…
4.Сәләхетдинабый ни өчен Зәйтүнгә велосипед алмый? 5.Ике күршенең бозылышуы нинди вакыйгадан башлана?
6.Кала кунакларына хәзер нәрсә генә эләгә?
7.Хәйдәр белән Мидхәт бергә кайда укыйлар?
8.Практика вакытында нинди хәлгә юлыгалар?
9.Штрафтүләргә язу килгәч, әти-әниләре нәрсә ди?
10.Хәйдәр акча эшләүнең нинди юлын таба?
11.Үзеннән 4 яшькә зур Гөлсарага ни өчен өйләнмәкче була?
12.Гөлбикәне кешенең кайсы ягы кызыксындыра?
13.Хәйдәр башта кире уйласа да , нигә Гөлсарага өйләнергә була?
14 Мидхәт беләнХәйдәр нәрсә ярыштыра?
VI.Йомгаклау.
1.Төп конфликт кемнәр арасында була?(Гөлбикә,Сәләхетдин—Гөлмәрьям,Мирфатыйх)
2.Яшь чактан ук киләме?
3.Бәрелеш кайчан башлана, ничек үрелеп китә?
-Әнәс,Зәйтүн(талашу, үчләшү, уку...)
-Хәйдәр б-н Мидхәт (уку, трактор,армия,эш, өйләнү, машина ярыштыру...)
-Жәмил(авыл) б-н Вәзилә(шәһәр)
Сәкинә
Зөфәр-Фирүзә, Хәйретдин карт.
4.Нәрсә билгеле була, ни өчен кабат дуслашырга мәжбүр булалар? (Яшисе килүякынайта)
5.Әсәр ни өчен “Әтәч менгән читәнгә” дип атала? Язучы нәрсә әйтергә тели?
9 нчы сыйныф имтихан билетларының беренче сорауларындагы темалар буенча әзерләнгән текстлар һәм аларга сораулар.
1. Мин һәм минем гаиләм.
2. Мәктәп.
3. Телләр белгән- илләр гизгән.
4. Дуслык.
5. Көн режимың турында сөйлә.
6. Бәйрәмнәр.
7. Әдәплелек кагыйдәләре.
8. Киемнәр.
9. Һөнәрләр.
10. Татар язучысы.
11. Габдулла Тукай турында.
12. Ел фасыллары.
13. Юл йөрү кагыйдәләре.
14. Җәйге ял итү урыннары.
15. Татарстан Республикасы.
16. Казан.
17. Туган җирем- Алабуга.
18. Табигать- уртак йортыбыз.
19. Сәламәтлек- зур байлык.
20. Компьютерның файдасы.
Билет №1
Мин һәм минем гаиләм.
Минем гаиләм зур. Гаиләмдә 5 кеше. Әбиемнең исеме -Екатерина Викторовна. Аңа 58 яшь. Әбием кыска буйлы, чал чәчле, пөхтә. Әбием- яхшы күңелле, тәмле телле кеше.Ул безне һәрвакыт тәмле ризыклары белән сыйлый. Әбием безгә кыстыбый, өчпочмак, пицца, алма, кәбестә, балык пироглары пешерергә ярата. Минем әбием иң оста коймак пешерүче дә. Иптәш кызларым шулай диләр. Ул хәзер пенсиядә.
Ә бабам 6 ел элек үлде. Бабам пеләш, мыеклы, кыска буйлы, ябык иде. Аның ашказаны авыртты. Ул бик яхшы кеше иде. Бабам Михаил Петрович исемле булды.
Әнием аларның бердән-бер кызы. Аның исеме -Галина Михайловна. Аңа 38 яшь. Ул мәктәптә китапханәче булып эшли. Әнием үз эшен бик ярата. Әниемне укучылар да, укытучылар да хөрмәт итәләр. Ул тыныч холыклы, ягымлы, кешелекле. Әнием озын буйлы, кыска кара чәчле, күзлекле.Ул зәвык белән киенергә ярата.
Ә әтием автобус йөртүче булып эшли. Ул автобусы белән кешеләрне төрле шәһәрләргә йөртә. Аның эше бик җаваплы, чөнки ул кешеләрнең тормышы өчен җавап бирә. Әтием игътибарлы, аралашучан, сабыр. Ул- озын буйлы, таза, кара бөдрә чәчле матур кеше. Аңа 41 яшь.
Апам миннән ике яшькә олырак. Ул 11нче сыйныфта укый. Аның исеме- Елена. Апам озын буйлы, ябык. Ул әнием кебек кыска кара чәчле. Ул бизәнергә һәм матур киенергә ярата. Апам компьютер курсларына йөри. Буш вакытында өйдә дә, компьютер белән шөгыльләнә. Ул төрле программалар төзи, презентацияләр ясый. Апам программист булырга хыяллана.
Ә минем исемем- Марина. Мин 9 нчы сыйныфта укыйм. Мин әниемә дә, әтиемә дә охшаганмын. Мин уртача буйлы, озын кара бөдрә чәчле. Мин шаян, сөйләшергә, тәмле ашарга яратам. Буш вакытта бию түгәрәгенә йөрим, чөнки биергә яратам. Бию белән төрле конкурсларда катнашам. Минем хыялым: мәдәният училищесына укырга керү.
Безнең гаилә дус. Без өйдә бөтен эшне бергә эшлибез. Мин әбием белән ашарга пешерәм. Әнием апам белән өй жыештыралар. Ә әтием эштән соң тәмле ашый, телевизор карый, чөнки ул иртә китә, соң кайта.
Әтиемнең әти-әнисе авылда яши. Әбием пенсиядә. Әтием- аларның кече улы. Бабам да пенсиядә. Әбием белән бабам- яхшы күңелле кешеләр. Ә әтиемнең абыйсы гаиләсе белән күрше авылда яши. Авылда эш күп, шуңа күрә алар безгә сирәк киләләр. Без үзебез аларга кунакка ешрак кайтабыз.
Мин үз гаиләмне бик яратам һәм хөрмәт итәм.
Тема буенча сораулар:
- Гаилә кемнәрдән тора?
- Ир кешенең гаиләдәге роле? Хатынның роле?
-Ни өчен гаиләләр ныгый?
-Ни өчен гаиләләр җимерелә?
- Гаиләдә ничә кеше?
- Маринаның әти-әнисе кайда һәм кем булып эшлиләр?
- Аның әбисенә ничә яшь?
- Бабасы исәнме?
- Алар кемгә охшаганнар?
- Әтисенең әти-әнисе кайда яши?
- Мариналарның башка туганнары бармы?
- Аларның гаиләсе дусмы? Син ничек уйлыйсың?
Билет №2 (1)
Мәктәп.
Мәктәп сүзе татар теленә гарәп теленнән кергән. Ул уку йорты дигәнне аңлата. Хәзерге көндә мәктәпнең бик күп төрләре билгеле. Дәүләт мәктәпләре, хосусый мәктәпләр дә бар. Дәүләт мәктәпләрендә уку түләүсез, ә хосусый мәктәпләрдә уку түләүле. Малайлар яки кызлар гына укый торган мәктәпләр дә була. Күп мәктәпләрдә кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнәләр.
Безнең мәктәп Мәрҗани урамында урнашкан. Ул 4 катлы, сыйныф бүлмәләре зур һәм якты. Безнең мәктәп – фәннәрне тирәнтен өйрәтүче, гомуми белем бирүче дәүләт мәктәбе.Теләгән һәр укучы безнең мәктәптә укый ала, уку түләүсез. Мәктәптә барлыгы 1516 укучы белем ала. Мәктәбебез –рус мәктәбе, руслар белән бергә татарлар, чувашлар, марилар һәм башка күп төрле милләт балалары бездә белем ала. Мәктәптә махсус мәктәп формасы кию мәҗбүри. Укучылар бик рәхәтләнеп формадан йөриләр. Безнең мәктәптә дәресләр иртән сәгать 8 дә башлана, 6 нчы дәрес көндезге сәгать1 тулып 25 минутта бетә. Мәктәбебезнең директоры Кузьмин Владимир Сергей улы. Мәктәптә барлыгы 105 укытучы балаларга белем бирә. Мәктәптә 1 спортзал, актлар залы, бай китапханә, зур ашханә бар. Китапханә заманча җиһазландырылган. Интернеттан төрле үзеңә кирәкле мәгълүматлар алырга була.. Мәктәптә төрле очрашулар, кызыклы кичәләр, КВНнар гел үткәрелеп тора.
Безнең мәктәп-миллионер мәктәп, төрле конкурсларда даими катнашып килә. Кабинетлар яңача җиһазландырылган. 8 кабинетта интерактив такта бар. Минемчә, белем алу өчен укучыларга бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәпнең үз инструменталь вокал ансамбле бар. Мәктәбебез Германиянең Вальхайм шәһәре укучылары белән тыгыз элемтәдә тора. Мәктәптәге чисталыкка үзебез җавап бирәбез. Атна саен график нигезендә дежур итәбез.
Минем исемем- Оля. Миңа 14 яшь. Мин рус милләтеннән, тугызынчы сыйныфта укыйм. Безнең сыйныфта 25 укучы, шуларның унысы- малайлар. Безнең сыйныф бик тату. Уку елы дәвамында театрларга, музейларга йөрибез. Математиканы быел яңа укытучы укыта. Безнең сыйныфка яңа укучылар килде. Алар икәү: Слава һәм Фирүзә. Слава-Чаллыдан, Фирүзә үзебезнең шәһәрдә 2 нче мәктәптә укыган.
Мәктәптә минем дусларым күп, ләкин иң якыны бер генә. Аның исеме- Валя. Ул рус телен яхшы белә, шуңа күрә ул күп олимпиадаларда катнаша. Ул яхшы кыз. Валя чиста һәм пөхтә киенә, беркайчан да дәрескә соңга калмый, яхшы укый, кешеләргә ярдәмчел, өйдә әти-әнисенә булыша. Ул һәрвакыт яхшы күңелле, шуңа күрә аның белән бик рәхәт! Без аның белән бергә балалар бакчасына йөрдек, аннан без бергә мәктәпкә укырга килдек. Хәзер дә бергә укыйбыз. Без өй эшләрен бергә эшлибез, мисаллар чишәбез, язма эшләргә әзерләнәбез
Мин төгәл фәннәрне яратам. Мин тырышып укыйм, дәресләрне һәрвакыт әзерләп килергә тырышам, рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнәм. Мин бию түгәрәгенә йөрим. Буш вакытларымда китап укыйм, Интернет аша дусларым белән аралашам, әнигә булышам
Миңа мәктәбем бик тә ошый, шуңадыр ул миңа бик тә кадерле.
Тема буенча сораулар:
1) Сезнең мәктәптә нинди чит телләр өйрәнелә?
2) Мәктәптә нинди түгәрәкләр эшли?
3) Мәктәбегездә Белем көне ничек үтте?.
4) Дүшәмбе көнгә уку расписаниесен әйт.
5) Син мәктәптә һәм уку кабинетында үзеңне ничек тотасың?
6) Синеңчә, мәктәп һәрвакыт матур,чиста булсын өчен нишләргә кирәк?
7) Дежур укучы сыйныфта нинди эшләр башкара?
8) Синең начар билгеләр алганың бармы?
9) Сиңа нинди фәннәр авыр бирелә?
10) Сезнең мәктәптә тәнәфесләр ничек үтә?
11)Сездә мәктәп формасы бармы?
12) Син нинди фән белән кызыксынасың?
13) Ничек уйлыйсың,син әдәпле, тәрбияле укучымы?
14) Син мәктәпкә теләп йөрисеңме?
Билет №3 (1)
Телләр белгән – илләр гизгән.
Барлык милләт кешесенең дә үз теле бар. Беренче сүзен шушы телдә әйтә. Ата-ана теле – барлык милләт кешеләре өчен дә җанга якын тел. Һәр милләт кешесе шушы телдә аңлый башлый, беренче китабын укый, шушы телдә ишетә һәм сөйләшә.
Мин үзем рус милләтеннән. Минем туган телем - рус теле. Мин Татарстанда яшим. Татарстанда күп милләт кешеләре яши, алар барысы да татар телен өйрәнәләр. Чөнки Татарстанда ике дәүләт теле: рус теле һәм татар теле. Мин дә татар телен өйрәнәм.
Татар теле – дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсе. Бүгенге көндә татар телендә 7 миллионнан артык кеше сөйләшә. Шуның ике миллионга якыны – Татарстанда, калганы Россиянең төрле төбәкләрендә һәм Финляндия, Төркия, Кытай, Америка, Германия, Япония, Австралия, Румыния, Польша кебек чит илләрдә яши.
Теләге булган кешегә телләрне өйрәнергә бөтен мөмкинлекләр бар. Безнең мәктәптә татар теле беренче сыйныфтан, инглиз теле икенче сыйныфтан өйрәтелә. Мин телләрне тырышып өйрәнәм, чөнки телләр белүче кешеләр өчен бик күп илләр, чикләр ачык.Чит телләрне белүчеләр башка халыклар белән таныша, дуслаша, аралаша ала. Төрле телләр белүчеләргә күп кеше соклана, кызыга.
Чит телдә сөйләшергә өйрәнү өчен, теләк кенә җитми, зур тырышлык, яхшы хәтер кирәк. Чит телне өйрәнергә теләгән кеше башта шушы тел фонетикасының, грамматикасының башлангыч курсын һәм күпмедер сүз өйрәнергә тиеш. Һәр телнең актив сүзлеге бар. Актив сүзлек ул – иң кирәкле, шушы телдә еш әйтелүче сүзләр. Бу сүзләр ярдәмендә без гади сораулар бирә алабыз һәм гади сорауларга җавап бирә алабыз. Чит тел өйрәнүнең башлангыч курсын өйрәнү безгә шушы телдә аралашырга, аңлашырга мөмкинлек бирә.
Нинди дә булса чит тел өйрәнәсебез килсә, безгә шул телдә күбрәк сөйләшергә кирәк. Радио тыңларга, телевидение тапшырулары карарга, магнитофон язмалары тыңларга кирәк. Телне даими өйрәнергә кирәк, һәр көн яртышар сәгать өйрәнү яхшырак. Тел өйрәнү өчен кирәкле материалларның һәрвакыт үзең белән булуы, мөмкинлек булганда, өйрәнә торган телдә сөйләшү, уку, язу, сөйләгәнне тыңлау зур ярдәм итә. Транспортта барганда да, чират торганда да вакытны файдалы үткәрергә була. Бу вакытны тел өйрәнүгә файдаланырга була.Менә шулай эшләгәндә телләрне өйрәнергә күпкә җиңелрәк була.
Тема буенча сораулар:
1)Ни өчен Татарстанда рус телен дә, татар дә өйрәнергә кирәк?
2)Сезнең мәктәбегездә нинди телләр өйрәтәләр?
3)Ә син нинди телләр өйрәнәсең?
4)Син ул телләрне ничәнче сыйныфтан өйрәнәсең?
5)Кайсы телдән яхшы тәрҗемә итәсең?
6)Нинди телдә яхшы сөйләшәсең?
7)Телләрне ничек өйрәнәсең?
8)Сиңа нинди телне өйрәнү ошый?Ни өчен?
9)Татар теле дәресе атнага ничә тапкыр була?
10)Кайсы көннәрне була?
11)Өй эшләрен җиңел эшлисеңме?
12)Татар теле дәресендә нәрсәләр эшлисез?
13)Син ничә телдә сөйләшә аласың?
14)Гаиләгездә нинди телдә аралашасыз?
15)Телләр белү нәрсә өчен кирәк?
Билет №4 (1)
Дуслык һәм минем дустым.
Минем якын дустым бар. Аның исеме -Настя. Ул бик акыллы, ягымлы, тыйнак кыз. Дустым белән аралашу миңа бик ошый, чөнки ул бик шәфкатьле, кызыксынучан. Без аның белән инде кечкенәдән дуслар.
Аның чәчләре кара төстә, озын. Күзләре дә кара төстә, алар гел көлеп тора . Дустымның холкы да бик ипле, ул үпкәчел түгел, беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Мин дустым белән мәктәптә генә түгел, буш вакытларымда да бергә булырга тырышам.
Дустымның гаиләсе дә бик тәртипле. Аның әнисе мәктәптә укыта, әтисе-төзүче. Сеңлесе без укыган мәктәптә 5 нче сыйныфта укый, энесе балалар бакчасына йөри. Мин аларга еш барып йөрим. Әнисе безне ял көннәрендә тәмле ризыклар белән сыйлый. Безнең гаиләләребез дә үзара аралаша.
Дустымның яраткан шөгыле бар. Ул чигү чигәргә һәм бәйләргә ярата. Мине дә бу эшләргә өйрәтә .
Безнең ошатып йөргән егетләребез бар. Минемчә, беренче чиратта дуслык мөһим, ә мәхәббәт дигән саф хис барлыкка килә икән , без аңа да әзер. Мәктәп елларында малайлар һәм кызлар арасындагы дуслык бик матур була.Ул дуслык безне тәртипле, акыллы, җыйнак булырга, яхшы укырга һәм дуслыкның кадерен белергә өйрәтә. Дустым белән безнең фикеребез шундый.
Тема буенча сораулар:
1.Әти-әнидән һәм туганнардан башка тагын кем кирәк?
2.Дустың булу нәрсә дигән сүз?
3.Авторның дусты нинди кыз?
4.Мәкальгә нигезләнеп , нинди дус сайларга кирәклеген сөйләгез.
5.Авторның дустының гаиләсе турында сөйләгез.
6.Авторның дустының яраткан шөгыле турында сөйләгез.
7.К.Насыйриның дуслык турында әйткән фикерләрен аңлатыгыз.
8.Синең дустыңның сиңа ошамаган сыйфатлары бармы?
9.Сиңа дус нигә кирәк?
10.Ничек уйлыйсың, син үзең чын дусмы?
Билет №5
1.Көн режимың турында сөйлә.
Көндәлек режим ул- көндәлек эшне, йокыны, ашау-эчү, ялны дөрес оештыру. Йокыдан тору- яту, иртәнге, көндезге, кичке аш ашау, ял итү, дәрес әзәрләү кебек һәр көн кабатлана торган эшләрне билгеле бер вакытта эшләргә гадәтләнергә, бераз ял итәргә, йоклар алдыннан ашамаска күнегергә кирәк.
Мин йокдыан гадәттә сәгать җидедә торам. Зарядканы һәр көн ясарга кирәклеген беләм, ләкин кайбер көнне иренәм, я өлгермим. Һәр көн бер үк эшләр кабатлана: юынам, сөртенәм, чәчемне тарыйм, киенәм. Сигезенче яртыда мин иртәнге ашны ашыйм һәм мәктәпкә җыенам. Портфелемне кичтән тутырып куярга тырышам. Мәктәп безнең өйдән ерак түгел, шуңа күрә дәресләр башланганчы 20 минут алдан өйдән чыгып китәм. Мин мәктәпкә жәяү барам, чөнки жәяү йөрү сәламәтлек өчен бик файдалы.
Дәресләр сигездә башлана. Гадәттә, безнең алты дәрес була. Сәгать уникедә тәнәфестә ашханәдә ашыйм. Сәгать икедән соң мәктәптән кайтам һәм көндезге ашны ашыйм. Атнага өч тапкыр спорт секциясенә (бию түгәрәгенә) йөрим. Аннан соң өйдә булышам: бүлмәләрне жыештырам, идән себерәм, гөлләргә су сибәм, савыт-саба юам. Вакытым булганда, урамда дусларым белән саф һавада йөрим. Сәгать кичке биштән соң дәрес әзерли башлыйм, чөнки аңа күп вакыт кирәк. Кичке сәгать жидедә гаиләбез белән кичке ашны ашыйбыз. Дәрес әзерләгәннән соң буш вакыт калса, теливизор карыйм яки китап укыйм. Сәгать унбердә йокларга ятам. Кайвакыт сәгать уникегә кадәр дә утырам. Дәресләрдән тыш бик күп өстәмә материаллар дә укырга туры килә, чөнки имтиханга бик тырышып әзерләнергә кирәк. Интернеттан да бик күп кирәкле мәгълүматны эзлим һәм өйрәнәм.
Ял көннәрендә буш вакыт күбрәк була. Мин аны гаилә белән үткәрергә яратам.
Тема буенча сораулар:
1) Көндәлек режим ул-нәрсә?
2) Иртән мәктәпкә барганчы син нишлисең?
3) Мәктәпкә нишлисең?
4) Мәктәптән кайткач нишлисең?
5) Буш вакытың күпме? Син аны ничек үткәрәсең?
6) Ял көннәрендә нишлисең?
Билет №6 (1)
Бәйрәмнәр.
Бәйрәмнәрне һәркем ярата, чөнки ул кешегә шатлык китерә, кәефне күтәрә, хәтта җырлыйсы килә. Бәйрәмгә әзерләнү - үзе күңелле.
Яңа ел бәйрәме - иң матур бәйрәм. Бу бәйрәмне барлык кешеләр, бигрәк тә балалар яраталар, чөнки аларның кышкы яллары да шушы вакытта башлана.
Быел без Яңа елны туганнар белән каршыладык. Түбән Камадан әниемнең апасы ире белән килде. Бәйрәм күңелле дә, мәшәкатьле дә булды. Барыбызга да эш җитте. Мин әни белән өйне җыештырдым, тузаннарны сөрттем, чүп чыгардым. Әти белән абый кибеттән ашамлыклар алып кайттылар. Сеңлем өстәлгә савыт- сабаларны тезде. Бергәләп салатлар ясадык. Кунаклар да безгә булыштылар.
Кич белән без урамга чыктык. Төнге шәһәр ерактан балкып тора. Урамнар матур итеп бизәлгән. Мәйдан уртасында зур яшел чыршы. Ул матур итеп киенгән. Аның янында Кыш бабайның, Кар кызының боздан ясалган сыннары басып тора. Музыка яңгырый. Урамда кеше күп, әйтерсең , бар халык урамга чыккан. Кемдер бии, кемдер җырлый. Кешеләр бер- берсен бәйрәм белән котлыйлар, исәнлек- саулык телиләр.
Раштуа – дини бәйрәм. Ул гыйнварның беренче атнасында үткәрелә. Бу вакытта көннәр бик салкын була, шулай булса да, туганнар ата - ана йортына җыелырга тырышалар. Алар бер - берсен бәйрәм белән котлыйлар, бүләкләр бирешәләр. Кайбер кешеләр бүләкләрне чыршы төбенә куялар. Аннары аларны иртән бөтен гаилә белән җыелып ачалар. Раштуа алдыннан туганнарга, дусларга котлау открыткалары җибәрәләр. Хәзерге вакытта электрон почта аша котлыйлар, смс хәбәрләр җибәрәләр.
Татар халкының милли бәйрәмнәре күп: Нардуган, Нәүрүз, Карга боткасы, Сөмбелә бәйрәмнәре.
Нәүрүз - мөселманча Яңа ел бәйрәме. Ул 21 мартта бәйрәм ителә. Бу көн белән төн тигезләшкән вакыт. Бәйрәмнең төп герое - Нәүрүзбикә. Ул уңган, кыю кыз. Нәүрүзбикә кешеләрне бәйрәм белән котлый, матур теләкләр әйтә. Кызлар һәм малайлар өйдән- өйгә йөриләр, хуҗаларга такмаклар әйтәләр, ә хуҗалар аларга бүләкләр бирәләр. Бу бәйрәмдә карт әбиләргә, бабайларга ярдәм итәләр:су китерәләр, өйләрен җыештыралар, кар чистарталар. Кешеләр бу бәйрәмне яраталар, чөнки салкын кыш үтеп китә, табигать уяна, урамда кояш елмая, җылы көннәр башлана, яз килә.
Минем иң яраткан бәйрәмем - Сабан туе. Бу бәйрәм җәй башында , табигатьнең матур җирендә,Чулман елгасы янында, зур яшел мәйданда үткәрелә. Якында гына каен, нарат урманнары үсә. Мин ел да дусларым белән шәһәребез Сабан туена барам.
Бәйрәм башлангач, язгы чәчүдә бик яхшы эшләгән механизаторларны котлыйлар, аларга бүләкләр бирәләр, рәхмәтләр әйтәләр. Без ат чабышын карарга яратабыз. Сабан туенда төрле уеннар үткәрелә: багана башына менү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу һ.б. Әти белән әни татарча милли көрәшне карарга яраталар һәм концерт тыңлыйлар. Көрәш батырына кыйммәтле бүләк бирәләр. Бәйрәмдә төрле сувенирлар сатып алырга, татар халкының милли ашларын ашарга була.
Сабан туе миңа бик ошый!
Алабуга шәһәрендә 2008 нче елдан бирле август аенда Спасс ярминкәсе үткәрелә. Ул Шишкин буалары янында 3 көн дәвам итә. Бу ярминкәгә бөтен Рәсәйдән осталар җыела, алар үзләренең кул эшләрен халыкка күрсәтәләр һәм саталар. Нәрсә генә юк анда! Картиналар, сувенирлар, матрешкалар, шамаилләр, бизәнү әйберләре, кәрзиннәр... .Монда курчак театрының, клоуннарның, артистларның, гади кешеләрнең чыгышларын карарга була. Шулай ук төрле уен мәйданчыклары эшли. Теләсәң, үзең дә уеннарда катнаша аласың.
Бу бәйрәмгә мин дустым Саша белән бардым. Без күргәзмәләрне карап йөрдек. Аннары төрле уеннарда катнаштык: күлдән балык тоттык, дөягә утырып йөрдек, уктан аттык. Безгә бик ошады.
Сораулар:
1. Сиңа нинди бәйрәм ошый?
2. Дусларыңны, туганнарыңны бәйрәм белән котлыйсыңмы?
3. Яңа елны кем белән һәм кайда каршыладың?
4. Яңа ел табынын кем әзерләде?
5. Татар халкының нинди милли бәйрәмнәре бар?
6. Гыйнвар башында нинди бәйрәм була?
7. Нәүрүз бәйрәме турында нәрсә беләсең?
8. Сабан туе бәйрәмендә, уеннарда син катнашасыңмы?
9. Сабан туенда нинди уеннар үткәрелә?
10. Алабуга шәһәрендә Спасс ярминкәсе ничәнче елдан бирле үткәрелә?
Билет №7 (1)
Әдәплелек кагыйдәләре.
Безнең тормышыбызда элек- электән кабул ителгән әдәплелек кагыйдәләре бар. Кеше үзен коллективта, урамда, җәмәгать урыннарында матур һәм дөрес тота белергә тиеш. Акыллы, тәрбияле кеше үзен башкалар алдында яхшы яктан гына күрсәтә. Аның өчен гаиләдә, йортта кечкенәдән үк әти- әниләр, әби – бабайлар балаларны тормышка әзерлиләр, тәрбиялиләр.
Тормышта үз – үзеңне әдәпле, матур тоту кагыйдәләрен күп урыннарда үтәргә кирәк. Мәсәлән, мәктәптә укучы бала дәрескә куелган таләпләрне - өй эшен үти, аяк һәм өс киемнәрен чиста йөртә, дәресне игътибар белән тыңлый. Ә урамда юл йөрү кагыйдәләләрен үтәргә кирәк. Кагыйдәләрне белмәсәң яки үтәмәсәң, төрле күңелсез хәлләр, тавыш, шау- шу туарга, яки көлкегә калырга мөмкин.
Мәктәптә кайбер малайлар кызларны рәнҗетәләр, үртиләр, чәчләреннән тарталар, сугалар. Үзләрен тупас, әдәпсез тоталар. Әдәпле булу модада түгел дип уйлыйлар. Кайбер кызлар, киресенчә, артык оялчан, ямьсез, таза малайлардан көләләр. Әдәпле кешеләр сине тыңлый беләләр, синнән көлмиләр, кимчелекләреңне гафу итә беләләр.
Әгәр кеше киң күңелле, намуслы, туры сүзле, әдәпле булса, аның белән озак дуслашып була.
Әдәпле бала транспортта өкәннәргә, баланы хатын- кызларга урын бирә. Аларга транспортка керергә һәм аннан чыгарга булыша. Транспортта кычкырып сөйләшми, көлми, башкаларга комачауламый.
Татар халкында “Әдәп башы - тел”, “Әдәпленең күлмәге сәдәпле”, “Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар” дигән мәкальләр бар. Чынлап та, кеше акыллы, тәртипле булса гына, ул матур күренә.
Кунакка баруның да аерым кагыйдәләре бар. Кунакка алдан сөйләшеп, тиешле вакытта барырга кирәк. Фатирга ишек шакып яки звонокка басып керергә кирәк. Кунаклар белән матур итеп исәнләшергә, киемне элгечкә эләргә, хуҗа нинди уеннар әзерләгән, шуларны уйнарга һәм башка кунаклар белән бервакытта, табын, сый өчен хуҗаларга рәхмәт әйтеп, саубуллашып китәргә кирәк.
Әгәр сез үзегезне акыллы, тәртипле, әдәпле тотсагыз, башкалар да сезне хөрмәт итәрләр, яратырлар.
Тема бенча сораулар:
1.Кеше үзен коллективта, урамда ничек тотарга тиеш?
2. Акыллы кеше үзен ничек тота?
3. Балаларны кайда һәм кемнәр тормышка әзерлиләр?
4. Укучыларга мәктәптә нинди таләпләрне үтәргә кирәк?
5. Нинди кеше белән озак дуслашып була?
6. Әдәпле бала транспортта үзен ничек тота?
7. Әдәплелек турында нинди мәкальләр?
8. Кунакка кайчан барырга кирәк?
9. Кунак кеше нинди кагыйдәләрне белергә тиеш?
10 Нинди кешене башкалар да хөрмәт итә?
Билет №8 (1)
Киемнәр турында сөйләгез.
Бик борынгы заманнарда кешеләр тәннәрен салкыннан, җылыдан, тузаннан, җилдән саклау өчен кием уйлап тапканнар. Кием ул-тәнне саклау чарасы. Ул кешенең зәвыгын һәм эчке культурасын күрсәтә. Кием –кешене бизәү чарасы. Кешене кием бизи, матурлый. Һәркемнең үз стиле, һәр киемнең үз урыны булырга тиеш. Кыйммәтле, затлы кием килешмәскә яки урынсыз булырга мөмкин. Шуңа күрә һәр кеше зәвыклы, дөрес кием сайларга тиеш. Кайда булуына карап киемнәр төрле була. Мәсәлән, бәйрәм киеме, эш киеме, спорт киеме, мәктәп ф