УКУЧЫЛАР ИҖАТЫ |
"Сез иң гүзәл кеше икәнсез..."(С. Шарипованың " Әйтер сүзем бар китабына" күзәтү)Мактагансыз тиеш урында,Яклагансыз тиеш урында.Безнең өчен сез тир түккәнсез-Сез иң гүзәл кеше икәнсез.Фәнис Яруллин.Укытучы эше - күп түземлек, сабырлык сорый торган эш. Авыр булса да, мактаулы, игелекле, изге һөнәр. Укытучы - изге бер сүз! Күпме бурыч салынган бу исемгә. А.П. Чехов сүзләре белән әйтсәк : "Укытучы - артист, рәссам, үз эшенә кайнар, мәхәббәт белән караучы кеше ул! "Минем яраткан укытучым Сания Кашфулла кызы Шарипова турында чыгыш ясап, аның "Әйтер сүзем бар" исемле китабына күзәтү ясауны максат итеп куйдым. Ул татар теле һәм әдәбият укытучысы. Гомеренең һәр көненә сөенеп, хезмәтеннән тәм табып, тормышын мәгънәле үткәрергә тырышып яши.Сания Кашфулла кызы эшли башлаганның тәү көненнән башлап үз һөнәренең остасы икәнлеге сизелә. Ул балаларны ихлас ярата, үз итә. Аларның бетмәс - төкәнмәс сорауларына теләп җавап бирә. Кирәк чакта назлы сүзләр әйтеп юата, кирәк чакта шелтәле караш ташлап кисәтә дә. Үзеннән киңәш сорап килгәннәрне беркайчан да кире какмас, һәрчак ярдәмгә килергә әзер.Утыздан елдан артык мәктәптә эшләү дәверендә Сания Кашфулловна үз эшенең остасына әйләнә. Аның дәресләре бай эчтәлекле. Педагог занятиеләрне үткәрүнең төрле ысулларын куллана, укучыларда кызыксыну уята, аларда әдәплелек, үзара ярдәм, өлкәннәргә хөрмәт кебек матур сыйфатлар тәрбияли. Нәтиҗә озак көттерми - С. Шарипованың укучылары район, республика олимпиадаларында һәм конкурсларында призлы урыннар яулыйлар.Ул үзе дә иҗаттан аерылмый. "Бүздәк яңалыклары", "Кызыл таң", "Өмет" газеталарында, "Башкортстан укытыусыһы" журналында укытучыбызның мәкаләләре еш басыла.Соңгы вакытта республика мәктәпләре арасында татар теле буенча үткәрелгән күп санлы конкурсларда катнашып йөргән укучысы Айдар Зәкиевның журналист да булуы - аның өчен зур горурлык. Әйткәндәй, "Кызыл таң" газетасында (№44,10 март,2009) Айдар Зәкиев үзенең "Әллә кайдан күренеп тора : Солдатта булган диләр" мәкаләсендә остазы турында болай дип язды:-Бу дөньяда бары тик өч кенә һөнәр Ходайдан бирелә: дәвалау, хөкем итү һәм укыту. Әнидән кала иң кадерле кешебез -укытучы. Шук балаларның игътибарын җәлеп итеп, үзеңә каратып, гыйлем дөньясына сәяхәткә алып керү өчен сәләт, ихтыяр көче, түземлелек кирәк. Бүздәк районы Каран мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Шарипова шушы һәм башка асыл сыйфатларны үзендә туплаган дисәк, һич тә ялгышмабыз. Аңарда тәрбияләнеп, тел һәм матур әдәбият дөньясында сәяхәт итүче буларак, бу сүзләрне зур горурлык белән әйтәм. Шуңа күрә остазымның 100 мең сумлык грантка лаек булуын ишеткәч, тамчы да аптырамадым. Минемчә, югары бүләк үз хуҗасын тапты.Айдар Зәкиев үзенең "Кешеләр илендә" дигән китабының тышында" Каран урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Шарипова ярдәме белән әдәби иҗат дөньясына ныклап аяк бастым"- дип яза.Телевизордан чыгыш ясаганда да шул ук фикерне кабатлый.Әле күптән түгел генә укытучыбызның ике китабы дөнья күрде.Минем максатым авылыбызны, районыбызны,республикабызны данлаган күренекле кешеләрен каһарманларын сурәтләгән Сания Шарипованың "Әйтер сүзем бар" дигән китабы белән таныштыру, бу китапка карата кызыксыну тудыру, рекламалау.Китап 2009 нчы елны Уфа шәһәрендә басылган.Җыентыкка Бүздәк районының Каран урта мәктәбе укытучысы Сания Кашфулла кызы Шарипованың методик эшләнмәләре, әдәби әсәрләре тупланган.Китап укытучылар, тәрбиячеләр, китапханә хезмәткәрләре һәм киң масса укучылар өчен тәгаенләнә.Ул "Иҗади күңел" дип аталган С.Шарипова турында аның хезмәттәше Флүрә Галләмова мәкаләсе белән башланып китә.Аннан соң укытучыбызның иҗат җимешләре урын алган. Ул үзен "Әдәбият чишмәсе тамчысының бер бөртеге мин" дип атый. Укучыларны матбугатта басылган әсәрләре белән таныштыру, аларның сөйләм телен үстерүне, күңелләрендә иҗатка юл ачуны,әдәбият мәйданына чакыруны,әдәбияттагы әдәби жанрлар төрләре турында мәгълүмәт бирүне максат итеп куя.С.Шарипова илһам чыганагы әнисе булуы белән горурлана.Аның янында булганнан соң, үзендә яшәү көче,дәрт артуын тоя.Әнкәй, күпме изгелек бу сүздә.Ул ялгыш адымнардан кисәтә,аның сабырлыгына сокланып,шагыйрә булмаса да, буш вакытларында кәгазь кыштырдатырга, ручка тибрәтергә ярата.Шунда шигырь туа. Күп кенә шигырьләрен иң кадерле кешесенә - әнисенә багышлап язган һәм яза."Әнием - тормыш җилкәне", "Бер елмайчы әле, әни!", "Син кирәк, әни", "Әнкәм - гаилә учагы", "Әни булсын яныбызда" кебек шигырьләрен без ятлыйбыз, бәйрәмнәрдә сөйлибез.Апабыз кайчак тупас булуына, вакыт җиткерә алмавына зарланып та куя:Туйганчы иркәләнергә,Иркенләп сөйләшергәВакыт җитмәгәнгә, әни,Тупас йөрәгем әрни.Шул ук вакытта әнисез тора алмавын, әниләрнең кирәклеген кат -кат искәртә.Әнкәйләр алар һәрчак яннарында балалары булганга бәхетле.Ул моны үзе уллар - кызлар үстергәч аңлый һәм мәгънәсенә төшенә. Бәхет - ул зур төшенчә. Бу төшенчәнең нәрсә икәнен аңлатыр өчен галимнәр китаплар язалар, диссертацияләр яклыйлар. Ул үзен, үзенчә,бәхетле саный, чөнки туган иле бар, туган теле бар, аны көтеп торган гаиләсе бар, сәламәтлеге бар, яраткан эше һәм укучылары - без бар. Шушы олы бәхете турында кечкенә шигырь язган. Ул "Мин бәхетле" дип атала:Тормыштан көч алып яшим,Югалып, каушап калмам.Белмәсәң бел - мин бәхетле,Ходай кызганмый биргән бәхетне.Ул бөтен кешеләрнең дә бәхетле булуын тели. Әле генә әниләрәбез турында яннарында без, балалары, булганда гына бәхетле икәне әйтсә, шигырьләренең икенче тематикасын балаларга багышлаган. "Бишек җыры" шигырендәГөнаһларны үтерә,Савапларны үстерә,Шушы сабыйның нуры,Соклангыч бишек җыры, - дисә, "Кар ашадым, боз яладым" шигыре үсә төшкәнрәк балаларга багышлаган:Сезгә дә кар ашамаска,Дигән киңәш бирәм.Чөнки салкын тиюдәнЧак терелеп киләм.Бүгенге көндә тулы булмаган гайләләр күп. Баланың әтиле гайләдә булуына сөенеп, укытучымның чын күңелдән шатланып язган:"Әти булгач" дигән шигыреннән өзек китерәм:Казлар да килепИтәктән тартмый,Эт тә куркытмый,Малайлар да шүрли -Арттан таш ыргытмый,Юл да һич ялкытмый.Рәхәт икән янымда,Әтием булганда.Тормыш дәвам итә, балалар бакчасыннан соң мәктәп көтә. "Мәктәпкә" дигән шигырьдә:Кулларыма тотып,Чәчкәләрнең алын,Чәчләремә тагып,Бантикның агын,Мәктәпкә барам,Үсеп быел тагын, -дип язган Сания апа.Тормыш дәвам итә, укырга керәбез, үсәбез, иншалар язабыз. Моны үзенең иҗатында мең мәртәбәләр инша яздырган апабыз"Сыйныф инша яза" дигән шигырендә һәр укучысына анализ биреп:Сыйныф инша яза,Үчләшкәндәй вакыт,Кабаланып уза.Эшне сорап укытучы,Таныш кулын суза,- дип бер кушма җөмлә белән сүзен йомгаклый да куя. Мәктәптә төрле хәлләр була, матур һәм кызыклы төрле кичәләр үтә. Шул кичәләр турында мәктәбебезнең шагыйрәсенең "Шәп кичә" дигән тел көлмәлдергече бар:Сыйныф белән кичә без,Үткәрдек шаккатмалы,Искиткеч кичә без,Барына да ошады,Безнең кичәбез.Шуңа бүген һәммәбез,Зур шатлык кичерәбез.Мәктәптә укыганда, югары класста иншалар язганда, кичәләргәйөргәндә, безнең күңелләрдә иң матур хисләр туа. Чөнки бу чор иң матур, иң гүзәл, иң истәлекле чор. Ни өчен шундый чор, шундый вакыт соң ул?Яшьлек. Ул һичкайчан да тормышта яңадан кабатланмый. Менә шуның өчен дә аның кадерен белергә кирәк. Яшь чакта бар да рәхәт, бар да җиңел бирелә. Яшьлек гомернең соңгы көннәренә кадәр уелып кала. Яшьлекнең гүзәллеген шушы шигырдә күрәбез:"Тынлык. Урам. Капка төбе"...Җидегән йолдыз бар чагында,Рәхәт икән утырулары,Сөелеп иркәң кочагында.Әнә, китек ай бик биектә,Күңелләр телиләр сөйләшеп,Серләшергә, үбешергә бик тә.Бу сихри гүзәллекне җимерергә,Телиләр явызлар бик тә.Күңел мөлдерәмә тулы хисләр,Иләс - миләс килә иректә.-Сезнең яшьлегегез дә шулай серле, өметле булсын иде, - ди ул. Аның үзенең яшьлеге матур булган. Бу турыда "Беренче мәхәббәт" дигән истәлек язган. Истәлек - әдәби жанрның бер төре. Ләкин бу чорда кеше еш кына хаталар, ялгыш адымнар ясый. Сезнең яшьлегегез "Җилкәнсезләр" шигырендәге сыман үкенечле булмасын дип хафалана."Сеңлекәшкә юрган сырыйм" дигән алдагы шигыре 11 - нче сыйныфны тәмамлагач та кияүгә чыккан, яшьлеген гаиләсенә багышлаган, бәхетен гаиләсендә тапкан Гөлнур сеңлесенә атап язылган.Ул иҗатын төрле жанрларда сынап карый. Алар арасында хикәя - бикәяләр дә бар. Язылган шигырьләрне турында бер чыгышымда гына сөйләп бетү мөмкин дә түгел. "Яшәү яме", "Бакчачы бабай" , "Кунакка килегез"! дигән хикәя - бикәяләре бу китапка кертелгән. Хикәя - бикәя - ул барлык сүзләре дә бер хәрефкә башланган кечкенә күләмле сюжетлы әсәр.Укучылар инде укып беләләр, язган әйберләре "Өмет", "Кызыл таң", "Бүздәк яңалыклары","Ачык дәрес"газеталарында, "Башкортстан укытучысы" журналында басыла. Иҗатын яктырткан вакытлы матбугатка мәдхия укый. Мәдхия - ул әдәби жанрның бер төре. Мактау җыры дигәнне аңлата."Наз"га күчтәнәч шигыре шул хакта сөйли.Тормыш еш кына рәхимсез була. Кешеләр, гөлләр, чәчәкләр, кошлар туалар һәм үләләр. Үлгән кешеләр турында язылган чәчмә әсәрләр әдәбиятта мәрсияләр дип атала. Бик күңелсез күренеш булса да, якыннары хәер, дога булып барып җитсен дип, Сания Кашфулловна мәрсияләр дә язгалый. Мәрсия - шул ук мәдхия ул. Әмма анда вафат булган кешеләр мактала. "Тамчылар да елый" сабакташы Райлә Сәетгалиеваның якты истәлегенә багышлый. "Бер мизгел... Күз ачып йомган ара..." мәрсиясе улларының дусты, сыйныфташының улы Чечня җиреннән исән - сау хезмәт итеп кайтып, авылыбызда фаҗигале рәвештә үтерелгән Шарифуллин Рәсил турында. Ул биредә кеше гомеренең озынлыгы бер мизгел күз ачып йомган ара булуын искәртә. Шуның өчен бу җирдә яшәгән һәр кешенең исән чагында кадерен белергә чакыра. Гомерләр кыска: исән чакта авыр сүзләр әйтеп бер -береңнең гомерен китмәскә куша.- Әдәбият чишмәсе саекмасын, шул чишмәнең бер тамчысы булыйк, сәламәт булыйк, бәхетле булыйк, - ди ул.Бу китапка кергән "Зәйнәп Биишева - Башкортстан символы" дигән методик эшләнмәсе өчен С. Шарипова республикабыз Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булган.Танылган якташыбыз, күренекле дәүләт эшмәкәре Муллаян Халиковка арнап эшләнгән монтаж сценарий да игътибарга лаек.Ринат Мөхәмәдиевнең "Кош булып очар идем" китабы буенча укучылар конференциясе эшләнмәсендә сүз районыбызның Каран авыл биләмәсендә караган Яңа Актау авылы, аның кешеләре һәм шушы авылдан чыккан очучы Рафаэль Смаков хакында бара.Кыскасы, бу китапка кергән һәр хәл - вакыйга, кешеләр таныш, күңелгә якын. Өстәвенә, китап район гәзитендә дөнья күргән, яраткан укытучысы Сания Кашфулловнага багышлаган Энҗе Губайдуллина "Исеме - зиһендә, игелеге - күңелдә" дигән мәкалә белән йомгаклап куелган.Үзенең иҗади хезмәте, тирән белеме, ачык, тынгы белмәс характеры белән хезмәттәштәре, ата - әниләр һәм укучылар арасында зур абруй яулады укытучым.Былтыр аның 100 мең сумлык грантка ия булуы - моның ачык дәлиле.Чыгышымны йомгаклап, "Бүздәк яңалыклары" газетасында сентябрь аенда басылган Энҗе Губайдуллинаның мәкаләсеннән өзек укып ишеттерәм."Каран урта мәктәбен тамамлавыма да өч ел вакыт үткән.Яшлек ярсуы белән мәктәпне тизерәк тамамлап, олы тормышка аяк басырга ашкынган вакыттар искә төшә. Андый чаклар да мин мәктәпне барып ураем.Соңгы тапкыр ялга кайтканда (Татарстанда Бөгелмә каласында эшләп тә, укып та йөрим) быел беренче сыйныфка укырга кергән энем Рөстәмне мәктәпкә озатып бардым. Мәктәп алды элеккечә шау чәчкәдә утыра. Без соңгы уку елында утырткан куаклар үсеп җитеп, җимеш бирергә дә өлгергән. Мәктәпкә килеп керү белән, күзләрем яраткан укытучым Сания Кашфулла кызы Шарипованы эзләде. Алтынчыларда дәресе бар икән. Тәнәфестә хәл - әхүәл сорашканнан соң, Сания Кашфулловна миңа үзенең китабын бүләк итте. "Истәлек" дип атала ул. Төрле елларда үзе белем биргән балаларының иншаларын, истәлекләрен, иҗат җимешләрен бергә туплап, китап итеп чыгарган икән тынгысыз остазыбыз. Анда минем дә бер ничә язмам бар. Чынлап та, мәктәп елдарыбыз хакында нинди матур истәлек бит бу китап!"Сания Кашфулла кызы чыгарган икенче китап бу.Яраткан укытучыма киләчәктә дә рух ныклыгы, иҗат ялкыны телим.Айгөл Нафикова,Каран урта мәктәбеЯҙ килә.Бына яҙ килде.Ҡояш үҙенең наҙлы,йылы нурҙары менән яҡтыра.Көндәр йылына.Ҡарҙар эри.Юлдарҙан гөрләүектәр йырлап аға. Малайҙар ҡоробтар ебәрәләр.Бер шундай йылы көндө ыжғырып һыуыҡ буран килеп сыға.Халыҡта ул “Ҡарға бураны”-тип атала.Ысынлап та,бер нисә көндән соң ҡара ҡарғалар ҡайта.Ҡалған бурандар ҙа ҡалған ҡоштарҙы осороп алып килә.Яҙҙың йылы,рәхәт көндәрендә берҙә өйҙә керәһе бер дә килмәй!Сулпан Мөхтәруллинә,5-се синыф
БЕЗДӘ БӘЙРӘМҺәрбер мизгелнең үз матурлыгы бар .Балалар сагынып кышны көтеп алдылар. Быелгы Яңа ел матур традицияләр белән башланып китте.Каран авыл биләмәсенең мәктәп территориясендә зур бәйрәм –хоккей мәйданчыгы ачу тантанасы булып үтте. Тантананы авыл хакимияте башлыгы Талгать Барый улы Тимашев ачты. Ул үзенең чыгышында мондый катокларның районда икенче генә булуын ассызыклады. Бу эшне эшләүдә катнашучы барлык кешеләргә дә олы рәхмәтләрен белдерде.Мәктәп директоры Айрат Флүр улы Мансуров бу бүләк өчен чиксез шатлануы турында әйтте ,фервейк шартлатты, зур һава шары очырып жибәрде. Аңарга ияреп укучылар һәм нәниләр кулындагы төрле төстәге, бик күп сандагы шарлар күккә күтәрелде. Балалар төрле тәмләткечләр белән сыйландылар. Болар барысы да Каран хәкимияте Кыш бабаеның күчтәнәчләре иде.Күпчелек эшне авыл хакимиятендә яшьләр эшен алып баручы Илдус Гомәр улы Гиззатуллин башкарды. Чөнки бу гаилә көне-төне үзләренең дуслары , укучылар белән шул хоккей мәйданчыгында мәж килделәр. Бер карасаң кар тутырдылар , икенче карасаң су ташып сиптеләр, өченче карасаң себерделәр.Көндез суны алып халыкны борчымас өчен күбрәк төннә эшләргә туры килде аларга. Бу эштә мәктәпнең 10,11 сыйныф егетләре дә бик зур ярдәм иттеләр.Бәйрәм бәйрәмчә килеп чыкты: авылны сихри моңга күмеп талгын гына музыка уйный, мәйданчык капкасы бәйләгән лентаны кискәнче, байрамга ямь өстәп Кыш бабай булып киенгән , үзе дә тимераяклар таккан 11 сыйныф укучысы Мөстәкимов Тимур килгән кунакларны ихлас күңелдән Яңа ел белән котлады. Жыелган халык арасында күпчелеге мәктәп укучылары , укытучылар, ата-аналар,күрше авыллардан килгән көярмәннәр иде. Барсының да йөзендә бәйрәм кәефе. Вахитов Ильгар, Гиззатуллина Ләйсән Кыш бабай алдында шигырьләр сөйләп , үзләрен күрсәтеп калырга тырыштылар. Иң сөенгәне физкультура укытучысы Лида Фагим кызы Маликова булды. Ул үзенең котлавында шушы уенчылар арасыннан ил күләмендә танылган хоккейчылар һәм капкачылар чыгачагына ышанычын белдерде. Гажәпләнәсе юк: Айвар Гафуров та шушы мәктәптән чыккан Европа чемпионы ич. Хоккей мәйданчыгында Хамидуллина Рәзинә ,Әлфиә хэм Илдар Вахитовлар, Мөнир Самигуллин кебекләр дә өлкән яшьтә булуларына карамастан боз өстендә шууларына шат иделәр.Соңынан иң кызыгы хоккей уены башланды: өлкэннәр белән мәктәп укучылары көч сынаштылар. Уенда судья булып Шамил Хайруллин торды. Уен 10:10 исәбенә тәмамланды. Спорт һәм сәламәт тормыш- барлык башлангычларның һәм яхшы укуның төп ярдәмчесе.Бу бәйрәмнән мин узем дә бик шатланып кайттым, яшь үсмерлергә шушы файдалы һәм кирәкле традицияне яңадан башлап җибәргән өчен барлык укучылар исеменнән Талгать Барый улы Тимашевка, Айрат Флүр улы Мансуровка , Илдус Гомәр улы Гиззатуллинга һәм шушы зур эштә катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.Гафурова Илүсә Каран мәктәбе.
Ҡарғалар.Яҙҙың беренсе ҡунаҡтары-ҡара ҡарғалар.Улар һәйбәт,матур ҡоштар.Йылы яҡтан ҡарғалар беренсе булып ҡайталар.Ҡайтҡас оя эшләй башлайҙар .Бер ҡарға тураһында һөйләп китәһе килә.Бер көндө мин мәктәптә тәҙрәгә ҡарап тора инем Бер ҡарға шыршы ботағына килеп ултырҙы. Ботаҡты ел һелкетте. Ҡарға ботаҡ менән бергә тиберәлде.Туҡтаған ине,ҡош осто ла китте.Мәктәптән ҡайтып бара инем бер ҡарға һалам йыйа.Ул оя эшләй .Мин ҡарғаларҙы яратам!Сулпан Мөхтәруллинә,5синыф уҡыусыһы.
МИНЕМ ӘТИЕМ Минем әтием илләр тыныч вакытта, Армия сафларына жибәрелгәч, сугышта-Афганистанда булган. Ул анда 1986 елның май аеннан 1988 елга тиклем булган. Башта әтием Төремәнстанда өч ай әзерләү кураслары үткән. Аннан соң ул Афганистанның Шинданд провинциясендә хезмәт иткән. Ул анда стрелок булган, колонналар озаткан. Әтием өч ай госпитальдә ятып чыккан. Мин аның исән-соу әйләнеп кайтуына бик шатланам. Әтиемнең дүрт медале бар. “Войну-интернационалисту от благадарного Афганского народа” ,18 июня, 1989 елга. “Юбилейный медаль 10 лет вооруженных сил ссср”, 22февраля 1988елга, “Юбилейный медаль 20 лет вывода советских войск из Афганистана”. Медаль войну- интернационалист |
© sharipova55 |