзүчесе Латыпов Венер Хажи улы зур юбилеен каршылый.

            Салкын кыш көнендә сиңа йөрәк жылыбызны һәм сөюебезне бүләк итәбез. Халыкка илебезгә кирәкле кешеләр итеп тәрбияләгәнегез өчен рәхмәтебезне әйтәбез һәм озын гомер, жан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек телибез.

            Кадерле әтиебез!

            Син дә дөньяда безнең яратуыбызны, соклануыбызны һәм рәхмәтебезне тоеп, онык- оныкаларыңны сөеп, барыбызга кирәк һәм терәк булып, нурлы әниебез белән парлы яшә.

                                   Балаларың һәм онык –оныкаларың  исеменнән  кызың Вера.

Винер Хазиевичның якты истәлегенә=

-------------------------------------------------------
Кабат килде безга жылы язлар,
Кар сулары әле китмәде.
Кайгы тоеп тибә- ярсый йөрәгебез,
Күз яшьләре һаман кипмәде.
-------------------------------------------------
Дуслар идек синең белән икәү,
Урыны белән тиргәп-мактадың.
Берчак миңа авырлыклар килде
Килеп син бит мине якладың,
Үтенечне кире какмадың.
--------------------------------------------------
Синен кебек изге күнеллеләр
Жир йөзендә хәзер бик сирәк.
Авыр чакта киңәш бирер өчен
Безгә буген, дускай, син кирәк,
Барыбыз өчен булдың син терәк.
----------------------------------------------------
Ходай алды сине кочагына,
Алган икән, үзе юатсын.
Гаиләңне алсу таңнар аткач,
Ишек шакып бәхет уятсын.
----------------------------------------------------
Кодратең көчле синең, ходайкаем,
Барчабызны тигез курмисең.
Изге бәндәләргә озын гомер биреп,
Яуызларга нигә тимисен?
----------------------------------------------------
Каты күзләр генә тиде микән әллә
Итәгәтле изге кешегә?
Алтын куллы хужа була белдең
Ышанычлы булдың эшеңдә.
---------------------------------------------------
Авырлыкны  жиндең, үзе генә белдең,
Берәүне дә читкә типмәдең.
Бөгелсәң дә, ләкин сынмадың син
ПМКны ташлап китмәдең.
===========================
ХӨРМӘТЛЕ ВИНЕР ХАЖИ УЛЫ
АВЫР ТУФРАГЫҢ МАМЫК БУЛСЫН ,УРЫНЫҢ ОЖМАХТА,
КАРАҢГЫ  ГҮРЕҢ  ЯКТЫ БУЛСЫН, КАЛГАН  ГОМЕР БӘХЕТЕННЕ ХОДАЙ ГАИЛӘҢДӘГЕ СИНЕ ЮКСЫНУЧЫЛАРГА ӨЛӘШЕП БИРСЕН.  ТЫНЫЧ ЙОКЛА. ДУСТЫМ.

Фларит Сайфетдинов

 

Мин Хәбибова Альбина.Каран гомум белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфында белем алам.Ата-анам татар,татар гаиләсендә тәрбияләнәм.Һәр туган көнне үз ана телемдә сөйләшә башлавым белән мин горурлана алам.Моңа миңа мәктәптә укытыла торган татар теле һәм әдәбияты дәресләре ярдәм итә.Чөнки әдәбият дәресләренең төп максаты-безне татарча мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү. Шушы уңайдан чыгып яшь каләм тирбәтүче авылдашым Гыйләжова Светлананың тормышы һәм ижадына багышланган эшемне тәкъдим итәм.Фәнни-эзләнү эше итеп Гыйләжова Светлана ижатын сайлавымның сәбәпләре дә бар.Мин әле үземдә балалалыктан чыкмаган ,балачактан аерылып бетмәгән.Бәлки,шушы шигырләрне укый-укый,балачак белән саубуллашу булыр,олы тормышка аяк басуга күчеш булыр бу.Ә шигырләр арасында күңелгә ятышлылары шактый булды.

Ул Бүздәк районының Әмир авылында 1994елның 7мартында дөньяга килә. Әтисе –иженер,әнисе- савучы булып эшләгән. Света Гыйләжова биш яшеннән бирле шигырләр яза башлый.Беренче тапкыр “Кызыл таң-Очкын” гәзитенә жибәреп карый,бастыргачтын бик шатланып,тагы да дәртләнебрәк яза башлый.Ә бишенче сыйныфта укыганда “Кызыл таң-Очкын “гәзитенең яшь хәбәрче исеме бирелә.Уку елларында төрле олимпиадаларда район,республика хәтта бөтә Русия буенча призлы урыннарны яулый.”Баскчылар” әдәби конкурында республика күләмендә гран- при яулый.Президент стипендаты. . “Кызыл таң” ,»Атна”,”Йәншишмә”,”Өмет”,”Бүздәк яңалыклары” гәзитенә, “Тулпар” журналына языша, хикәяләр һәм шигырләр ижат итә. Мәктәпне алтын медалга тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар филология бүлегендә укырга керә.Әлеге вакытта икенче курс студенткасы. . Талантлы кыз укуда да сынатмый тик бишле билгеләренә генә өлгәшә.Казан Дәүләт Университеты үткәргән « Шигъри сабантуй” әдәби конкурсында өченче урынны яулый.Ижевск шәһәрендә студентлар арасында үткәрелгән фәнни-практик конференциясында “Аваз рус,татар,инглиз телендә” дип аталган доклад белән чыгыш ясап, жиңүче була. И.Хаков истәлегенә багышланган фәнни –практик конференциясында” Салих бабайның өйләнүе” әсәрендә композицион катламнар дигән докладны яклый.Беренче курстан ук Казан дәүләт университетының “ Татар халык хорына “ йөри.”Әллүки” ижат берләшмәсенә йөри.Әллүкинең үзенең дискы чыкты.Анда Светлана Гыйләжова да үзенең шигырләрен укый. Үзенең шигырләрендә туган авылы,авылдашларына ,туганнарына багышлый. Китап” нәшриятендә 14 яшендә 2008елда “Йолдызлар атылганда дигән” беренче китабы дөнья күрә..

Йөз биттән торган юка гына китап. Бу китап шигырләр жыентыгы.Ул бу тәүге китабына матурлыкка соклана,һәр ел фасылына хас гүзәллекне күрә белә.Гаиләсе,мәктәбе,укытучылары беренче укытучысы Камалова Зөлфиә Вәсил кызы,татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ульмаскулова Фәүзия Шәрип кызы,авылдашлары,туган төяге,иле белән горурлана.

|Мәсәлән, туган авылы Әмиренә багышланган шигыре моны дәлилләп тора:

Урамнарыңнан үтәмен

Инде ничә мәртәбә.

Юк,туялмыйм мин сокланып

Бердәнбер Әмиремә!

Шушында минем гомерем,

Һәрбер үлән кадерле.

Туган жирем,син,Әмирем,

Шундый күркәм,ягымлы!

Таныш синдә миңа халык,

Таныш һәрбер йорт-кураң,

Шушында минем дусларым,

Шушында бит мин туган!

Бар тормышым минем синдә,

Ямьле,матур жирләрдә,

Рәхим итегезче, дуслар,

Минем туган Әмиргә! 4

Күп кенә әдәби әсәрләрне берләштерә торган мәңгелек темалар бар.Бу-төрле заман һәм халыклар өчен уртак,кызыклы,әһәмиятле тема.Мәхәббәт һәм нәфрәт,матурлык һәм ямьсезлек,тугрылык һәм хыянәт мәңгелек темага керә.С.Гыйләжова ижатында да бу өлкәгә караган шигырьләр бар.

Ул үзенең туганнарын,якыннарын,дусларын хөрмәт итә.Бигрәк тә әти-әнисенә ул рәхмәтле.Әлеге вакытта өйгә бик сирәк кайту сәбәпле,ул аларны сагына һәм аларның кадерен белеп яши.Әнисенең сабырлыгына,тыйнаклыгына сокланып бетә алмый һәм әнисенә багышлап шигырь яза:

Әни җаны чиксез мәрхәмәтле,

Чиксез түземле, тыйнак,сабыр.
Бер баласы китә, берсе - кайта.
Карлар эрер, яңгырлар явыр,
Ә әниләр һаман көтә, көтә,
Ә әниләр һаман сабыр итә...
Әни җаны кирәк сүз табыр.
Әни кылган гамәлләре изге,
Мәрхәмәтле, җанга шифалы.
Җир шарының төрле якларына 
Очты газиз җан-балалары
Ныгыгач инде канатлары.
Ә әниләр һаман көтә, көтә,
Ә әниләр һаман сабыр итә...
"Бер кайтырбыз!" диеп киттеләр бит,
Кайтыр әле алар, кайтырлар.
Менә үтәр елак шыксыз көзе,
Менә инде карлар яварлар. 5
Күзләреннән яшьләр тамарлар.
Тик әниләр һаман көтә,көтә,
Ә әниләр һаман сабыр итә.

Табигать һәм кеше.Кеше –табигать баласы.Матурлыкны тоя белү,хозурлык,көзге уңыш,Кыш бабай күчтәнәчләре,Яңа ел бәйрәмнәре балачакның асыл мизгелләре.Светлана бу темыдан да читтә калмый.Һәм көзге уңыш темасына багышланган» Бәрәңге өмәсе” шигырен ижат итә:

Көз-уңышка бай мәл бит ул.

Бар жимеш-жиләкләрне,

Хәтта кишер,помидорны,

Жыйдык кәбестәләрне.

Калды инде иң соңгысы-

Бәрәңгенең өмәсе.

Туры киләчәк бик тә күп

Көч һәм тирләр түгәсе.

Тырышам мин,ярдәм итәм,

Бай уңышны жыярга.

Сез дә рәхим итегезче

Бәрәңге өмәсенә.

Табигатьнең матур жимешләре карлыганнар,алмалар тәгәрәшеп үскән сабыйларга бик файдалы бит алар.матур рәсемнәр белән бизәлгән шигырләрдән аларны өзеп аласы килә.

Бу китап тышлыгында –йолдызлар сурәте.Шигырләрне укып чыкканнан соң, мин шундый нәтижәгә килдем:Светлана өчен иң зур хыялы-кешеләргә чак кына булса да шатлык өләшергә,һәрбер йолдыз атылган саен-ул шуны тели.Миңа тагын да быел аның язган “Төнге күк.Серле Йолдызлар” шигыре нык ошады.Һәм сезнең игътибарыгызга аны укып китер идем.

Төнге күк. Серле йолдызлар
Ник томанга уралган?
Синең көчле кулларыңда
Сигаретың кабынган.
Мең дә бер сурәт күренә
Күккә яхшы карасаң,
Тап үзеңне, янда - мине,
Әгәр эзләп табалсаң.
Төтенгә чорналып икәү
Урам буеннан-буйга
Ашыкмыйча йөрү рәхәт,
Карап торулар айга...
Елмаясың да, үбәсең,
"күккә карале, - дисең,-
Йолдызларда гүя синең,
Җаным, язылган исем."
Янып беткән төпчегеңне
Ыргыттың. Төтен калды.
шул төтен эчендә микән
Безнең мәхәббәт янды.

Йомгак ясап әйткәндә, Светлана Гыйләжованың шигырләрендә бүгенге көннең мөһим мәсьәләләрен күтәрелгән.Алар бүгенге тормышыбызны сурәтли. Шуннан чыгып, без яраткан язучыбызның үз замандашларын, үз чорын чагылдыру остасы икәнен күрәбез. .

Нәниләргә һәм яшьләргә тәкъдим ителгән,күләме ягыннан артык зур булмаган ,әмма эчтәлеге буенча олы бер дөньяны эченә алган бу шигырьләр жыентыгының һәм аның авторы яшь каләм тирбәүче Гыйләжова Светлана ижатының әһәмиятен зур дип мин билгелим.Бу шигырьләрне яшәтүче көч түбәндәгедә:

1.Шигырьләрнең тәрбияви көче зур(хезмәт тәрбиясе,табигатьне ярату)

2.Яратырга өйрәтә :тормышны,әти-әнине,туганнарны,табигатьне. Шуннан чыгып, без яраткан тиңдәшебезнең үз замандашларын, үз чорын чагылдыру остасы икәнен күрәбез.

Талантлы булган якташымның мин,актив ижат итүен ,ижатының үсә баруын телим. Безне озак еллар матур-матур шигырьләре белән озак шатландырыр әле.

Төнге күк. Серле йолдызлар

Ник томанга уралган?
Синең көчле кулларыңда
Сигаретың кабынган.
Мең дә бер сурәт күренә
Күккә яхшы карасаң,
Тап үзеңне, янда - мине,
Әгәр эзләп табалсаң.
Төтенгә чорналып икәү
Урам буеннан-буйга
Ашыкмыйча йөрү рәхәт,
Карап торулар айга...
Елмаясың да, үбәсең,
"күккә карале, - дисең,-
Йолдызларда гүя синең,
Җаным, язылган исем."
Янып беткән төпчегеңне
Ыргыттың. Төтен калды.
шул төтен эчендә микән
Безнең мәхәббәт янды.

  Йомгак ясап әйткәндә, Светлана Гыйләжованың шигырләрендә бүгенге көннең мөһим мәсьәләләрен күтәрелгән.Алар бүгенге тормышыбызны сурәтли. Шуннан чыгып, без яраткан язучыбызның үз замандашларын, үз чорын чагылдыру остасы икәнен күрәбез. .

Нәниләргә һәм яшьләргә тәкъдим ителгән,күләме ягыннан артык зур булмаган ,әмма эчтәлеге буенча олы бер дөньяны эченә алган бу шигырьләр жыентыгының һәм аның авторы яшь каләм тирбәүче Гыйләжова Светлана ижатының әһәмиятен зур дип мин билгелим.Бу шигырьләрне яшәтүче көч түбәндәгедә:

1.Шигырьләрнең тәрбияви көче зур(хезмәт тәрбиясе,табигатьне ярату)

2.Яратырга өйрәтә :тормышны,әти-әнине,туганнарны,табигатьне. Шуннан чыгып, без яраткан тиңдәшебезнең үз замандашларын, үз чорын чагылдыру остасы икәнен күрәбез.

  Талантлы булган якташымның мин,актив ижат итүен ,ижатының үсә баруын телим. Безне озак еллар матур-матур шигырьләре белән озак шатландырыр әле.

Альбина Хабибова







 

 

         Мәктәпкә практикага кайтты

Мин укыган филология факультеттын өч дистәгә якын укучым тәмамлады. Әлеге көндә Фаттахова Айсылу өченче курста укып йөри.Февраль һәм март айларында практика үтәр өчен, ул мәктәбебезгә кайтты.Мин аны олы кунак килгәндәй көтеп алдым. Кайчандыр ана теленең серләренә төшенергә өйрәткән булсам, бүгенге көндә компьютерда эшләү алымнарының байтак кына төрләрен үзем аңардан өйрәнәм. Ул кайткач, мәктәп ямьләнеп, укучылар җанланып китте. Карап торышка өлкән сыйныфлардан әллә ни аерылмаса да, без,укытучылар арасында, чәчәкләргә кунган күбәләкне хәтерләтә. Айсылу дәресләр бирә, интернетта утырып, төрле методик кулланмалар һәм планнар төзи,мәктәптә үткән кичәләрне алып баруда катнаша, клуб сәхнәсендә үткән “ Ягез әле, кызлар “ уенда чыгыш ясаучылар командасында катнашып мәктәп намусын яклады
Айсылу Мөнәвировна  укучылар белән бик тиз уртак тел тапты,балалар аңа охшарга тырышалар. Озын чәчле кызлар үзләренә матур прическалар эшләтәләр. А.Фатахова үз-үзеннән канәгать, без аңардан яхшы укытучы чыгачагына ышанабыз

                                      Сания Шарипова

 

Туган телем – изге гөлем.

Минем туган телем  татар теле. Бу телдә “әннәм” дип, “мәммәм” дип минем телем ачылган. Бу телгә мәхәббәт телем ачылганчы ук җырлаган бишек җырыннан, карт инәем сөйләгән әкиятләрдән күчкән. Хәреф танырга өйрәнгәч, рәсемле китаплар укырга ярата идем. Әле дә хәтерлим, 1 нче сыйныфка укырга барганчы ук, “Бөтерчек” дигән әкият китабын укып чыктым. Урта һәм югары сыйныфларда укыганда, мин ныклап торып китап уку чире белән чирли башладым. Бүген бу “авыру”ны һични белән дә дәвалап, берни белән дә алмаштырып булмый. Матур әдәбият әсәрләренең нинди телдә язылуы минем өчен мөһим түгел, ә күңелгә үтеп керерлек булсын. Мин Башкортстанда һәм Татарстанда чыккан “Агыйдел”, “Идел”, “Тулпар”, “Казан утлары”нда басылган материаллар белән танышып барам.

“Башкортостан укытусыһы”, “Мәгариф” журналларында, “Ачык дәрес”, “Тәрбия” газеталарында басылган методиканы өйрәнәм.

Мәгърифәтче язучыларның югары белем алмасалар да күп тел белүләренә көнләшеп карыйм. Алар янында үземне күзле сукыр итеп тоям. Күп тел белү – нинди бәхет. Белемне күтәреп йөрисе түгел. Гыйлем алырга Кытайга кадәр барганнар. Безнең буын 10 нчы сыйныфтан соң ук укыта башлады. Без яшьлек белән көчле идек. Шуңа мин КМО җитәкчелеге кебек эшләрне, түгәрәкләрне, дәресләрне яшьләргә бирү ягында. Тәҗрибә ул эшли – эшли туплана. Мин булдыралам дип, барсын да үзебезгә алу ягында түгел. Яшьләр өйрәнсеннәр, без алар сораганда, киңәшебезне генә кызганмыйк. Минем дәресләрне, түгәрәкне яшь укытучыга, (үземнең укучыга) Таңсылу Хәкимовага бирделәр. Аның матур гына эшләп йөрүе – минем өчен шатлык. Аның каравы дәүләт теле буларак башкорт телен тәкъдим иттеләр. Мин бик теләп бу эшкә алындым, үземне икенче сулышым ачылган сыман тойдым. Бу туган телгә хыянәт итәм дигән сүз түгел, ә тагы бер тел беләм дигән сүз. Үзең генә белү әле ул әллә ни түгел. Ә менә кемнедер үзең белгәнгә өйрәтү – бу инде нәрсәдер. Моның өчен үзең методика уйлыйсың, бу фәнне яраттыра белү алымнарын эзлисең. Эзләнгән саен үзеңнең белмәгәнлекне ныграк тоясың һәм үзеңә генә хас педагогик алымнар тудырасың. Хезмәттәшем Гәлләмова Ф.А. белән һәрчак тәҗрибәләребезне уртаклашабыз, киләчәккә планнар корабыз, үз эшебезне ачарга җыенабыз. Эшеңнең нәтиҗәсен күрсәң – канатлар үсә.

Укытучы йортлар салмый, машиналар ясамый – бер караганда эшнең сөземтәсе дә сизелми. Икенче караганда, укучыларның иншалары республика күләмендә урын алса, олимпиадаларда катнашса, син укыган факультетны сайласа, алар арасыннан танылган журналистлар, язучылар чыкса – хезмәтең бушка узмаган дигән сүз. Димәк куйган максатың, күрсәткән юлың дөрес. Артка борылып карарга да ирешкәнең белән канәгатьләнеп, яшьләргә юл күрсәтергә, ярдәм кулы сузарга кирәк. Тормышта үз юлың булу, үз урыныңны үзең белү – кешеләргә кирәк икәнлегеңне күрсәтеп тора. Әгәр син кемгәдер кирәксең икән – бу яшәү көчен арттыра. Минем карт инәм биш вакыт намазын һәм уразасын калдырмады. Аның бу күркәм гадәте әниемә дә күчте. Мин әниемнән иман нуры алып яшим. Киләчәктә үзем аның кебек кеше булырга җыенам. Ә әтиемнең әнисе әлифне таяк дип тә белмәде, әмма борынгы әдәбияттан ул белмәгән кыйсса бар идеме икән? Мин шуларны тыңлап, шулардан фәһем алып үстем. Ике картинәмнән дә үрнәк алып, оныкларымны туган телләрен, туган нигезләрен, нәселләрен яхшы белә торган балалар итеп тәрбияләрмен һәм үземнең урыным аларның түр башында булыр дип уйлыйм.

Сания Шарипова

 

 

 

Укучыларның  яраткан   укытучысы

Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында  укытучысы  тора. Укытучы- җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше!  Укытучы  - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Укытучы- зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә  укытучыларына , остазларына бурычлы. Бөек педагог Ян Омос Каменский “Бу дөньяда  укытучы  хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”дигән фикерләре белән бик хаклы.

Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр ул  укытучы   хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында  югалмасын өчен, юл  өйрәтеп, хәреф  танытучы, җитәкләп зур тормыш юлына алып чыгучы кеше ул  укытучы .

.        Мәктәбебездә укучыларның яраткан укытучылары  шактый. Алар бөтенесе дә бик әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата.Укучылар  бөтен  укытучыларны  да хөрмәт итә һәм белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтле. Араларында минем яраткан  укытучыларының берсе  -Фархутдинова Зөһрә Мурзахановна. Ул 6 нчы сыйныф җитәкчесе, математика фәнен укыта. Әтисенең исемен кушып,Зөһрә Мурзахановна дигәч, бик рәсми кебек тоела. Шуңа күрә аны яратып, якын итеп Зөһрә апа дип йөртәләр. З.Фархутдинова тумышы беләнКушнарен районыннан,

Аны ронодан тирә-ягын мәһабәт калкулыклар чолгап алган авылына җибәрәләр. нче елда ук төзелгән бер бәләкәй генә бинада башланып китә аның хезмәт юлы.

Инде менә 35 ел безнең күңелләргә  укытучы  апам белем  орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, ул үзенең  җанын телем- телем кисәкләргә телеп безгә-балаларга өләшә. Шатлык – көенечләр, уңышлар һәм уңышсызлыклар, җиңү һәм җиңелүләр тулы 35 ел! Кочак –кочак дәфтәрләр, дәрес планнары, укылган әдәби, фәнни, методик китаплар, квалификацияне күтәрү курслары, аттестацияләр...

Зөһрә апа бик яхшы күңелле һәм кайгыртучан. Ул укучыларны гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле булуларын тели. Аны балаларның икенче әниләре  дип әйтергә дә мөмкин. Әниләре  кебек үк, ул да кирәк вакытта мактый, ә кайчак ачулана да белә. Ләкин укучылар аңа үпкәләми, киресенчә, хаталарын төзәтергә һәм Зөһрә Мурзахановна әйткәнчә эшләргә тырышалар. З.Фархутдинова бик кайгыртучан. Берәрсе  чирләп  китсә, аның күңеле тыныч түгел, әйтерсең үз бәгыреннән өзелеп төшкән баласы авырый.  Аларны тизрәк терелтер өчен: «Сиңа моны эшләргә ярамый, син мондый дару эч»,- дип киңәшләр бирә. Ә инде киңәшләре файда китерсә, ул бик нык сөенә. Ул һәр укучыга  шәхес итеп карый, җылы итеп эндәшә, аларның күңелләргә ачкыч таба белә, уңай шартлар тудырырга омтыла. Укучылар аңа әнигә дә сөйли алмаган серләрен  сөйли. Ул юата, акыллы киңәшләрен бирә. Аның ягымлы карашы, җылы сүзләре күңелгә сары май булып ята.

Зөһрә апалары укучылары өчен генә түгел, әти –әниләре өчен дә кайгыра, гаилә хәле турында һәрвакыт сорашып, кызыксынып тора. Ник дисәң, күпләрнең әти - әниләре –аның укучылары.

Зөһрә Мурзахановна  классының укуылары турында беркайчан да онытмый. Һәркөн саен: «Бөтен дәресләргә дә әзерләнеп килдегезме? Аңладыгызмы? Нинди билгеләр  алдыгыз? »-дип сораша. Ул  һәрвакыт дәресләрне ныклап өйрәнергә куша, чөнки мәктәптә тупланган белемнәрнең киләчәк тормышта кирәк булачагын бик яхшы аңлый

 

      З. Фархутдинова бик белемле үз фәнен яхшы белгән мәктәптәге беренче категорияле   укытучының  берсе. Тәрбия сәгатьләрендә туган телгә мәхәббәт, халкыбызның үткәне, киләчәге белән кызыксыну, горурлану хисләре тәрбияли. Укучларның уку һәм фикерләү сәләтен үстерү, әхлаклылык, гаделлек, матурлыкны күрә белү сыйфатлары булдыру – аның хезмәт максаты.

 

Белемен арттыру – тулыландыру өчен дә вакыт таба. Эзләнә, күп укый, яңа технологик алымнарны өйрәнә, иҗади эшли. Ата – аналар,  укытучылар  алдында чыгышлар ясый, тәҗрибә уртаклаша. Укыган китаплары, караган кинолары турында сөйли.

 Коллегалары, әхирәтләре , ата –аналар аның дәресендә утырырга ярата. Чөнки ул һәр теманы җентекләп аңлата, авырракларын,  укучыларга аңлашылганчы,  йөз тапкыр аңлатырга да риза ул. Шулай ук укытучы  һәрвакыт кисәтә: «Бу тема сораулары имтиханда еш очрый, шуңа күрә аңлап калыгыз.» Тиздән имтиханнар да башланачак. Ул моның өчен дә кайгыра: мәктәптә укучыларга өстәмә биремнәр эшләргә, китаплар укырга куша.

Зөһрә Мурзахановна- яшьрәк чагында “сәхнә тоткан” кеше.  Ул оста итеп баянда уйный, күңелгә үтеп керерлек жырлар башкара. Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйли.

Алар тормыш иптәше Зәбир белән кызлары Гүзәлне тәрбияләп үстерделәр, югары белем бирделәр , бу айда аңарга туй уйнарга әзерләнәләр.

Шушы көннәрдә коллегам үзенең55 яшьлек юбилен билгели.Без аны шул уңайдан  чын күңелдән котлыйбыз,Туган көнең котлы булсын,

 Озын булсын гомерең.

 Бәхет алып килсен еллар,

 Кайгы- хәсрәт килмәсен.

 Шатлан да көл,җырлап яшә

 Картаюны белмә СИН!- дибез.

            Сания Шарипова

 

Халык  педагогикасының белем системасында тоткан роле

         Богады мәктәбендә башкорт теле һәм Башкортостан культурасы  укытучылары жыелып үткәргән семенар нәкъ  шулай аталды. Семенарга методист Хазиәхмәтова Зөһрә Наил кызы  житәкчелек итте.

Икенче категорияле башкорт теле укытучысы Баймөхәмәтова Лариса Арслановна 5 сыйныфта “Айыу менән бал корттары. Синонимнар”дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрес барышында мәгариф отличнигы Л.Баймөхәмәтованың бик уйлап  тәрбияви  эш алымнарын куллануын, укучыларны кызыксындыра һәм  яхшылыкка яхшылык эшлә дигән нәтижә чыгара белүләрен, тирән төпле белем бирү өчен  укытучының бик күп чаралардан оста файдалануын күрдек.

         Башкортстан культурасы укытучысы Валеева Рида Раисовна “Тула өмәсе” дигән класстан тыш чара әзерләгән. Моннан 28 ел элек, эшли башлаган чорында, бу өмәне ул үткәргән  булган. Ул чакта өмәне үз күзләре белән күргән Гайфуллина, Кунафина апалар әле исән булган.  Бу юлы үткәргәндә, ул  мәрхүмнәрне искә алуны да максат итеп куйган. Гомумән, бу чара татар- башкорт халкына хас булган байтак йолаларны эченә алган. Анда һәрбер алым нык уйланылып эшләнгән. Декорация өчен тула сугу вакытында һәр өйнең  бизәге булган кул эшләре, музей  материаллары туплаганнар. Укытучы кемнәрдән нәрсә алынуын да сценариягә кереп жибәргән,бу кешеләргә хөрмәтне күрсәтә. Милли костюмнар миләтебезнең сокланырлык әйберләрен сакларга кирәклекне искәртә.Комган, куыклы лампа, күмер самауыры, савыт-сабаның да үз урыннары бар. Алар да авыл өендә үзләренең нигә кирәклекләрен белдереп , сәхнәдә урынлы кулланалар.Читән, киртә, сике, өстәл  кебек әйбер

© sharipova55

Создать бесплатный сайт с uCoz