Август төне
Классташлар бүген кич жыенып район үзәгенә кафега барырга булдык. Укырга чыгып киткәнче бер иркенләп сөйләшеп утырырга иде ниятләребез. Транспорт белән дә проблема юк сыман. Быел унберенчедә укыганда күбебез машина йөртү таныклыгы алды. Төрлебез төрле тарафларга укырга кергәч, тиздән өяларыбызны калдырып китәсебез дә булгач, әтиләр үзләренең шәхси бөркетләрен бик теләмәсәләр дәбирми чараларыюк. Өч тачкага унбишләп сабакташ жыелдык та жыенып караңгы төшәр алдыннан чыгып та киттек. Күз ачып йомганчы килеп тә життек. Мин укыганда әллә ни күзгә чалынып бармадым, классташлар белән ныклап аралашмадым. Укырга да күрше республикага кердем. Әле дә күңелем тартып түгел, эч пошканга гына иярдем. Аларның да мин дип исләре китеп бармый. Һәркайсы кем узардан үз хәбәрен сөйли, һәркем үзеннән гайри берәүне дә ишетми. Күзләре маңгайда, маңгайлары кайдадыр. Һәркайсыннан берәр жөмләне колакка элеп кем тагы нәрсә әйтер дип авызымны ачып , колагымны торгызып килә идем. Кафенең яңгырга чыланган бусагасына аягым таеп сөрлегеп киттем, сүгенү сүзе авыздан чыгып очты. Ярый колак салучы булмады. Сүгенү сүзеннән дә алдарак яңа кызыл, модалы түфлинең биек үкчәсе сынып төшкән иде. Бер аяк биек, икечесе тәпәш. Аксак кеше кебек атлыйм. Башкалардан артка калдым да аяк киемнәрен салып кулыма тотып кайтыр якка борылып кирегә элдерегә тотындым. Кафе артында таксилар тезелеп торадыр дигән уй башка да кереп чыкмый. Минем юкка чыгуымны сизмәделәр дә бугай.Авызларының ни әйткәнен колаклары ишетми, ишектән кереп калдылар.
Августның соңгы суык, елак караңгы төннәренең берсе. Когодки табанын юеш асфальт алып калды. Кайтыр якка атлыйм. Ара ерак кына. Барганда жылы машинада яңгыр яуганы сизелмәгән икән. Юка күлмәк тә юешләнеп тәнгә ябышты. Район үзәген бик озак чыктым. Тагы ныкка ун чакырымнан артык кайтасы. Калтырата, тешләр шыкылдап бер- берсенә бәрелә. Күңелдә бушлык, башка бер ни юньле, ни юньсез уй да килми. Аның каравы, каяндыр зур гына эт килеп чыгып котны алды. Ни тешләми, ни китеп бармый. Кычкырып куркытып та карыйм. Аяк астында бутала дисәм, дөрес булмас. Андый дәү этләр аяк астында буталмый. Мин аның аяк астында, кайчан бу мине тешләп алыр инде дип котом бот төбенә төшеп барам. Битләрем юп-юеш, әллә суык яңгыр, әллә тозлы яшьләрем чылата. Кирегә дә борыла алмыйм.
Шап-шоп басып кемдер куа кебек. Үзем курыкмыйм да сыман, шулай да шом басты. Алдымда нәкъ әкияттәге сыман алдымда жирән, артымда кара атка атланган ике егет басып тора. Бәлки караңгы булганга гына шулай тоелгандыр. Берсе күңелемне эретеп:
-Наилә,тукта әле , мендерик, өстеңә бу чибәр түтәйне, -дип атына эндәшә. Мин аптырашта. Кыска тар күлмәкнең итәге күпме генә тартсаң да озынаймый ич. Алар мине артагы егетнең артына эһ итми генә атландырып та утырттылар. Авызыбызга су кабып барабыз. Миңа куркыныч та түгел.Эчемә әкеренләп бераз жылы керде шикелле, тешләрем дә биюдән туктады. Туңган аякларыма кызу йөгерә башлады. Егеткә егылып төшмәс өчен чытырдап ябышканмын, кубарып алырлык түгел. Егылуын егылырлык түгелмен, ул тезгенне нык тоткан. Ярыйсы гына юл үтеп өлгердек.Үз ягың –үз ягың инде, күңелем күтәрелә башлады. Монда суык яңгыр да яумый. Айны да болып капламаган. Йолдызлар да серле генә итеп атылалар. Гомер булмаганны, кытык та килгән кебек. Авыз көләргә әзерләнгән шикелле гел жәелеп кенә тора. Бер кызык та юк, тояк тавышына да авызны егетнең аркасына куеп шым гына көләм. Тояк сарыкта була, кәзә дә була , атта тоякмыни әле ул? Игътибар белән карасам, алар башмак куып баралар икән бит. Иске Бүздәкне чыктык. Мин аркасына ябышкан егет, янә телгә килде:
-Син моны утарга үзең генә ябарсың инде. Бу гүзәлкәйне анда алып барып йөреп булмас, авылына жилдереп кенә илтеп килим. Төшәсе дә килмәгәнгә охшаган, дә юк. Тагы көләсе килде. Кешедә тәтәпи буламыни? Мин кош- кортмыни тәпиле булырга. Бәләкәй булса да аяк ич.
Әмир авылына кердек. Үземнең кайсы авылныкы икәнемне әйтсәм ерак. Әйтмәсәм ярыйсы гына атлыйсы бар. Житмәсә сорашмый да. Шулай да бу аттан төшәр дә кереп китәр дипме көтмәгәндә кинәт кенә теле ачылып:
-Мин Рөстәм. Син кем ?- дип сорап куйды.
Минем дөресен әйтәсем килмәде:
-Наилә,- дигән булдым.
-Наилә, бир әле телефон номерыңны.
- Әнә атыңнан сора. Ул да Наилә бит.Мин аны яттан белмим. Синекен дә исемдә калдыралмам. Хәтерем тишек минем. Тукта мин биредә торам,- дип, баядан бирле кычытып торган телемне биетә-биетә, аның күңелен китәргә теләмичә, аттан төшә башладым. Атның да безгә ияреп килгән йоннарыннан яңгыр суыда кибеп бетмәгән тугры дусты этнең аерылырга исәпләре юклыгын белгәч, таныш булмаган ихаталарның берсенә кереп, капка артына постым. Моның үзем генәбелгән сәбәбе бар. Авыл ягына фараларын яктыртып машиналар борыла башлады. Болар безнекеләр. Мин аларның кырымда Рөстәмне күрүләрен, конфликтка керүләрен теләми идем.
Сания Шәрипова, Бүздәк районы Уран авылы
Могҗиза
Абыйларына, итәккә ябышкан тигәнәк сыман, тагылып иярергә уйлады. Тегеләре үзе белән дәү әниләренә ияртереп барыр өчен, балалыктан чыгып бетмәгән сеңлеләренә яңа гына күмәч калаенда пешеп мичтән чыккан икмәкнең берсен, күчтәнәч итеп алырга кушты. Аның тыңлыйсы килмәде. Атлаган саен дога өйрәткәнгәме, кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә кысылгангамы, үзенә булмаган акылны оныкларына сатып үгетләгәнгәме, яратмый иде ул күпне күргән бит-кулларын жыерчык баскан, күзләре төпкә баткан, кайсы ягы беләндер убырлы карчыкны хәтерләткән әбисен. Абыйларыннан калырга теләми, иярәсе килү үзенекенитте, күпереп пешкән жиде икмәк арасыннан тегермән ташы кадәр зурларының икесен көчкә күтәреп эләктергән иде инде. Юан чылбырга бәйләнгән, ямьсез дәү шөкатьсез, аклы- каралы эт каршысына ырылдап килеп аягүрә баскач, куркуыннанмы (төгәл генә хәтерләми), икмәкнең берсен шунда ташлапмы, төшерепме калдырды. Хәер булсын, дәү әнисе әйтмешли, хәерлегә булсын. Аның кулы болай да буш түгел.
Үле баласын иске борынгы шәльяулыкка яулыкка төреп күтәргән килеш үзсүзләнеп иярүендә булды. Аңардагы, соңгы вакытта атрибутка әйләнгән кулыннан бер дә ычкындырмаган, куш йодрыктан чак кына зуррак төенчеккә берәү дә күз салмады, игътибар да итмәделәр. Бер караганда, әллә ни искә алырдай җире дә юк. Чүперәккә төрелгән төенчек беренчедән аны тотып йөрү гадәткә кереп бара, икенчедән бик бәләкәй. Аның эчендә җиде айдан туган бала кило ярым чамасы бар. Аңа да хәзер ике айлап вакыт үткән, ул инде жилли-жилли, кибә-кибә тагы да жиңеләя һәм бәләкәйләнә төшкән. Жаныкае булса инде бу дөньяга аваз салып туар вакыты житкән булыр иде. Бу турыда үзеннән башка берәү дә белми.
Дәү әниләргә дә кертеп тормый, терек-терек көчкә-көчкә генә житешеп барган жиреннән абыйларыннан аерылып, өйдә кия торган җиңел һәм йомшак тапочкалар кигән аяклары аны ындыр койрыгындагы зират ягына таба өстерәде. Күпме күтәреп йөрергә була, уенчык түгел дә инде, бала –чагага санасалар да аны гына аңларлык Үзе генә белгән аулак кына урынга, ипләп кенә җирләргә иде планы.
Күзенә күренәме, хыяллана башладымы, аяк өсте төш күрәме – зиратта коточкыч күренеш. Анда кара болыт кебек бик күп кеше җыелган. Ә әллә нинди затсыз адәмнәр, могаен, зират ияләре булыр, халыкны кәтмәннәр белән куалар, өсләренә үткер ягы белән балталар, көрәкләр ыргыталар. Ул ихтиярсыздан туктап калды.
Төенчектәге бу дөньяга килгәч, бөтенләй җан әсәре булмаган бала аның уйлары белән сөйләшә башлады. Шулчак аның төенчекне күмү теләге юкка чыкты, аны күкрәгенә тагы да катырак, ныграк итеп шатырдатып кысты, колакларынамы-миенәме ирексездән:
-Мине күммичә ялгышасың, әнием, мин ожмах кошы булып күккә очмыйм, тереләм дә синең кырыңда калачакмын, яшибез әле без, бу дөньяга үч итеп, бөтенләй башкача яшибез,- дигән сүзләр ярып керде.
Аны куучы булмады. Кадерле, алтынга да алмаштырмас төенчеген калтыраган тезләре өстенә куеп, мөлдерәмә тулып күзләренә сыймыйча агып төшкән тозлы яшьләренә төелә – төелә, коры балчык тулган тырнакларын каната- каната үләнле җирне казуын дәвам итте. Артында басып торган Йәмлиха, Макшлина, Мушлина, Марнуш, Дабернуш, Шанушларны кайсы төше беләндер (бәлки,өченче күзе - күңел күзе ачылгандыр) тойды. Каршысында койрыгын бот арасына кыстырып, шул ук вакытта нидер белгәндәй, сәленеп төшкән телен сизелер –сизелмәс кенә болгап, селәгәен агызып утырган озын аяклы, овчаркаларныкыдай тырпайган колаклы, ефәк төсле шоп-шома кап- кара йонлы, йөнтәс сизгер Кытмырдан тамчы да курыкмады. Бәләкәч, жансыз төенчек сыярлык кына чокыр сыман нәрсә әзер булгач, аны өстеннән авыр йөк төшкәндәй бөтенләй тынычландырып, җайлап кына баланы алып, ипләп кенә төбенә җәелгән юкә кабыгы өстенә каз мамыгыдай жиңел генә итеп урнаштырдылар, өстенә каен яфраклары яптылар, каз йомыркасыннан да бәләкәйрәк башы гына күренеп калды.
Үзе дә сизмәстән тирә - якка күз ташлады. Бактисәң, ни гаҗәп, биредә күмелгәннәрнең яше дүрт- биштән артмый икән ич. Җир кешеләрнең үз гомерләрендә дөньялыкта эшләгән изге эш эшләгән вакытларын гына кабул итә икән, ә калган гамәлләр башкарган гәүдәләре албастылар, жен- пәриләр янында үләксә исенә тончыгып йөриләр икән. Күрче, аның нарасыйе да шул күмелгәннәр арасыннан урын алып, кинәт үсеп киткәндәй булды түгелме соң?!. Бәлки әнисен үлем тырнагыннан тартып алганы өчендер... Бәлки үзен яраттыра белгәне өчендер...
Ул күңеленнән Йәмлиха, Макшлина, Мушлина, Марнуш, Дабернуш, Шануш, Кытмырлар белән аралашты. Биредә бер кайда да булмаганча, тормыш кайный икән бит. Бөтен җанлы нәрсәләр хәрәкәттә. Һәркайсы үз эше белән мәж килә. Күктән кояш җылы нурлыры җибәреп җан өрә, әллә каян гына килеп чыккан йомшак саба җиле битләрен сыйпый, ул алып килгән болытлар вак кына энже тамчылары белән сулыш бөркеп китте, салават күпернең җиде төсеннән күзләр ачыла. Һәркайсының үз шөгыле, үз мәшәкате. Җансызлар да алар кебек бөтен эшне себереп эшлиләр, аерма бары шунда, аларга кечкенә пластинка батарейлар сыман корылмалар куелган. Алар уч төпләренә, әллә нинди сызыклар белән чуарлап, үткәнгә һәм киләчәккә язмыш язалар. Кешеләрнең язмышы туганчы ук маңгаена язылмый, ә уч төбенә сурәт рәвешендә фәрештәләр тарфыннан күктән төшерелә икән. Боларның барсы белән дә югарыдан ниндидер бөек көч идарә итә.
Болаштыра торгач, бәләкәченең башта иреннәре, аннары теле хәрәкәткә килеп: “Бисмилләһир- рахманир- рахим”,- дип кыймылтады, йөзенә саташу катыш елмаю йөгерде. Бәлки аны жан өрүче фәрештәләр саташтыргандыр? Ул үзен үзе белештермәстән, баланы кабалап:“Бисмилләһир- рахманир- рахим, хәерле сәгатькә, Ходаем, бердәнберем”, лә илаһе илле алла, мөхәммәдерер рәсерулла,- дип кабатлады да кабатлады.
Күз алларында жан керүгә, моңарчы булмаган бу күренешкә, бу могҗизага телсез калган Йәмлиха, Макшлина, Мушлина, Марнуш, Дабернуш, Шануш, Кытмырлар гаҗәпләнделәр һәм тын да чыгармыйча шатландылар. Баланы сүзсез генә анасының кулына бирделәр.
Ана телсез. Кинәт ике яшьтәй булып үсеп киткән бала, берни дә булмагандай, тәтелди-тәтелди сөйли дә сөйли.Алар бу шомлы урынны, чиксез бәхет диңгезләрен артта калдырып, билгесезлеккә килеп чыктылар. Газизен күтәргән килеш, күзе караган якка күксел ак томанны ера – ера атлавын белә. Бу инде җансыз төенчек түгел. Каршысана буйга да, яшькә дә үзен куып җитеп килгән, аның хатасын кабатлаган тиңдәшләре очрады. Ана белән баланың бер-берсеннән аерыласы килмәде. Нигә ничек кенә булса да күңелләре катып, роботка әйләнеп килүчеләргә җан өрергә, өметле кешегә әйләндерегә, мәрхәмәтлелек орлыклары чәчәргә, әйләнә-тирәгә битараф булмый ышаныч белән карарга, “Бисмилләһир- рахманир- рахим”, кәлимәсен истән чагармый, киләчәккә нокта куймый, өлкәннәрне тыңлап һәм хөрмәтләп, кунак кына булып килгән бу жиһанның яшерен яшәү серләрен өйрәтүчеләр булмады икән?
Сания Шәрипова Бүздәк районы Уран авылы
Бүздәгем, минем Бүздәгем
Үземә тиң ярләр күзләдем,
Бөре бүртергәндә чияләр.
Туып үскән жирем, Бүздәгем,
Шул мизгелләрне сагынып,
Көн-төн өзгәләнә үзәгем.
Сөюдән могжиза эзләдем,
Туып үскән жирем, Бүздәгем.
Ап- ак чия чәчәккәйләреңне
Гөлләмәгә дип мин өзмәдем.
Бүздәгем, син минем Бүздәгем.
Эзләгәнемне синнән таптым,
Туып үскән жирем, Бүздәгем,
Гәрәбәдәй кызыл чияңнән.
Муенсалар ясап тезмәдем.
Бүздәгем, син минем Бүздәгем.
Кар астында калды чияләр.
Туып үскән жирем, Бүздәгем,
Синең турыда жырлар жырлыйм.
Син дип өзгәләнә үзәгем.
Бүздәгем, син минем Бүздәгем.
Сания Шәрипова, Бүздәк районы Уран авылы.
ТУКАЙГА
Тукай, мин сиңа табынучы,
Син ярган юлдан баручы,
Сиңа сукырларча иярүче.
Сиңа баш июче мин генәме?
Олылаучы күпме, күрче!
Минем өчен, халкым өчен,
Бу дөньяда Тукайсыз тору
Әйтергә мөмкин булыр иде
Кояшсыз вә айсыз тору.
Апуш, бик яшь булуың белән,
Син минем газиз бер балам.
Ижатта ак сакаллы агам.
Остазым, синең һәр юлыңны
Изге дога итеп кулланам.
Ка-кат укыйм, үрнәк алам,
Укыган саен икенче
Күз белән башкача багам,
Ачышлар ясыйм, сокланам.
Тукаем дип горурланам,
Илһам алып алга барам.
Караңгы гүрләрең якты,
Урыннарың ожмахта булсын
Дигән теләктә калам.
Белеп һәм белми эшләгән
Гонаһлардан ярлыкасын аллам.