…;        Вәсиләне ялганлап,

                                                  Айдар Донбасска юл тотты.

 Укытучы Ф. Хөсни китаплары белән укучыларны таньштыра. «Җәяүле кеше сукмагы»,   «Утызынчы ел»,   «Минем тәрәзәләрем» һ. б.

VI. Өй  эше бирү: М. Хужин хикәяләрен укырга.                                          

            VII. Дәресне йомгаклау.

Укытучы:                                                                                                    

-Бу китапларны укучылар бик яратып укьйлар. Сезгә дә ошар, китапханәдән алып укыгыз.

Ф. Хөсни-чын мәгънәсендә тел остасы. И. Гази аның турында мондый сүзләр, яза:

 « Ф. Хөсни үзе бер дөнья... Без, язучылар, Хөснинең тел байльгына сокланабыз». Аның теләсә нинди китабын ачып, теләсә кайсы битен ачсаң,  шуңда ук бу әдипне танып аласың. Әдип сүзне, беркемдә кулланмаганча, бары  тик үзенә хас җиңеллек, шаянльк-шуклык, юмор белән файдалана белә.

             Ф.Хөснигә 1972 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт 6үләге бирелде. Ф.Хөсни исемендәге премия бар. Иң беренче бу премия безнең якташыбыз - Мәгъсүм ага  Хуҗинга бирелде.

   Укытучы кыскача гына, М. Хуҗин турында әйтеп үтә, китап күргәзмәсе белән таныштыра. Шулай ук аның Т.С.Нәҗмиев белән бергә иҗат иткән «Яшә, Саба йорт»дигән китабын да күрсәтә,     

 Дәрестә  актив катнашкан укучыларга  билгеләр куела.

рәхәт яши алмыйлар.   Аларның  язмышлары  фаҗигале бетә. Я алар суга батып үләләр, я

алар машинага  бәрелеп  үләләр  һ. б.  Бу әсәрдә Госман- үчле, мәкерле егет. Аның мондый

яклары кечкенәдән ук күренә башлый. Башта ул Айдарга: «Кыз алманы сиңа атмады »,-

дип   хәрәмләшә. Ат чабышында Айдарның атына суга. Ахырда Госман Вәсилә  турында яла

 сүз әйтә, аны Айдарга тугры булмауда гаепли. Ул ике яшь парның матур буласы тормышын

ХХ йөз башы татар әдәбиятыннан йомгаклау тестлары 10 нчы сыйныф өчен

ХХ йөз башы татар әдәбиятының хронологик чикләре.       1901-1917

1905-1918

1895-1917

1908-1917

ХХ йөз башында нәшер ителгән иң озын гомерле газета.   "Фикер"

"Вакыт"

"Йолдыз"

"Тормыш"

Инкыйлаби-демократик юнәлешле газета.        "Вакыт"

"Казан мөхбире"

"Таң йолдызы"

"Нур"

Рәсми рөхсәт белән татар телендә уйналган "Өч хатын белән тормыш" драмасының вакыты.       1906, 22 декабрь

1904, 4 апрель

1906, 21 апрель

1906, 5 май

1906 елның 5 маенда Казанда рәсми төстә уйналган спектакль.            "Өч хатын белән тормыш"

"Бичара кыз"

"Кызганыч бала"

"Ике гашыйк"

Тәнкыйди реализм агымының билгесе.  кеше яшәешен тасвирлауның рухи принцибы

типик характерларның типик хәлгә куелуы

кешене яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез итеп сурәтләү

геройның бер сыйфатын гипербола дәрәҗәсенә җиткереп зурайтып сурәтләү

Яңа реалистик татар әдәбиятына нигез салучы әдип.          Ф.Әмирхан

Г.Камал

Ш.Камал

Г.Исхакый

Реалистик юнәлеш билгесе.  дошмани тирәлектә яшәүче гыйсъянчы геройның эчке дөньясын сурәтләү

хис культы

серлелеккә, билгесезлеккә омтылу

кешене тирәле җимеше итеп сурәтләү

Әсәрләрендә импрессионизм модернистик агымы сыйфатлары калку гәүдәләнгән әдип.            Н.Думави

Г.Ибраһимов

Ш.Камал

Дәрдемәнд

Яшәү мәгънәсен эзләүче ялгыз шәхеснең фаҗигасен сурәтләүче агым.       натурализм

экспрессионизм

акмеизм

экзистенциализм

"Аталар" һәм "балалар" тартышы сурәтләнмәгән әсәр.    "Алдым-бирдем"

"Тигезсезләр"

"Яшьләр"

"Ике фикер"

Г.Исхакыйның "Сөннәтче бабай" хикәсендә иң зур әдәби-эстетик мәгънә салынган деталь төре. пейзаж

психологизм

әйберләр, предметлар

портрет

Г.Тукайның Җаек чоры.           1895-1905

1895-1907

1905-1907

1905-1906 елларның беренче яртысы

Г.Тукайның халык җырлары калыбына салынмаган әсәре.           "Милли моңнар"

"Государственная думага"

"Мужик йокысы"

"Эштән чыгарылган татар кызына"

Г.Тукай иҗатына хас сыйфат түгел. миллилек

халыкчанлык

халыкчылык

гысъянчылык

Г.Тукайның горур шәхес идеясен сурәтләгән әсәре.            "Пәйгамбәр"

"Шагыйрь"

"Байроннан"

"Нәсыйхәт"

Г.Тукайны "Өзелгән өмет" шигыренең жанры.            гражданлык лирикасы

фәлсәфи лирика

күңел лирикасы

пейзаж лирикасы

Г.Исхакый иҗатында төп тема.         милләт язмышы

тариха тема

зыялылар темасы

хатын-кыз темасы

Иҗатында татар зыялы яшьләр тормышы калку сурәтләнгән әдип.    Г.Ибраһимов

С.Рәмиев

Ф.Әмирхан

К.Тинчурин

Ф.Әмирханның "Хәят" повестендагы төп каршылык.           ата һәм бала

искелек һәм яңалык

социаль каршылык

эчке каршылык

Хатын-кыз портретларында Ф.Әмирхан аеруча зур игътибар иткән деталь.  буй-сын

иреннәр

күзләр

чәчләр

Ф.Әмирхан иҗатында гәүдәләнмәгән тема.    мәхәббәт

хатын-кыз

зыялы яшьләр

гади халык тормышы

Төркиядә белем алган әдип.            М.Фәйзи

Г.Ибраһимов

Дәрдемәнд

С.Сүнчәләй

Н.Думавины башка хикәячеләрдән аерган тема.       тарихи тема

зыялылар

мәктәп-мәдрәсәләр тормышы

тормыш төбендәге балалар яшәеше

Н.Думави иҗатында башкаларга караганда калку гәүдәләнгән тема. милләт

хатын-кыз

йокы

тоткын, мәхбүс

 Дәрдемәнд лирикасына хас хис.    борчылу

шатлык

шөбһәләнү

сагыш

Ш.Камал "Акчарлаклар" повестенда мөрәҗәгать итмәгән агым.          реализм

натурализм

романтизм

экспрессионизм

Г.Ибраһимов мирасында илаһи мәхәббәт тасвирланмаган әсәр.          "Сөю-сәгадәт"

"Табигать балалары"

"Яшь йөрәкләр"

"Уты сүнгән җәһәннәм"

Г.Ибраһимовның "Табигать балалары" хикәясендә күтәрелгән мәсьәлә.    яшәү мәгънәсе

табигать һәм кеше мөнәсәбәте

зыялыларның рухи эзләнүләре

кеше бәхете

"Уты сүнгән җәһәннәм" (Г.Ибраһимов), "Тормышмы бу?" (Г.Исхакый), "Картайдым" (Ф.Әмирхан) әсәрләрен берләштерүче сыйфат.         миллилек

халыкчанлык

яшәү мәгънәсен эзләү

романтик сурәтлелек

Традицион шигырь калыбын җимерүче шагыйрь.     Г.Тукай

С.Рәмиев

Ш.Бабич

Н.Думави

Г.Камалның "Беренче театр" комедиясендәге төп каршылык.     Биби - Фатих

Факиһә - Хәбибрахман

Хәмзә бай - балалары, якыннары

Вәли - Гафифә

Г.Камалның "Безнең шәһәрнең серләре" комедиясендә композиция төре.            каймалы

тартмалы

көзгеле

дөрес җавап юк

"Галиябану" әсәренең (М.Фәйзи) милли әдәбиятка алып килгән яңалыгы. композициясе

жанры

темасы

образлар системасы

"Галиябану" музыкаль драмасының (М.Фәйзи) үзәк каршылыгын аерып әйтегез.            Галиябану-Бәдри

Галиябану-Исмәгыйль

Исмәгыйль - тирәлек (егетләр)

Исмәгыйль-Хәлил

 

                                                                                  Шарипова Сания Кашфулловна

                                                                  Башкортстан Республикасы

                                                                  Бүздәк муниципаль рйонының

                                                                  Каран гомум белем бирү мәктәбе

Матур әдәбият укытуда кызыксындыру алымнары

Эчтәлек

Кереш

1)Эшкә куелган максатлар…………………………………

2)Эшкә куелган бурычлар………………………………….

3)Актуальлек………………………………………………..

Төп өлеш

1)Укучыларның китап укырга яратмау сәбәпләре……….

2)Китап укуга кызыксыну тәрбияләү алымнары…………

а)мәкальләрдә………………………………………………

ә)табышмакларда…………………………………………...

б)китапханәләрдә……………………………………………

Йомгаклау……………………………………………………

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – балалар йөрәгенә 

матурлык, инсафлык орлыклары чәчүче………………….

Кулланылган әдәбият……………………………………….

Максат

1)Укучыларда әдәби китаплар укуга мәхәббәт тәрбияләү.

2)Әдәбият укытучылары укучылар күңелендә миһербанлык, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәбияләргә тиешлекне билдәләү, чөнки яшь специалистлар төрле конкурсларда бик теләп катнашып бармыйлар, югары сыйныфларны да укытырга бик теләп тормыйлар, урта звенога белем бирү белән генә чикләнергә тырышалар. Бу тәҗрибәле педагогларга да югары класс укучысын  үз методикасы белән китап укытуга кызыксыну тәрбяләүгә һәм иҗади эшкә өйрәтүгә күп вакытны сарыф итә.

3)Мәктәптә ата-аналар университетларының  матур әдәбият әсәрләре укытуда тоткан урыннарын күрсәтү.

4)Дәресләрне уен формасында үткәрүнең әдәбият укытуда кызыксындыру алымннарын карау.

МАТУР ӘДӘБИЯТ УКЫТУДА КЫЗЫКСЫНДЫРУ АЛЫМНАРЫ.

Безнең татар халкында “Китапсыз өй- тәрәзәсез бүлмә”,- дигән әйтем бар. Чыннан да китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр. Ә китапларны яратучының күберәк укыган саен сафланыр, ачылыр, дөньяга карашы киңәер.Китапларны күп укыган баланың күңелендә бер нинди начарлыкка да урын калмаячак. Чөнки китаплардан яхшыны яманнан аерырга, үзендәге әйбәт һәм матур гадәтләрне бәяләргә өйрәнәчәк.

Хәзерге вакытта балаларның (бигрәк тә югары классларга киткән саен) китапханәгә даими йөреүен, китап укуын тәэмин итү күп кенә катлаулы проблемаларның берсе булып тора. Балалар китап укырга яратмый. Телләр укытучысы буларак , мин бу проблема белән таныш, моңа бик борчылам.

Ни өчен балалар китап укырга яратмый соң? Чөнки заманалар алга барган саен, безнең тормыш көнкүрешебез дә яхшыра. Күңел ачу урыннарының, күңел ачу предметларының ниндиләре генә юк . Ун еллар гына элек : “Балалар телевизор яныннан китми хәзер, шуңа китап уку кимеде”,- дип әйтә идек. Бүген инде видеолар, компьютерлар барлыкка килде. Кайчан телисең шунда, ниндиен телисең шундыен карарга мөмкин.

Көннәр буе русча фильмнар карап утырып, үзебезнең татар халкына гына хас булган матур-матур йолаларны, бәйрәмнәрне, берсенән- берсе остарак рәссамнарыбыз, шагыйрьләребез, язучыларыбыз иҗатын, халкыбызның моңлы җырларын оныта баралар бит.

Матур әдәбият әсәрләре укымаганлыктан,кешеләрнең күңелендәге миһербанлык, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек сыйфатлары кими бара. Ир-атлар, хәтта хатын-кызлар арасында да, эч пошкан саен, аракыга, наркотикларга барып тотыну шулар ярдәмендә күңелеңне күтәрү очраклары күбәеп китте. Күңел күтәрүнең башка юллары да бар бит. Бөек шагыйребез Г. Тукайның “Китап” шигырен искә төшерик:

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм,бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә.

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш

Күзләремдә кибеп җитмәгән булса

Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь-

                                                           2

Шул вакыт мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам,

Рәхәтләнеп китә шунда җылы җаным, тәнем

Шуннан гына дәртемә дәрман табам.

Укып барган һәрбер юлым,һәрбер сүзем

Була минем юл күрсәтүче йолдызым,

Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,

Ачыладыр, нурланадыр күңел күзем.

Җиңелләнәм, мәгърифәтләнәм мин шул чакта,

Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка,

Ышанычым арта минем үз-үземә,

Өмид берлән карый башлыйм булачакка.

Чыннан да бер матур әсәр укыганнан соң, җан ял итә,илһам аласың, бөтенләй башка төрле уйлый башлысың. Бу әсәрне башкаларга да җиткерәсе килә.Шунлыктан балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү өстендә эшлим. Аларны китапны яратып, аның эчтәлегенә, рәсеменә сокланып, аны кадерләп, пөхтәләп тотуны таләп итәм.

Ә моны эшләүнең юллары күп төрле. Аны дәресләрдә дә, сыйныф сәгатьләрендә дә, сыйныфтан тыш эш вакытларында да эшләп була.

Ә менә китапталарга мәхәббәт уятуны, аларны укуның нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңлатуны иң беренче китап турындагы мәкальләрдән башларга кирәк дип уйлыйм, чөнки аларга бөтен кирәкле мәгьнәләр дә салынган:

Китап- белем чишмәсе.

Китапның белмәгәне юк.

Китап- бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы.

Кояш чыкса- табигать яңара, китап укысаң- күңел яңара.

Бу мәкальләрне башта ребуслар чишү ярдәмендә таптырып, аннары мәгьнәләрен аңлату өстендә эшләсәң, тагы да кызыклырак булачак.Укучылар укыган әдәби әсәрләрдән мәкаль - әйтемнәр җыйдыру буенча ярышлар үткәргәндә дә, алар бик теләп катнашалар,кем узардан ярышалар.                        4

Халык аывз иҗатын өйрәнгәндә, табышмакларны искә төшерүнең әһәмияте зур. Балаларга китап турында табышмаклар эзләргә тәкъдим итәргә кирәк. Ә алар бик күп:

1.Ача да яба. Ача да яба

Җавабын зирәк таба.

2.Кечкенә сандыкка бөтен дөнья сыйган.

3.Анда бар да бар.

4.Кат- кат катлама акылың бупса ташлама.

Китап белән дуслыкны ныгыту максатыннан авыл китапханәсенә экскурсияләр оештырабыз. Китапханәче Нәзирә апалары балаларга китапларның урнашу тәртибе турында сөйли, эчке тәртип кагыйдәләрен аңлата, китапханәнең эш планнары белән таныштыра, китап сайларга булыша. Китапханә һәм мәдәният йорты белән элемтә тотабыз.Төрле конкурсларда, кичәләрдә катнашабыз. Моның өчен бик күп матур әдәбият әсәрләрен укып чыгарга туры килә.Ике атнага бер тапкыр газета – журналларга күзәтү үткәрәбез. Укучылар төрле жанрларга анализ ясыйлар: иң яратып кабул ителгәне, әлбәттә, әдәби жанр. Яңа әдәби әсәр нәрсә турында, автор моның белән нәрсә әйтергә теләгән, бу китапны кем беренчерәк укып чыккан ул укучы аны мәктәпкә алып килеп, башкаларны да таныштыра. Матур рәсемнәрен күрсәтеп, сәнгатьле,чын күңелдән шул китаптагы герой роленә кереп, ул аны укып чыга. Тыңлаучылар бу китапны уку өчен чиратка язылалар. Сыйныфтагы һәр укучы үзенең китапханәдән алган китабын алып килә һәм иптәшләренә үзенә ошаган бик матур бер әкиятен яки хикәясен сөйләп күрсәтә. Бу очракта башка балаларда да иптәшләре укыган китатапка карата кызыксыну уяна.

Әдәбият дәресләрендә өйрәнеләчәк язучының яки шагыйрьнең китапханәдә яки укучыларда булган барлык китаплары белән таныштырыла һәм һәркемгә берәр китабын укып чыгарга өй эше бирелә.

Безнең мәктәптә ата-аналар университеты “Соңгы тапкыр балагыз белән кайчан нинди китап укыдыгыз?”- дигән сорау белән башланып китә. Бу бәләкәй генә җөмлә зур көчкә һәм тәрбиягә ия.

Мәктәптә йөгереп яки тавышланып йөргән укучыны күргән директорыбыз Зилә Латыпова аңа кисәтү ясамый, тыныч кына кабинетына чакырып кертә дә урындыкка утыртып, кулына китап тоттыра һәм кычкырып укырга куша.

Мин үзем ел саен якташ язучылар белән очрашу үкәрәм. Әсәр, аның авторы, укучы өчесе бергә очрашкач, бөтенләй башкача кабул ителә. Мәктәбебезнең элеке укучысы Айдар Зәкиев чакырган кунагыбыз, горурлыгыбыз. Укучылар аның хикәяләре белән яхшы таныш, матбугатта басылуын чын мәгънәсендә сагынып көтеп алалар. Гали Гатауллинның ”Актауга кайтам әле”, “Хәтирә” китапларының безнең якташларыбыз турында булуы күңелгә сары май булып ятты. Балалар, язучының күреп бетермәгәннәрен күрергә теләп, эзләнү эшләре башлап җибәрделәр: күп китаплар укыдылар, архивта утырдылар, Чечин җирендә хезмәт иткән запастагы сугышчылар белән очраштылар, Бөек Ватан сугышыларда катнашкан Рәшит Латыповның көндәлекләрен табып алдылар, бай гына материал тупладылар. Шуларга нигезләнеп, үзем дә китап язып ташладым.(Үземнең китапларны күрсәтәм)                     4

Уку елының икенче яртысында дәрес- зачетлар үткәрәбез. Югары сыйныф укучыларына түбән сыйныфтан берәр укучы тәгаенлим. Алар үзләре укыган китапларны тәкъдим итәләр: әсәр буенча сораулар төзиләр, канатлы сүзләр җыялар, илюстрацияләр төшерәләр, бергәләп зачеткалар эшлиләр, соңнан шул әсәрләрне укырга чакырып, агитацион газеталар чыгаралар.(Газеталарны күрсәтәм).

Укучыларның әдәби әсәрләрне аз укуы сөйләм һәм фикерләү сәләтенең түбәнәя баруына китерә, сүз байлыгын ярлыландыра. Дәрес – бенефис үткәрү дә бу мәсьәләне бер кадәр хәл итәргә ярдәмләшә. Аның төп герое- бенефициат – иң күп китап китап укучы. Аны бөтен класс сайлый. Бу укучыга таләпләр зур: класста иң эрудицияле укучы булырга, әдәбият дәресләрендә дөрес җавап бирергә тиеш.

Дәрес – уен ныклы әзерлек сорый. Беренчедән, бенефицицант үзе укыган китаплар күргәзмәсе оештыра, классташлары белән зур булмаган инценировка, өзек, яттан шигырь өйрәнә. Икенчедән, башка укучылар бенефициант белән интерью өчен сораулар әзерли.

Укучылар китаплардагы уңай геройларның яхшы сыйфатларын үзләренә үрнәк итеп алырга, тискәре геройлардагы начар гадәтләрне табып, аларны үзләрендә булдырмаска кирәк икәнлегенә төшенергә тиешләр.

Китаплар бик күп. Төрле яшьтәге кешеләр, сәламәтлекләре төрлечә булган кешеләр дә укый алырлык теләсә нинди формадагы китаплар бар хәзерге заманда.Укырга кермәгән балалар өчен рәсемнәрдән генә төзелгәннәре, укырга өйрәнеп кенә килүче балаларга иҗекләргә бүленеп язылганнары, эре һәм вак хәрефлеләре, сукырлар өчен бармак белән капшап укый торганнары һәм башка бик күп төрле китаплар бастыра безнең нәшриятларыбыз.

Димәк һәр кеше өчен китаплар укырга, аларнны яратырга мөмкинлекләр бар.

“...Китапханә һәркем чакырылган, һәркем анда үзе эзли торган ризыкны табачак ачып куелган фикерләр өстәле ул” - дигән А.И.Герцен.

Сездә китапханәләргә йөрегез, китапларны яратыгыз,үзегездә булган мәхәббәтне балалар күңеленә күчерә белегез.

Кулланылган әдәбият

1.Абдрәхимова Я.Х. «Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү».-Казан. «Мәгариф» нәшрияты, 2009

2.Зәкиев А. Кешеләр илендә.-Уфа.: Китап, 2006.

3.Шарипова С. Әйтер сүзем бар.- Уфа.: БГУ,2009.

4.Шәрипова С. Авылдашларыма бүләк.-Буздяк,2010.

 

                               Сания ШәриповаБүздәк районы Каран мәктәбе

                                       11 нчы сыйныф

 

Тема:   А.Гыйләжев “Әтәч менгән читәнгә”

Максат:  1.Язучының биографиясен искә төшерү һәмбелгәннәрне тулыландыру, ижатына карата кызыксыну уяту.

                2.Туганнарның, дусларның кадеренбелергә кирәклеген истә тотарга кирәлегенә инандыру.

                3. Әсәрнең идея-тематикасын ачыклау.

I.Язучының  биографиясен искә төшерү.

АязМирсәет улы Гыйләжев 1928 Тат. Сарман р-ны, укытучы гайләсе.

Казануниверситеты

Казахстан якларында төзелештә эшли

Журналда әдәби хезмәткәр һәм редактор вазифасын башкара

II.Репрессия еллары. А.Гыйләжев һәм Алексей Литвин бергәләп ижат иткән “Мостафа”повесты.Повестагы геройларның тормыштан алынганлыгы, ни өчен Мостафа кебек үзе дә аңламастан кеше атучылар килеп чыгуы турында фикер алышу.

1.Кереш өлешнең тоткан урыны.

2.Мостафа– комсомол.

3.Тарихта һәм әсәрдә 1933 нче ел.

4.Беренче ату-кеше үтерү.

5.Шәһәр тормышы.

6.Күрәзәлек.

7.Кан исе.

III.60 нчы елдан  башлап ул татар әд-нең күренекле прозаигы һәм тат . театры өчен пьесалар язучы драматург.

“Өчаршин жир”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят”, “Мең чакырым юл”, “Жога көн кич белән”.

        8нче сыйныфта өйрәнгән сугыш чоры авылы темасына багышланган “Язгы кәрваннар”ны искә төшерү, Геройларны санап чыгу (Әдилә,Дамир, Ибраһим, председатель Хәкимжан абый, Сабираттәй), кешеләр язмышытурында сөйләшеү.

        IV. Мансур Гыйләжев “Әтием сабаклары”

V.”Әтәч менгән читәнгә                   

Әтәч

Гөлмәрьям

Мирфатыйх

Мидхәт

Әнәс

Лимон төсле жигули

Гөлбикә, Сәләхетдин

Хәйдәр

Зәйтүн

Москвич чия төсле

Кыз Гөлсара аз сөйләшә,4 яшькә зур,өр яңа жигулилы

 

Эчтәлекнебелүләрен тикшерү өчен әдәби диктант.

 1.Кош-кортны аякка бастырган нинди вакыйга була?

2.Әтчкә кем нәрсә белән ата?

3.Әнәскә кепка ни өчен алынган?

Продолжение »

Создать бесплатный сайт с uCoz